Татарстанда заманча хатын-кызның уңай образы тудырылачак

Казанда Татарстан Республикасының эшлекле хатын-кызлар форумы узды. Форумның нәтиҗәсе буларак, эшлекле ханымнар хатын-кызлар тарафыннан тормышка ашырыла торган уңышлы проектларны, аларның иҗтимагый һәм эшлекле тормышын танытырга, һәм, гомумән, заманча хатын-кызның уңай образын тудырырга килеште.
Татарстанда эшлекле хатын-кызлар форумы беренче тапкыр 2012 елда оештырылган иде, һәм шул ук елны «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасына нигез салынды. Татарстанның социаль-икътисади үсешендә хатын-кызларның ролен арттыру максатын куйган форум «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм «Сөембикә» журналы редакциясе ярдәме белән быел өченче тапкыр уздырылды. Аның эшендә 200дән артык ханым катнашты, алар арасында – эре компанияләр башлыклары, эшкуарлар, депутатлар, дәүләт хакимияте органнары һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре бар иде. Форумга Уфадан Татар морзалары мәҗлесе Шурасы әгъзасы Нәфисә ханым Акчурина килгән иде: «Без - Татарстаннан читтә яшәүче татарлар - Татарстандагы татар хатын-кызларының уңышларын күреп горурланабыз. Сезнең белән очрашу мөмкинлегенә чиксез шатмын», – диде Нәфисә ханым.Казан ипподромы территориясендә үткәрелгән форум кысаларында Татарстан хатын-кызлары куллары белән ясалган гүзәл эшләнмәләр күргәзмә-ярминкәсе, күп балалы гаиләләр һәм ятим балалар өчен хәйрия акцияләре гөрләде. Быел беренче сыйныфка укырга керүче 100 балага мәктәпкә кирәкле уку әсбаплары бүләк ителде. «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» Кубогына оештырылган ат чабышларыннан кергән ставка акчалары да хәйрия эшләренә тотылачагы мәгълүм булды.
«Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» оешмасы җитәкчесе Лиана Сәетова өченче форум бурычларын хатын-кызларның, һәм шулай ук иҗтимагый оешмаларның җәмгыятьтәге социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәрен хакимияткә җиткерү юлларын табу, шул уңайдан хатын-кызларны берләштерү, эшлекле хатын-кызлар хәрәкәтенең колачын җәелдерү, дип билгеләде. «Төбәгебезнең социаль-икътисади, иҗтимагый һәм мәдәни үсешенә актив гражданлык позициясендә торган мәрхәмәтле йөрәкле, булдыклы хатын-кызларыбыз да үз өлешен кертергә тиеш. Моңа без көчләребезне берләштергән очракта җиңел ирешә алачакбыз. Якын көннәрдә республикада Президент сайлаячакбыз. Татарстан үсешенә, Президентның эшчәнлеген камилләштерергә ярдәм итәчәк тәкъдимнәребезне безнең дә Илбашына җиткерү мөмкинлеге бар», – дип ассызыклады Лиана Сәетова.
– Татарстанда талантлы, уңышлы, актив хатын-кызларның күп булуы куандыра. Быел республика Президенты сайлауларында кандидатлар арасында хатын-кыз теркәлүен дә искә алмыйча булмый. Бүген җәмгыять хатын-кызлардан сәясәттә, икътисадта, эшкуарлыкта үз сүзен әйтүен көтә. Алда муниципаль хакимият органнарына сайлаулар узачагын да онытырга ярамый, чөнки халыкның иң кискен көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүче муниципаль хезмәтнең авыр йөген еш кына хатын-кызлар үз җилкәләрендә күтәрә. Быел Татарстанда закон статусын алган 2030 елга кадәр үсеш стратегиясен тормышка ашыруга хатын-кызларыбыз аерым игътибар бирсен иде. Хатын-кызларның дәүләткә өметләре зур булган кебек, дәүләт тә хатын-кызларга ышанычлар баглый. Үз төбәгенең киләчәге өчен янып яшәүче хатын-кызларга үзара аралашу һәм дәүләт белән элемтәләр урнаштыру мәйданы буларак, мондый форумнарның әһәмияте бәяләп бетергесез, – дип форумга җыелган хатын-кызларга Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова уңышлар теләде.
Форумга мактаулы кунак итеп, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, 81 яшьлек Дания ханым Дәүләтшина чакырылган иде. Заманында Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе, ТАССР Югары Советы Президиумы сәркатибе булып эшләгән Дания ханым узган гасырның 80нче елларында Татарстанда хатын-кызлар хәрәкәтенең башлангычында торган кеше.
– Мин район җитәкчесе булганда колхозларда хатын-кызларның авыр эшен күреп, аннан соң Казанга күченгәч сәнәгать предприятиеләрендә хатын-кызларның катлаулы хезмәт шартлары белән танышып йөрәгем әрнеде. Вәзгыятьне ничек булса да үзгәртү теләге көчле иде. Без, бер төркем фикердәшләр, хатын-кызлар комитеты төзеп, партиянең өлкә комитетына хатын-кыз хезмәтен, ана һәм бала хокукларын, картларның көнкүрешен кайгыртучы тәкъдимнәребезне кертә башладык. Ләкин безгә эшчәнлегебезне тагын да киңрәк җәелдерү өчен тәҗрибә алмашу мөһим иде. Ул чакта Мәскәүдә Совет хатын-кызлары комитетын җитәкләгән космонавт хатын-кыз Валентина Терешкова янына бардык, әмма аларның эшчәнлеге күбрәк чит илләргә юнәлдерелгән булып чыкты. Нәтиҗәдә, бөтен борчыган мәсьәләләрне үз тәҗрибәбезгә таянып чишәргә мәҗбүр булдык. Резина, нефть химиясе продукцияләрен җитештерүче Түбән Кама, Казан заводларында хатын-кызларны сәламәтлеккә зыянлы хезмәттән саклау өчен предприятие җитәкчеләре белән сөйләшүләр, аңлатулар үткәрергә тотындык. Бу хәрәкәткә телевидение, матбугат чараларын да тарттык. Гаҗәпкә калган җитәкчеләр шулай да безне аңлап, үз предприятиеләрендә хатын-кыз хезмәтен җиңеләйтү өчен шартлар булдырырга алынды. Шуңа күрә Россиядә хатын-кызлар хәрәкәтенең чын мәгънәсендә Татарстанда башлануын әйтәсе килә. Аннан соң калганнар бездән эш корырга өйрәнде. Татарстанда хатын-кызлар хәрәкәтенең тарихы бар һәм бүген бер мәйданга берләшкән эшлекле хатын-кызлар шул хәрәкәтнең варислары. Бүгенге хатын-кызларның җәмгыять өчен җитди эшләр башкарып, тормышны яхшырта алачагына шигем юк, – дип белдерде Дания ханым.
Хатын-кызларның һәм хатын-кызлар җитәкләгән иҗтимагый оешмаларның сәяси, икътисади, мәдәни, социаль һәм иҗтимагый тормыштагы роле үсүен раслап, өченче форумда катнашучы хатын-кызлар үз тәкъдимнәрен резолюциядә теркәде. Хатын-кызларның тигез хокукын һәм тигез мөмкинлекләрен тәэмин итү өчен, киләчәккә бөтен дәрәҗәдәге хакимият органнары һәм җәмгыять белән элемтәләрен ныгыту бурычы куелды. Гаилә кыйммәтләрен саклау, инвалид хатын-кызларның, күп балалы аналарның, ятим балаларның хокукларын яклау мәсьәләләренә игътибарны арттыру белән беррәттән, эшлекле ханымнар заманча хатын-кызның уңай образын формалаштыру өстендә эшләргә килеште.
фото: Ринат НӘҖМЕТДИНОВ
сылтама: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/47613-tatarstanda-zamancha-hatyin-kyiznyi%D2%A3-u%D2%A3ay-obrazyi-tudyiryilachak.html
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
Соңгы комментарийлар
-
25 сентябрь 2023 - 07:55Без имениБухать кыенлыкларга тузучелэр булмастыр дим Хэзер без рэхэткэ чыгып алмыйбыз аллахеа тапшырдык рэхмэт авторгаҖиңги
-
25 сентябрь 2023 - 09:09Без имениБезнен энидэ сугыш вакытында булган хэллэрне сойли тырган иде, бердэ онытылмый. Яшь кенэ кызлар бик, бик тузеп, тылдагы халык белэн бергэлэп фронт тотканнар. Жаннары Жэннэт бакчаларында булсын инде энилэребезнен💥💥💥Җиңги
-
24 сентябрь 2023 - 17:38Без имениНиках ата-ана өстендә. А менә туй дигәне... Киленнең бик матур иттереп ясанып селфиларын, фотоларын тезэсе килэ икән, узе өчен узе тулэсен. Яшьләр хәзер мәнсез. Никах уткәргәнсез икән, туен кыз ата анасы әмәлләсен. Акча беркемдэ дэ артык тугелНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
23 сентябрь 2023 - 08:21Без имениҮзегез гаепле,нигә кыланырга иде. Малаегыз да тәрбиясез,әти әнигә шул сүзне әйтергә.Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.