Логотип
Яңалыклар

​Табыш белән эшлиләр

«Казан» Агропромпаркы былтыр, икътисадый хәлебезнең бигүк әйбәттән булуына да карамастан, 100 миллионнан артык керем алган.
Журналистлар белән булган матбугат конференциясендә Агропромпаркның генераль директоры шулай дип белдерде.

Узган ел Сәүдә паркында 3 миллион кеше булып киткән. Ай саен 170 тонна ит сатылган. Сату күләме 1 миллиард сумнан артып киткән. «Алынган табыш Агропромпаркны тотуга һәм аның яңа юнәлешләрен үстерүгә тотыла», – диде җитәкче. Бәяләрне көйләү мәсьәләсенә аерым тукталды. Ни дисәң дә, иң арзан һәм иң сыйфатлы ит шунда сатыла ич. Һәрхәлдә халык шулай дип уйлый. Парк хуҗалары бәяләргә турыдан-туры йогынты ясый алмасалар да, төрле кызыксындыру чаралары (әйтик, арендага акчаны кимрәк алу) тәкъдим итәләр. Иң беренче, сатып алучылар мәнфәгате истә тотыла. «Безнең өчен бу бик мөһим», – диде Олег Власов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар