​Татарстанда яңа дәүләт бүләкләре булдырыла

Тиздән Татарстанда яңа төр дәүләт бүләкләре барлыкка килергә мөмкин. Бүген республиканың Дәүләт Советы депутатлары шул турыдагы закон проектын беренче укылышта карады. Әлеге документны парламентка Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе керткән.

Гомумән алганда, әлеге закон проекты «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм турында» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында»гы законнарга үзгәрешләр кертүне күз алдында тота. Документ кысаларында республикада дәүләт бүләкләренең яңа өч төре барлыкка килергә тиеш.

«Дуслык» ордены белән Татарстанның халыкара абруен күтәргән, башка төбәк һәм чит илләр белән элемтәләрне ныгытуга зур өлеш керткән затларны бүләкләячәкләр. Бу бүләккә сәүдә, икътисади, фәнни һәм мәдәни тармакларда зур эшләр башкарган, инвестицияләр җәлеп итү өлкәсендә, хәйрия һәм җәмәгать эшчәнлегендә активлык күрсәткән һәм шул рәвешле Татарстанның үсү һәм камилләшүенә ярдәм иткән затлар да лаек була ала. Шунысын да билгеләп үтү кирәк, «Дуслык» ордены белән россиялеләр генә түгел, ә чит ил кешеләре һәм гражданлыгы булмаган затлар да бүләкләнә ала.Әлеге орденны тагу кагыйдәләренә килгәндә, ул күкрәкнең сул ягына урнаштырыла. Әгәр дә кешенең Россия Федерациясе, СССР орден-медальләре һәм «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены булса, әлеге бүләк алардан соң тагылырга тиеш.

Хәзерге вакытта «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены республиканың иң югары дәүләт бүләге булып санала. Закон проекты исә шундый ук исемдәге орден-медален булдырырга тәкъдим итә. Шул рәвешле, Татарстанда иң югары статуска ия дәүләт бүләгенә лаек булу өчен, башта «Татарстан республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләнү таләп ителәчәк.
Шул ук вакытта, әлеге дәүләт бүләге җәмәгать тәртибен саклаганда, хәрби, гражданлык һәм хезмәт бурычларын башкарганда гомерен куркыныч астына куйган, кыюлык һәм батырлык күрсәткән затларга да тапшырылачак. Җәмәгать һәм хәйрия эшчәнлегендә актив катнашу да әлеге орден медален алуга шарт була ала.

«Татарстан Республикасының Атказанган яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәре» мактаулы исеменә килгәндә исә, аны гамәлгә куюның максаты – яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәрләренең бу эшкә керткән өлешен бәяләү, аларның хезмәт һәм иҗади активлыгын стимуллаштыру.

тулысы белән: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/43465-tatarstanda-ya%D2%A3a-d%D3%99%D2%AFl%D3%99t-b%D2%AFl%D3%99kl%D3%99re-buldyiryila.html

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 22 сентябрь 2023 - 06:18
    Без имени
    Фердинанд Сэлэхов кебек биек,зур сэхнэлэрдэ жырлый алырлык жырчылар аз шул...
    Шоу – бар, сәнгать – юк !
  • 21 сентябрь 2023 - 21:08
    Без имени
    Бала мэктэпне яратсын, укытучысын хормэтлэсен очен ин беренче бу балаларнын эти-энилэрен тэрбиялэргэ кирэк эле, мин узем балаларым, оныкларым мэктэптэн кайткач, мин фэлэн укытучыны яратмыйм, бу фэнне курэ алмыйм дип кайткач, ин беренче эш итеп шушы фэнне яратырга, тырышып ойрэнергэ кирэк, менэ шул вакытта укытучынны да яратырсын дидем, дорестэн дэ бутэн бер дэ кайтып зарланмадылар, оегездэ дэ бала каршысында укытучыны тэнкыйтлэмэгез, олыларга карата хормэт тэрбиялэргэ тырышыгыз, нэтижэсе озак коттермэс, балагыз унай якка узгэрер
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:58
    Без имени
    Эмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.
    Әни безне аңламый. Нишләргә?
  • 21 сентябрь 2023 - 14:50
    Без имени
    Укучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:07
    Без имени
    Әлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батып
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»