Татар җанлы галимне искә алалар

Быел Татарстан Язучылар берлеге шагыйрь, фольклорчы галим, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Ягъфәровның 70 еллыгын билгеләп узарга җыена. 5 февраль көнне Язучылар берлегенең Г. Тукай клубында Рәшит Ягъфәровны искә алу кичәсе оештырылачак.
Татарстан Язучылар берлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 5 февраль көнне 17.00 сәгатьтә оештырыла торган чарада «Сорнай» фольклор төркеме, якташлары Сәнифә Рангулова, Динара Фәхриева, туган төбәге – Барда якташлык җәмгыяте һәм аның рәисе, Татарстанның халык артисты Мәсгуть Имашев, иҗтимагый хәрәкәттәге аркадашлары исеменнән Фәндәс Сафиуллин да катнаша. Каләмдәшләре, Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан хезмәттәшләре дә киләчәк. Кичәдә Рәшит Ягъфәровның хатыны Әкълимә ханым, улы – ТР Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров үз истәлекләре белән уртаклашачак. Оныгы Мәликә – бабасының шигырьләрен укый, җырларын башкара.
– Фольклорчы буларак, миңа татарлар яшәгән төбәкләрдә күп йөрергә туры килде, – дип яза Рәшит Ягъфәров. – Татарның кайда да кимсетелеп, кыерсытылып яшәве миңа нык тәэсир итте. Милләтне бу хәлдән чыгару юллары турында уйлап, газапланып яшәдем... 1989 елда Татар иҗтимагый үзәгенең беренче корылтаен азан белән башлап җибәрдек. Шул чакта... күзгә яшь бәреп чыкты һәм шунда үземнең милләт язмышы белән аерылгысыз булуымны аңладым.
Р. Ягъфәров 1946 елның 6 февралендә Пермь өлкәсе Барда районының Күчтәнти Баш авылында туган. 1973 елда исә Казанга килә һәм Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында аспирантура тәмамлый. Соңыннан – шул институтның фәнни хезмәткәре, Казан дәүләт педагогика университеты укытучысы, Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире.1995 елдан – Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре.
Ягъфәров Бөтентатар мәгариф бергәлеген оештыруда катнаша, 1992–2000 елларда аның рәисе булып эшли. Р.Ягъфәров – татар милли хәрәкәте лидерлары һәм Бөтентатар иҗтимагый үзәген (БТИҮ) оештыручыларның берсе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе киңәшчесе һәм бүлек мөдире вазифаларын башкара. 1999–2005 елларда аның рәисе.
2008 елның 26 августында Рәшит Ягъфәров бакыйлыкка күчте.

Р.Ягъфәров – «Шигърият чишмәләре», «Татар халкының уен кораллары» дигән гыйльми монографияләр, «Балалар фольклоры», «Татар халык уеннары», «Уеннар» кебек егермеләп фольклор җыентыгы, алты йөздән артык фәнни һәм популяр мәкаләләр авторы. 2006 елда «Тулпар моңы» дигән шигырьләр китабы нәшер ителде.
сылтама: http://intertat.ru

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Кабатланган язмыш Язмышлар да, кайгы да кабатлана икән. Бер бәхетсез, гел бәхетсез дип, тикмәгә генә әйтмәгәннәр икән.
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
15 март 2023 - 13:47Без имениГөлнара,барлык язмаларыгыз,төпле фикерләрегез ,мәгънәле,эчтәлекле иҗатыгызга бик зур рәхмәт!Кайсы сферада эшләвегезгә карамастан җиренә җиткереп эшлисез,без Сезнең белән горурланабыз,эшегездә иҗади уңышлар гына юлдаш булсын!Без Аксубайлылар,ак төбәктән,без булдырабыз!!!«Ватаным Татарстан» аңлата
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.