Туган тел бәйрәме

24 апрельдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Туган тел бәйрәме үтте. Анда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

- Глобализация чорында телләрне саклау аеруча авыр, - дип башлады сүзен Илбашы Р. Миңнеханов. – Шуңа күрә Татарстанда туган телне саклауга юнәлдерелгән берничә программа эшли. Берничә көн элек, мәсәлән, татар теле һәм әдәбияте буенча өченче халыкара олимпиадага йомгак ясалды. “Ана теле” дип исемләнгән программа уңышлы гына тормышка ашырылып килә. Радио, телевидение буенча татар телен үстерүгә юнәлдерелгән тапшырулар алып барыла. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында татар телен өйрәтү программалары һаман камилләштерелеп тора.

Аннары Президент республикабызның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды. Быел бу мәртәбәле бүләккә “Келәү: шигырьләр, повесть, хикәя”, “Сәяхәтнамәләр: шигырьләр”, “К солнцу лицом” китаплары өчен шагыйрә Клара Булатова, Казан һәм Габдулла Тукайга багышланган графика шәлкемнәре өчен рәссам Ирина Колмогорцева, “Алтын Урда” балетын иҗат иткән һәм сәнгати образлар тудырган өчен, идеянең авторы һәм проектның сәнгать җитәкчесе – М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрынның директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, балетмейстер Георгий Ковтун, Җаникә ролен башкарган балерина Кристина Андреева, Батый хан партиясен башкарган балет артисты Михаил Тимаев лаек булды.

Ул кичне татар теле белән бергә үрелеп үскән татар мәдәниятенең бөтен тарихы сәхнәдә җанлангандай булды. Шагыйрьләр Сәиф Сараи, Мөхәммәдъяр иҗатлары хәтерләрдә яңартылды. Җырчылар Гөлнора һәм Рузил Гатиннар күптән түгел куелган Э.Низамовның “Кара пулат” операсыннан дуэт җырлады. XX гасыр башында татар мәдәниятендә булган күтәрелеш матур булып гәүдәләндерелде. Олуг шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына, аның “Шүрәле” балетына аерым тукталдылар. Татар профессиональ музыкасына нигез салган композиторлар, алар иҗат иткән матур музыкаль спектакльләр дә телгә алынды. Артистлар Рөстәм Асаев һәм Ләйсән Сөнәгатова шуларның берсе К.Тинчурин әсәре буенча куелган “Зәңгәр шәл”дән бер өзек тә уйнап күрсәтте. Ни аяныч, Бөек Ватан сугышы бик күп талантарыбызның яшьли гомерләрен өзде. Сара Садыйкованың Резеда Галимова башкарган “Син кайларда йөрисең икән?” тангосы аларны сагыну җыры булып яңгырады. Эстрада жанры татар музыкасында үзе зур урын алып тора. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова һ.б. күп кенә җырчылар бу жанрга үзләренең гомерләрен багышлады. Нәтиҗәдә, динсез совет заманнарында татар халкын җыр берләштерде һәм саклап калды. Яшь җырчылар Артур Мингазов һәм Марат Галимовның чыгышы эстрада җырының әле ямьсезләнеп, очсызланып бетмәгән матур чорын сагындырып куйды. Татар җыелган җирдә, һичшиксез, күренекле драматургыбыз Туфан Миңнуллинның герое Әлмәндәр бабай рухы сизелә, чөнки татар халкының иң күркәм сыйфатларын үзендә туплаган герой ул. “Казан” бию ансамбле Әлмәндәр карт һәм аның маҗаралары турында кызыклы театральләштерелгән композиция иҗат иткән һәм артистлар туган тел кичәсендә аны тамашачыларга башкарып та күрсәттеләр. Бөек Ватан сугышы тәмамланырга берничә көн кала бер төркем композиторларыбыз Казанда консерватория оештыруга ирешә. Хәзер инде бу уку йортының 70 еллык тарихы бар. Республикабызның һәм бөтен Идел буеның музыка училищелары, көллиятләре өчен якты маяк ул. Туган тел, татар мәдәнияте бәйрәмендә, әлбәттә инде, консерватория тарихының матур сәхифәләре дә чагылып үтте. “Кырлай” баянчылар ансамбле үзләре укып чыккан уку йортына музыка аша рәхмәтләрен ирештерде. Концерт “Айгөл” вокаль коллективының “Татар булып гомер итик!”, дигән сүзләре белән тәмамланды.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5980
    0
    40
  • Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
    7252
    1
    30
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    2645
    0
    27
  • Килен Киленен бер күрүдән ошатмады Нурания. Нәрсә тапкан инде бу кызда улы?! Аксылдыр йөзе, ябыктыр үзе. «И улым, катырак җил өрсә дә очып китә бит бу, бигрәк нәзек!» – дигән иде беркөнне, улы көлде генә: «Яхшы нәрсә күп булмый ул!» янәсе. 
    3164
    0
    26
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    4076
    1
    20
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 30 март 2023 - 11:36
    Без имени
    Таныш хэл...
    Серле фатир 4
  • 29 март 2023 - 08:52
    Без имени
    Андый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???
    Нәрсә хакына түзәргә?
  • 28 март 2023 - 18:12
    Без имени
    Гонах
    Адашу
  • 27 март 2023 - 14:48
    Без имени
    Искиткеч! Рэхмэт, Дилбэр!
    Кунак мунчасы
  • 27 март 2023 - 14:44
    Без имени
    Искиткеч! Рэхмэт, Дилбэр!
    Кунак мунчасы
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату