«Йолдызлы билет кемгә булачак?»

Бүген - «Аксенов-фест-2015» әдәби-музыкаль фестиваленың өченче көне. Аерым алганда, бүген чара кысаларында «Тәрҗемә сәнгате – югары сәнгать» дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырыла. Анда шагыйрьләр Виктор Куллэ, Ирина Ермакова, язучылар Гүзәл Яхина, Элен Мела катнаша. Түгәрәк өстәлне язучы Алексей Саломатин алып бара. 11.45тә исә язучы Евгений Попов белән очрашу һәм «Прощай, родина!» китабын тәкъдим итү чарасы була.
Бүген сәгать 17.30да Казан ратушасында «Аксенов-фест-2015» фестивале кысаларында «Яңа татар шигърияте антологиясе» китабын тәкъдим итү чарасы үткәрелә. Ул музыкаль спектакль рәвешендә узачак. Татар һәм рус телләрендә дөнья күргән басмага 22 татар һәм 8 рус шагыйренең иҗат җимеше кергән. Аерым алганда, яңа буын татар авторларын бүгенге рус шагыйрьләре, үзләренә ошаган әсәрләрне сайлап алып, тәрҗемә иткән. Мәскәүдәге «Октябрь» журналы редакциясе, шагыйрьләр, тәрҗемәчеләр, мөхәррирләр һәм рәссамнарның уртак хезмәте булган ике телдәге әдәбиятны берләштерү – проектның төп максаты.Искәртеп үтик: «Аксенов-фест-2015» фестивале Казанда 9 сентябрьдә ачылды. Бу көнне Евгений, Александр Кабаков проза, Виктор Куллэ шигърият буенча мастер-класслар үткәрде. Шул ук көнне язучы Алисә Ганиева, шагыйрә Ирина Ермакова, язучы, журналист, драматург Денис Драгунский белән иҗади очрашулар уздырылды, «Жених и невеста» китабы презентацияләнде. Фестивальне ачу көнендә «Василий Аксенов – архивтан хикәяләр» дип исемләнгән чара, Элен Мела катнашында «Заманча француз әдәбиятында яңа юнәлешләр һәм Василий Аксенов» дигән темага очрашу булды.
10 сентябрь шулай ук әдәби чараларга бай иде. Бу көнне, аерым алганда, Ирина Ермакова шигърият, Алисә Ганиева һәм Александр Снегирев, Денис Драгунский проза буенча мастер-классалар уздырды. Гүзәл Яхина белән иҗади очрашу һәм аның «Зулейха открывает глаза» романын тәкъдим итү чарасы булды. «Укучыда һәм наширдә ихтыяҗга ия темалар. Язучы, нашир һәм укучы кызыксынуларының туры килүе» темасына түгәрәк өстәл, язучы Александр Кабаков һәм шагыйрь Виктор Куллэ катнашында иҗади очрашулар үткәрелде.
Иртәгә көндезге 11дә шулай ук Казан Ратушасында «Звездный билет» премиясен тапшыру тантанасы уздырыла. Әлеге премия Казан мэры Илсур Метшин тарафыннан «Аксенов-фест» фестивале кысаларында гамәлгә куелган иде. Ул әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә яшь талантларны ачыклау һәм кызыксындыруга юнәлтелә. Премиянең үзенчәлеге шунда - сәләтле яшьләрне Татарстанда гына түгел, Россия, БДБ илләре һәм чиктәш илләрнең әдәбият картасы буенча да эзләү. Попечительләр советы әйдәп баручы язучылар, тәнкыйтьчеләр, музыкатлардан гыйбарәт, алар арасында – Александр Кабаков, Евгений Попов, Ирина Барметова.
Искәртеп үтик: «Звездный билет» премиясе лауреатлары булып Казан язучылары Денис Осокин (проза) һәм Анна Русс (шигърият), Мәскәү прозигы Евгений Бабушкин һәм әрмән шагыйре Арутюн Рвакимян, шулай ук Александр Снегирев һәм Тәлгать Баталов танылды.
Фестиваль иртәгә, Василий Аксенов бакчасын ачу уңаеннан, 1дән кичке 6га кадәр оештырылачак әдәби-музыкаль программа белән ябыла.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/11/113404/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.