Татарстан белән Санкт-Петербург: 17 млрд сумлык "дуслык" (ВИДЕО)

Татарстанда Санкт-Петербург көннәре бара. Бу уңайдан Казанга ике көнлек эш сәфәре белән Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко җитәкчелегендәге делегация килде. Бүген исә башкалада губернатор катнашында Санкт-Петербург белән Татарстан Республикасы хезмәттәшлеге буенча төбәкара форум узды. Чара Татарстан белән Санкт-Петербургның бизнес-берләшмәләре арасындагы хезмәттәшлекне үстерү һәм элемтәләрне ныгытуга багышланды.


– Хезмәттәшлек турында фикер алышу, предприятиелар арасындагы ике якка да табышлы булган элемтәләрне ныгыту мөмкинлеген югары бәялибез. Санкт-Петербург – стратегик партнерыбыз. Татарстан Республикасы белән Санкт-Петербург арасындагы төбәкара товар әйләнеше 17 млрд сумны тәшкил итә, – дип белдерде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов форум ачылышында. Ул әлеге күләмне арттыру тәкъдиме белән чыкты.


Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан Санкт-Петербургны җиңел һәм йөк машиналары, химия һәм нефть химиясе продукциясе, көнкүреш техника, азык-төлек продукциясе, дару препаратлары белән тәэмин итә. Петербург Татарстанга исә автотехника, трактор, лифт җиһазлары, җиңел һәм азык-төлек сәнәгате продукциясен кертә. "Иң мөһиме – безнең предприятиелар Санкт-Петербург оешмалары белән тыгыз һәм ышанычлы элемтәдә тора. Бу юлы Казанга машина төзү һәм энергетика җиһазлары оешмаларының вәкилләре, сәүдә һәм транспорт компания белгечләре килде. Алар Татарстанда дуслык элемтәләрен киңәйтү өчен күп төрле мөмкинлекләр таба алыр дип ышанам", – дип сөйләде Президент.  


Бүген Казанда хезмәттәшлек турындагы яңа төбәкара килешү, аны тормышка ашыру протоколы имзаланды. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, хәзерге вакытта икътисадны үстерүнең яңа чыганакларын эзләргә кирәк. Бу юнәлештә энергетика-чимал моделенә алмашка инновацион модель кертелә башлаган инде. 2030 елга кадәр исәпләнгән Татарстанның социаль-икътисади үсеш Стратегиясе әнә шул максатны күзаллый. Сүз уңаеннан, бу Стратегияне тормышка ашыру өчен Татарстанга Санкт-Петербург белгечләре дә җәлеп ителгән (Леонтьев үзәге).


Татарстан икътисады турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерына аерым тукталды. "Киләсе 7 ел дәвамында әлеге кластерда сәнәгать җитештерү күләмен өч тапкырга, ягъни 2 трлн.сумга кадәр арттыру ихтималы бар", – диде Президент.


Рөстәм Миңнеханов читтәге татарлар җәмгыяте ихтыяҗларына битараф булмавы, татарларның мәдәни традицияләрен саклауда ярдәм иткәне өчен Санкт-Петербург җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. "Санкт-Петербургтагы татарлар җәмгыяте белән актив эшчәнлек алып барабыз, еш күрешәбез һәм шәһәр җитәкчелегенә карата бары уңай сүзләр генә ишетәбез", – диде Р.Миңнеханов. Президент Татарстанда Санкт-Петербург көннәрен үткәрү хезмәттәшлекне һәм дуслыкны ныгытуда мөһим этап булачагын белдереп, форумда катнашучыларга уңышлар теләде.


Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко исә үз чиратында, Казанга 40 ел элек, 1972 елда Чаллыда "КАМАЗ" заводы төзелешендә катнашканда килүен искә алды. "Мин 2005-2006 елларда да Казанда булдым. Хәтта шушы 10 ел эчендә дә Казан бик нык үзгәргән. Бик күп эш башкарылган, шәһәр бик матур һәм яшәү өчен бик уңайлы, – диде Георгий Полтавченко. – Безне уртак тарихи тамырлар, гуманитар кыйммәтләр, бердәм мәдәни киңлек бәйли. Санкт-Петербургның татарлар җәмгыяте – шәһәрдәге иң эре общиналарның берсе. Татарлар җәмгыяте белән тыгыз мөнәсәбәттә торабыз, безнең арада бернинди аңлашылмаучанлыклар да юк", – дип дәвам итте сүзен губернатор. Ул 2003 елда Санкт-Петербургның 300-еллыгы уңаеннан Казанның Питердагы Казанская урамын һәм Казан Соборы каршындагы скверны төзекләндерүен дә искә алды. Моңа җавап итеп 2006 елда Санкт-Петербург Казанның Петербург урамын төзекләндергән. Ә Казанның 1000-еллыгына башкалада бөек рус галиме, гуманист Лев Гумилевка һәйкәл куелган.


"Бүгенге көндә Татарстан белән Санкт-Петербург гомумроссия рейтингында бик күп юнәлешләр буенча лидерлыкны саклый", – ди Полтавченко. Аның фикеренчә, сәнәгать, инвестицион, мәгариф һәм кадрлар потенциалын мөмкин кадәр кулланып, икътисадны үстерүнең яңа юлларын эзләргә кирәк, дип хәбәр ителә ТР Президентының матбугат хезмәтендә.

 




 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    5148
    0
    52
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    4884
    1
    49
  • Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан  зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый,  җәхәт кенә узып китү ягын карый...
    2636
    0
    32
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3740
    1
    31
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    6286
    2
    29
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек