Логотип
Яңалыклар

Тагын референдум: 20 ноябрьдә

Быел Татарстан муниципаль берәмлекләрендә үзара салым җыю буенча тагын референдумнар уздырылачак. Аны бөтен республика күләмендә бер көндә – 20 ноябрьдә оештырырга ниятлиләр.

Бу карар Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы Президиумының чираттагы утырышында каралды.

Быел республикада кыш азагында һәм яз башында үзара салым салуга кагылышлы референдумнар үткәрелгән иде инде. Көз көнендә аларны янә кабатлауның сәбәбе җитди: киләсе 2017 елда да дәүләт вәгъдә иткән субсидияләрне вакытында алу.

Мәгълүм булганча, Татарстанда муниципаль берәмлекләрдә халык үзара салым салып җирлек проблемаларын хәл итү өчен җыйган һәр 1 сум акчага төбәк бюджетыннан 4 сум өстәп бирелә. Шуңа күрә хәзер күп кенә муниципаль берәмлекләр бу мөмкинлектән файдаланырга тырыша. Ләкин документлар әйләнешен көтеп, ул акчаларны алу һәм аны алдан халык белән килештерелгән эшләрне башкаруга тоту шактый озак вакыт таләп итә. Нәтиҗәдә, инде көз-кыш айлары җитеп, гадәттә, төзелеш белән бәйле эшләр ахыргача төгәлләнми кала.

Муниципаль берәмлек җитәкчеләре үзара киңәшләшкәннән соң, Татарстанда Бердәм референдум көне булдырырга һәм аны ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә уздырырга, дигән фикергә килде. Әлеге дата Татарстан Хөкүмәтенең үзара салым акчаларына дәүләттән акча өстәү тәртипләрен раслаган 2013 елгы 909нчы карарындагы бөтен таләпләрне үтәүне һәм ул акчаларны җәй башына кулга төшерү мөмкинлеген исәпкә алып билгеләнде.

– Үзара салым акчаларын бездә, нигездә, юллар төзелешенә, зиратларны, яшәгән җирлекне төзекләндерүгә, су белән тәэмин итүгә тоталар. Ә бу эшләрне җәйге чорда башкарырга кирәк, тик җирле үзидарәләргә акчалар көз көне генә килеп ирешә. Шуңа күрә әгәр быел ноябрьдә референдумнар оештырылса, аның акчаларын киләсе елда җәйге сезон башында эшкә җигеп булачак, – дип аңлата ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров.

Билгеле булганча, һәр муниципаль берәмлектә үзара салым күләмен халык үзе билгели. Берәүләрдә ул кеше башыннан 100 сум, икенчеләрдә 1000 сум була ала. Татарстанда соңгы дүрт елда халыктан 325 миллион сум салым җыелган. Һәм, вәгъдә ителгәнчә, дәүләттән моңа дүрт тапкырга күбрәк акча өстәлгән. Барлыгы 815 җирле үзидарә, ягъни муниципаль берәмлекләрнең 89 проценты әлеге мөмкинлектән файдаланган.

– Үзара салым салуны авыл җирлегендә оештыру җиңелрәк, чөнки анда халык бер-берсен һәм чишелү таләп иткән көнкүреш проблемаларын яхшы белә. Ә менә шәһәр һәм район үзәкләрендә авырга туры килә. Шуңа күрә акчага кызыгып, халыкны мәҗбүр итәргә, үзара салым салуга кире мөнәсәбәт уятырга кирәкми. Үзара салым җыюның максаты акчага гына кайтып калмый, беренче чиратта, ул халыкны җирлекнең көнкүрешен яхшыртуга катнаштырырга, битараф мөнәсәбәтне юк итәргә этәргеч булырга тиеш. Әлегә бөтен сүз 500 миллион сумлык өстәмә керем тирәсендә бара, чынлыкта җирлекләрне төзекләндерүгә дәүләт болай да зур игътибар бирә, дәүләт программалары аша миллионлаган сум акчалар тотыла, – ди Минсәгыйть Шакиров.

Россиядә быел 38 субъектта үзара салым салу буенча референдумнар үткәрелгән (2015 елда – 34 төбәктә). Нәтиҗәдә, аны барлыгы 1454 муниципаль берәмлек оештырган. Әйтик, 2015 елда ил буенча 156 миллион сум җыелган. Һәм бу сумманың 122 миллион сумы, ягъни 78 проценты Татарстанга карый. Киров өлкәсе, Пермь крае, Башкортстан һәм башка төбәкләрнеке 1-7 проценттан артмый.

Шунысын да искәртергә кирәк, муниципаль берәмлекләр Татарстан Хөкүмәтенең 909нчы карарындагы кайбер таләпләрне үзгәртү үтенече белән Татарстан Финанс министрлыгына мөрәҗәгать итте. Әйтик, үзара салым акчасын тотуның максатларын билгеләгәндә эшләрнең таләп ителгән акча күләмен алдан күрсәтмәскә сорыйлар, чөнки икътисади тотрыксызлык хөкем сөргәндә бәяләр көн саен үзгәреп тора. ТР Финанс министры урынбасары Оксана Кисапова республика Хөкүмәтенә әлеге карарга үзгәрешләр кертү өчен тәкъдимнәр җибәрелүен хәбәр итте. Шулай ук ул миниципаль берәмлекләрдән документлар кабул итү срогын 15 көнгә калдырып, аларны өйрәнү вакыты 30 көнгәчә озынайтылу турында да тәкъдимнәр кертелүен әйтте. «Барыбер документларны соңгы өч көн кала китерәләр», – ди министр урынбасары.

Шулай итеп, хәзер муниципаль берәмлекләргә янә референдумга әзерлекне башларга туры киләчәк. Бу уңайдан Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов халыкка мондый референдумнарның асылын аңлатучы видеороликлар күрсәтергә тәкъдим итте.

сылтама - http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар