Татарстан Республикасына авыл территорияләрен үстерү өчен 343 млн сум субсидия бүленгән. Бу хакта бүген бастырылган РФ Хөкүмәте карарына әйтелгән.
Имзаланган документ белән 2016 елда федераль бюджеттан федерация субъектларына "2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр вакытка авыл территорияләрен тотрыклы үстерү" федераль максатчан программасын тормышка ашыру өчен бирелгән 7,2 млрд сум күләмендә субсидияләр бүленгән.
Татарстанга авыл җирлегендә яшәүче гражданнарның, шул исәптән яшь гаиләләр һәм яшь белгечләрнең торак шартларын яхшыртуга 256 млн, торак пунктларны социаль һәм инженерия инфраструктура объектлары белән комплекслы тәэмин итүгә 87 млн сум, авыл җирлегендә яшәүче гражданнарның җирле башлангычларына ярдәм итү өчен грантлар бирүгә 490 мең сум акча каралган.
сылтама: tatar-inform.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк