Блогер-әниләр нинди йолалар үти?

Барысын да барлыйсы, әби-бабаларыбыздан мөмкин кадәр күбрәкне белешеп, сорашып каласы килә. Бәхәс юк, бала үстерү буенча төрле гадәт-йолаларга бай халык без. Юаткычлар, җырлар, такмаклар... Халкыбызның авыз иҗаты да да гаҗәеп бай. Бик күбесе кәгазьгә төшерелгән, интернет киңлекләреннән дә мәгълүмат табып була. Ә икенче яктан, бу йолаларның үтәлеше ни дәрәҗәдә икән, бүгенге заманның яшь әниләре аларны кабул итәме, кулланамы?! Әлеге соравыма өлешчә җавап табар өчен, социаль челтәрләрдә иң күп укылып, күзәтелеп бара торган тәҗрибәле һәм популяр әни-блогерларга мөрәҗәгать иттем.
Айгөл Тимер, өч кыз әнисе:
Мин үзем Кама Тамагы районы Балтач авылыннан. Казанда яшәгәч, гореф-гадәтләр аерыла шул, барысы да авылдагы кебек булып бетә алмый. Ә болай безнең якларда элеккедән калган йолалар әле дә сакланып килә һәм бик матур итеп үтәлә.
Хатын-кыз бәби табып өйгә кайтканнан соң, беренче көнне бәби мунчасы ягыла, нәни баланы гына түгел, яшь әнине дә юалар, таслап чабындырып, эчен утырталар. Бәби мунчасы берничә көн дәвам итә. Балага кырык көн булганнан соң, авыл халкы, туган-тумача «бәби чәе» – төрле күчтәнәчләр, бүләкләр китерә башлый. Чәй эчәргә берәр әйбер пешерәләр яки кибеттән алалар, балага берәр күчтәнәч алып киләләр. Мин авылга кайткан арада да әбиләр «бәби чәе» кертеп чыгарга өлгерә әле! Өч-дүрт айдан соң, бала белән әни бераз тернәкләнгәч, «бәби чәе» инде зур мәҗлес буларак уздырыла. Аны бездә гакыйка корбаны белән бергә кушып үткәрәләр. Исем кушу исә зурлап үткәрелми, хәзрәт кенә укып китә. Болар барысы да авылда уздырыла торган йолалар. Без, инде Казанда яшәүче кешеләр буларак, әлеге йола-гадәтләрнең барысын да үтәп бетерә алмыйбыз. Мәсәлән, балага исемне бала тудыру йортыннан чыккач ук, өйгә кайтышлый мәчеткә кереп исем куштырып чыгабыз. Бу инде миңа уңайлылык ягыннан шулай эшләнә. Өч кызыбыз белән дә шулай булды. Минем бит булышчыларым юк, әниләр авылда яши, үзләренең зур хуҗалыклары бар, иремнең әнисе дә – эш кешесе. Ә бала тудыру йортыннан чыкканда каршы алырга барысы да җыелып килгән була. Шулай итеп, кечкенә оныкка исем дә кушыла, бергәләп күңелле итеп чәйләр дә эчеп алабыз. Без әле күптән түгел генә өченче кызыбызны алып кайттык. Гаиләдәге гадәт буенча, кырык көн баланы чит-ятларга күрсәтмибез. Аннары инде авылга кайтып гакыйка корбаны чалып, мәҗлес оештырырбыз, дибез.
Беренче баланы күбрәк саклыйсың, бөтен әйбергә ышанасың бит әле ул чакта. Дәү әниләр әйткәнчә, маңгайга әйбер тидерүләр дә булды. Хәзер инде Аллаһ кына күз тиюдән саклый ала дип уйлыйм. Төрле им-томга караганда, догаларның файдасы күбрәк дип ышанам.
Айсылу Лерон, өч бала әнисе:
Өч балама да бала тудыру йортыннан чыккач ук исем куштырдык. Исем кушу мәҗлесенә ике яктан да әти-әни, туганнар килде. Исем куштыру мәҗлесе бездә бик матур уза, соңрак фотоларын да саклап куябыз. Инде хәзер балалар шул фотоларны карап, үзләренең бик кечкенә булуларын, кемнәр кунакка килүен карап, шул турыда сөйләшеп утырырга ярата.
Айгөл Сафиуллина, бер бала әнисе (җырчы Илназ Сафиуллинның тормыш иптәше):
Кызыбыз тугач, Әлмәттә әти-әниләрдә исем куштыру йоласын үткәрдек. Икенче көнне бәби туен уздырдык. Күз тиюгә ышанмыйбыз. Аллага шөкер, андый күренешнең беребез белән дә булганы юк. Барысы да баштан, безнең фикерләүдән тора дип уйлыйм. Безнең гаиләнең үзенең матур бер гадәте бар: кызыбыз йокыга киткәндә әтисе, аның башыннан сыйпап, матур теләкләрен тели. Бала тугач, ике як әти-әни дә Коръән ашлары уздырды. Инде үзебезнең фатирда да Коръән ашы уздырырга җыенабыз Алла боерса.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
-
26 май 2023 - 19:36Без имениКая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнденӘнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
-
26 май 2023 - 11:04Без имениЕгетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеряКызлардан куркам
-
27 май 2023 - 18:50Без имениНиках вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.Кызлардан куркам
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.