Яшьләр — социаль челтәрләрдә, ЗАГС - яшьләр артыннан

Яшьләрнең күпчелеге хәзер социаль челтәрләрдә таныша, аралаша, хәтта кавыша да. Шуңа да ЗАГС идарәсе үз эшчәнлегендә бу инструмент белән бик актив файдалана. Заманча алымнар белән коралланып, алар шул рәвешле гаилә кыйммәтләрен популярлаштырырга омтыла. Социаль челтәрләрдәге төркемнәр аша алар яшьләр белән диалог кора, ягъни бер телдә сөйләшергә омтыла.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең мондый заманча эш алымнарын хуплый.

- Әгәр дә республикабыз халкы анда ешрак була икән, димәк, безгә дә шунда барырга кирәк. Яшьләр арасында 90 проценттан артыгы интернеттан куллана, 70 проценттан артыгы социаль челтәрләргә көненә  5 тапкырдан күбрәк керә. Күп чыгымнар таләп итмәгән бу инструменттан активрак файдаланырга кирәк, - дип белдерде Илдар Халиков ЗАГС идарәсенең 2015 ел нәтиҗәләре буенча йомгаклау коллегиясендә.

Узган елда ЗАГС идарәсе тарафыннан 157 538 гражданлык хәле актлары теркәлгән, бу алдагы ел белән чагыштырганда 2,6 процентка кимрәк. Туу турында 57 499 таныклык  бирелгән. 2014 елдагыга караганда бу 0,4 процентка күбрәк. Ана капиталы программасына башлангыч бирелгән 2007 ел белән чагыштырганда, икенче балалар  – 78 процентка, өченче сабыйлар – 106 процентка, дүртенче һәм аннан соңгылар 81 процентка арткан.

Әмма шуның белән бергә, соңгы өч елда гаиләдә беренче балалар тууы шактый кимегән. 2013 елда 26,3 мең беренче сабый дөньяга килсә, 2015 ел нәтиҗәләре буенча, 24,1 мең бала аваз салган.  Бу 1990 еллардагы демографик дулкынның объектив нәтиҗәсе. Хәтерләсәгез, ул чорда илдә туучылар исәбе кискен кимегән иде. Шуңа да иҗтимагый аңда өч балалы гаиләне үрнәк итү буенча эш алып барылырга тиеш, ди ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева.

Инде бишенче ел республикада туучылар үлүчеләргә караганда күбрәк исәпләнә. Димәк, халыкның табигый үсеше күзәтелә. Шул ук вакытта югалтулар исәбе дә 1 процентка кимегән. Үлемнәр турындагы актларның 51,6 проценты – ир-атларга, 48,4 проценты хатын-кызларга туры килә. Ирләрнең 38 проценты пенсия яшенә җитмичә бакыйлыкка күчкән. Хатын-кызлар арасында андыйлар 14 процент.

Рәсми рәвештә гаилә теркәүләр, кызганыч, быел 6,1 процентка кимегән.  Ирләр дә, хатын-кызлар да хәзер гаилә коруны соңракка күчерә. Ун ел элек хатын-кызларның 57 проценты 18-25 яшьләрдә кияүгә чыкса, хәзер бу яшьтә 41 процент кына гаилә учагын булдыра. 2005 елда 25-34 яшьләрдә 28 процент хатын-кыз кияүгә чыкса, 2014 елда инде мондыйлар – 43 процент. Ир-егетләр арасында да шундый ук тенденция күзәтелә.

- Бу, бер яктан, аңлашыла да кебек: яшьләр башта ныклап аякка басу, аннан соң гына гаилә кору турында уйлый башлый. Әмма мондый үзгәрешләр бер дә уңай дип әйтеп булмый. Хатын-кызның репродуктив яше чикле бит, – дип борчыла Альбина Шәвәлиева.

Сөенечле күрсәткечләр арасында - икенче ел рәттән Татарстанда аерылышучылар исәбе кими баруы. Былтыргы нәтиҗәләр буенча таркалган гаиләләр 11 процентка кимрәк булган, 13 450 шундый акт теркәлгән. Аерылышуларның күпчелеге, элеккечә, яшь гаиләләргә туры килә.

Бу тискәре тенденцияне үзгәртүгә республикабызда бик ныклап алындылар. 2016 елда ЗАГС идарәсе ике грант проектын гамәлгә ашыра башлады.  Кризис кичергән парларга ярдәм кулы сузу максаты белән эшкә психологлар алына. Психологик ярдәмне күрсәтүнең бер варианты ЗАГС идарәсе сайтында тест рәвешендә эшләтеп җибәрелгән “Гаилә консультациясе” интернет-сервисы тора.

Илдар Халиков, таркалучы гаиләләрнең әзәюен яхшы нәтиҗә дип билгеләде, әмма 13 меңнән артык аерылышулар – бик зур сан, дип белдерде Премьер-министр.

- Бу горурлана торган әйбер түгел. Димәк, шуның кадәр гаилә трагедиясе дигән сүз. Әмма вәзгыять бит төрле районнарда төрлечә. Әйтик, менә Балтач районында 251 гаилә теркәлгән, 40 гаилә таркалган. Менә шуңа таба юл алырга кирәк. Иң яхшы районнар тәҗрибәсе нигез итеп алынсын иде, – дип белдерде ул.


сылтама: http://intertat.ru

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    7470
    1
    52
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5014
    0
    35
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    1835
    0
    21
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    3780
    1
    20
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 23 март 2023 - 11:56
    Без имени
    Башта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.
    Ничек дуслаштырыйм?
  • 22 март 2023 - 10:47
    Без имени
    «Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисез
    Оныгым минеке түгел...
  • 22 март 2023 - 09:46
    Без имени
    Менэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!
    Бер очрашу
  • 22 март 2023 - 14:07
    Без имени
    Улыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэ
    Оныгым минеке түгел...
  • 23 март 2023 - 16:39
    Без имени
    Бу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафу
    Чибәрлек – матур кешенең сыңар канаты! 
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату