Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Артистларыбыз әниләрен ничек сөендерә

Әниләр көне уңаеннан, артистлардан сораштыру уздырган идек. Әниләренә нинди бүләкләр әзерлиләр, аларны ничек сөендерәләр икән. Газиз кешеләре турындагы иң кадерле истәлекләре белән уртаклашуларын да үтендек. 

Әниләр көне уңаеннан, артистлардан сораштыру уздырган идек. Әниләренә нинди бүләкләр әзерлиләр, аларны ничек сөендерәләр икән. Газиз кешеләре турындагы иң кадерле истәлекләре белән уртаклашуларын да үтендек. 

Ләйсән Мәхмүтова:
– Ничә яшь булды икән миңа, кечкенә идем әле, әнигә үз кулларым белән бүләк ясарга уйладым. Каяндыр ясалма мех таптым, шуны төлке рәвешенә китереп кистем, имеш, соры төлке. Тимерчыбыктан борын, колаклар ясадым, күзләр куйдым. Иңбашына сала торган меховушка була, янәсе. Сөенгәндерме әни, анысын хәтерләмим, ә менә: «И-и, кызым, бигрәк яхшы эшләгәнсең», – дип мактаганын хәтерлим. 
Тереме, юкмы, әни гел күңелдә ул. Музыкаль спектакльләр куябыз, үзем дә уйныйм. Сәхнәгә әнинең күлмәкләрен киеп чыгам да, барысы да: «Абау, Исламия апа чыкты дип торабыз, аптырап киттек», – диләр. Мине әнигә бик ошаталар, тотышың, сөйләшүең, килешләрең – нәкъ әниеңнеке, диләр. Шулайдыр, олыгайган саен әти-әниләргә ошый барабыз шул. 
Әнигә бүләкләр бирергә, аның күңелен күрергә ярата идем үзе. Әле яшь чакта акча да әллә ни күп түгел, шулай да әнине сөендерәсе килә торган иде. Ул бүләкләр әллә ни затлы булгандыр димим, ләкин чын күңелдән булгач, әни өчен бик кыйммәтле тоелгандыр, шатлана иде. Әни кеше өчен баласыннан әллә ни күп тә кирәкми бит инде: «Әни, мин сине шундый яратам», – дисә, дөньяның иң затлы бриллиантын бүләк иткәннән дә катырак сөенәчәк. Без әниләр шундый инде ул...

Гөлназ Сәфәрова: 
– Әнине сөендерергә бик яратам. Әни ул вак кына әйбергә дә «вау» дип, үлеп бетеп сөенә торган кеше. Аңа җептән генә нәрсәдер ясап алып килсәң дә, ул аны, ай-яй, матур, дип күтәреп ала. Була бит ул шулай сабыйларча сөенә белә торган кеше. Шуңа күрә аны һаман сөендерәсе, гел нәрсәдер алып бирәсе килә. Икенчедән, кечкенә вакытыбызда ул безне дә шулай үстерде: гел сөендерә иде. Әти белән әнинең акчалары күп булмаса да, кыйммәтле, затлы әйберләр ала торганнар иде. Менә шушыны хәзер аларның үзләренә кайтарасы килә. Бигрәк тә әнигә. 
Открыткаларны санап тормыйм, аларны һәрберебез дә күп ясагандыр. Беренче хезмәт хакымнан әнигә бүләк алырмын дип башыма керткән идем. Сүземдә тордым, аңа көмеш алкалар бүләк иттем. Ул алкалар, муенсалар ярата. Әти дә аңа командировкалардан гел алкалар алып кайта иде, башыма шул да кереп калгандыр. Ул көмеш алкалар әле дә исән, әни бик яратып кия һәм гел исемә төшерә: «Кызым, хәтерлисеңме, бу синең бүләгең», – ди. Фотодагы ак мамык шәл дә әнигә бүләгем. Әйтәм бит, аңа шундый җылы, сөендерә торган бүләкләрне гел биреп кенә торасым килә. Укучыларга да шуны әйтер идем: исән чакларында әниләрегезне сөендерегез, ниндидер бәйрәм җиткәнне, форсат чыкканны көтеп тормагыз. 

Алсу Әбелханова:
– Әнием Җәүһәрия исемле. Озак еллар балалар бакчасында аш-су остасы булып эшләде. Хәзер әтием белән икесе дә намазда, дин кешеләре. 
Әнигә бүләкләр бирергә бик яратам. Күбрәк кирәкле әйберләр алам. Яулыклар, чигешле камзуллар, намазлыклар, күлмәкләр бүләк итәм. Читекләр дә бүләк иттем
Әни яшь вакытыннан ук алтын әйберләр ярата. Зәңгәр күзләренә пар итеп зәңгәр кашлы алтын алкалар бүләк иткәнем булды. Бик сөенеп алган иде ул аларны. Аннары да алтыннарны күп бүләк иттек. Әнине сөендерә алуым белән үземне бик бәхетле хис итәм. Әниләребезне бары сөендереп кенә яши алсак иде дип телим. 

Данир Сабиров:
– Безнең әнигә бүләк – кирәкле әйбер булырга тиеш. Чәчәк алсаң, әни аны юкка акча әрәм итү дип саный. «И-и улым, колбаса алган булсаң шунда...» – дияргә дә мөмкин. Шуңа да мин әни өчен мөһим булган, кирәкле әйберләр алам.
Аның өчен иң истәлекле бүләгем машина булгандыр. Әни шактый еллар кырык меңлек иске «Ока»да йөрде. Әле ул вакытта минем дә машинам юк иде. Гел ватыла иде ул, юлларда ватылып калганы да күп булды әнинең. Аннары мин аңа «Матиз» алып бирдем.
Мин бәләкәй вакытта Азнакайда мәдәният йорты каршында машиналар күргәзмәсе бар иде. «Әни, үскәч, мин сиңа кызыл машина алып бирәм», – ди идем. Бер елны шул теләгемне тормышка ашырдым – әниемә кып-кызыл «Киа-Рио» сатып алдым. Ул көнне без Уфада гастрольдә идек. Азнакайдагы бер таныш малайдан машинаны әнинең йорты янына алып килүен сорадым. «Әни, аска төш әле, анда сиңа бүләк бар», – дип шалтыратып әйттем. Әни, аны-моны уйламыйча, халат өстенә куртка гына элеп чыкса – аңа дигән машина тора. Бик сөенде инде, шунда ук бер әйләнеп тә килде. Аны сөендерә алуым өчен мин тагын да ныграк сөендем бугай. Шундый бүләк итәсем килгән иде аңа шушы кызыл машинаны, хыялым иде ул. 
Ә быелгы бүләк тагын да кызыклырак. «Әни, нәрсә бүләк итим?» – дип сорыйм. «Машинага җәйге көпчәкләр кирәк», – ди. «Кышкы көпчәктер?» – дим. «Юк, кышкысы әле яхшы, җәйгесен алыштырырга куштылар», – ди. Менә дүрт көпчәкне сатып алып куйдым инде, җәйне көтәләр.  

Илсаф:
– Заказга махсус тектереп, әнигә Арча читекләре бүләк иткән идем. Иң истәлекле бүләгем булгандыр ул. Әниләргә ни генә бүләк итсәң дә, алар дөньядан киткәч, үзеңне аларга тиешлесен бүләк итеп бетерә алмагансыңдыр шикелле. Әниләргә безнең өстә бурыч кала. Санаторийларга да җибәрдек әнине, башка бүләкләр дә күп иде, ләкин аның үзе өчен дә иң кадерлесе шушы читекләр булды. Шундый яратып, кунакка барганда, кеше арасына чыкканда гына киде ул аны. Бик килешә дә иде ул читекләр аңа. 
Әниләр исән булганда гел кайтып, хәлләрен белеп, сөендереп торырга кирәк. Дөнья мәшәкате беркайчан бетми, ә әниләр бер көнне безнең яннан китә... Кадерләрен белегез әниләрнең.

Фәнис Җиһанша:
 – Әни бик күпләргә Фирая Ибраһимовна булды. 78 нче яшь белән барабыз. Авылдан кыш чыгарга минем янга килә. Менә бишенче ел инде, Аллага шөкер, дип яшибез! 
Интернетка аның белән төшкән фотоны куйсам, укыткан укучылары шундук сәлам юллый башлый!  Ул инде күбесен белмәсә дә, хәтерләре калмасын дигәндәй, миннән җавап сәламнәре җибәрттерә.
Үзе дә, мин Казанга укырга киткәч, изге теләкләр белән, «шулай итмә, болай ит» дигән кебегрәк акыл өйрәтүле сәлам хатлары юллый иде. Без ялсыз укыдык дип әйтергә була. Әни исә, мин авылга кайта алмаган чакларымда, мәктәптә дәресләрен тәмамлауга, аллап-артлап бәрәңге, варенье төягән сумка-биштәрләрен асып Казанга килеп җитә иде. 
Күп очракта фатирда яисә тулай торакта мине күрә алмый (чөнки без көн-төн куна-төнә театрда укый идек), күчтәнәчләрен күршедә калдырып, ял да итми, чәй дә эчми кире авылга кайтып китә...
Шуңадыр да, балаларым тугач, аларны үз яныннан җибәрмәде. Бишектән үк карап үстерде. Секция, мәктәп, түгәрәкләргә дә үзе йөртте. Алар өчен миннән дә битәр борчыла, кайгырта иде...
Менә бүген дә, кар бөртекләре бөтерелгән тәрәз каршында, шул вакыттагы хәлләрне,  90 нчы, 2000 нче елларны фотолардан карап, моңсу елмаю белән искә алып утырабыз.

Илнар Сәйфиев:
– Әнием Миләүшә исемле. Гомер буе укытучы булып эшләде. Хәзер аяклары авырта, күбрәк өйдә генә инде. Балалар белән янына гел барып, хәлләрен белеп торабыз. Мин аның олы баласы. Әтисез калгач, әнинең төп терәге булдым. Әнигә мин бик рәхмәтле. Ул безнең өчен барысын да эшләде. Әнинең яшь чагыннан ук бер хыялы бар – аның чәшке тун киясе килә иде. Ул вакытта күп хатын-кызлар киде аны. Әни дә бик кызыга иде шул тунга. Юбилеена әнигә шул тунны бүләк иттем. Бик сөенде, аның өчен зур бүләк булды ул. Хәзер әниебезгә 66 яшь. Без аны бик-бик яратабыз. Ул иң кадерле кешебез безнең. Әниемә озын гомер телим. Барлык әнкәйләрне дә Әниләр көне белән котлыйм. Авырмасыннар, картаймасыннар, тынычлыкта яшәсен иде әниләребез. Җир йөзендәге барлык-барлык әниләргә дә теләгем шул минем. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар