Логотип
Яңалыклар

Татарстан артистлары Кытайда узган IV Халыкара бию фестивалендә катнашты

Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле һәм Чулпан Закирова җитәкчелегендәге “Казан” бию ансамбле Кытай Халык Республикасы Мәдәният министрлыгы чакыруы буенча, Кытайның Синҗан Уйгур автономияле өлкәсенең Өремче шәһәрендә узган IV Халыкара бию фестивалендә катнашып кайтты.
Бу шәһәрдәге дүрт миллион халкының дүрт меңен татарлар тәшкил итә.

Казакъ, төрек, кыргыз иҗат коллективлары һәрдаим катнашында, ике елга бер тапкыр уздырылган әлеге фестивальгә Татарстан артистларының беренче генә баруы. Алар барлыгы 6 концерт белән чыгыш ясаган.Өремче, Карамай, Аксу калаларында яшәүче кытай, уйгур, татар халкы, фестивальгә килгән башка төрки коллективлар татарстанлыларның чыгышын бик җылы кабул иткән.

“Идегәй” татар халык эпосларына нигезләнгән “Идел-йорт”, “Кетеки”, “Ярмәк”, “Фантазия” инструменталь-хореографик, “Алпамша” вокаль-инструменталь, “Каз канаты”, “Җырла”, “Җымытым” вокаль-хореографик композицияләре, “Шестяк”, “Буталдым”, “Зәңгәр томан” һ.б. биюләр һәм төрле вокаль номерлардан торган концерт программасы 2 сәгатькә якын барган.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/03/111988/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар