Логотип
Яңалыклар

Шейперлар Казанга җыела

Үзенчәлекле матбугат конференциясендә утырдым. Глобаль шейперларның Евразия очрашуына багышланган иде ул. Бөтендөнья экономик форумының яшь лидерлары Казанда җыелачак.

Иң элек шейперның нинди мәгънә аңлатканын белергә кирәк. Глобаль шейперлар – халыкара яшьләр хәрәкәте ул. Бөтендөнья икътисадый форумы инициативасы белән 2011 елда оеша. Үзенчәлекле, ниндидер уңышларга ирешкән һәм җәмгыять үсеше өчен үз өлешләрен кертергә теләгән неординар яшь кешеләрнең бөтен дөнья шәһәрләре мәйданнары челтәре ул. Алар сәнгать, фән, бизнес, спорт, сәясәт өлкәсендә үз төбәкләренә ярдәм итәләр, яңа идеяләр белән башкаларны кузгаталар. Шейперлар – бүгенге көн пионерлары, аларны икенче төрле «Давос комсомолы» дип тә йөртәләр. Төрле өлкәдәге эшчәнлекләре белән аерылып торган 20 – 30 яшьлек яшь кешеләр бу оешманың әгъзасы була ала.

28 – 30 август көннәрендә Казанда «Давос комсомолы»ның Евразия очрашулары үтәчәк. Анда 30 илдән 100 гә якын шейпер катнашачак. Форум диалог формасында узачак. Һәм ул экосистема темасына багышлана. «Экосистема – безнең көндәлек тормыш һәм тышкы әйләнә-тирәлек. Җәмгыять экологик ярдәмгә мохтаҗ. Ул безнең көнүзәк тема булачак. Экономика һәм экология бергә үсәргә тиеш», – диде Яшьләр дипломатиясе академиясе җитәкчесе Дилбәр Садыйкова.  Дилбәр үзе дә шейперлар оешмасы әгъзасы. Бүген Татарстанда 15 кеше үзен шейпер дип атый ала икән. Алар арасында композитор Эльмир Низамов, «Сәләт» яшьләр оешмасы директоры Тимур Сөләйманов, IT-парк директоры Антон Грачев, битбоксер Митя Бурмистров бар. Әлеге хәрәкәтнең акчасы юк, шейперлар үзләре акча кертә, ди Дилбәр Садыйкова.

Матбугат конференциясендә шулай ук ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, «ИТ-парк» директоры Антон Грачев, Татфондбанк кыйммәтле кәгазьләр базарының Актив операцияләр идарәсе белгече Айдар Шәрифҗанов катнашты. Алар сүзләренә караганда, цифрлар эпохасында шәһәр берләшмәләре, мобиль бәйлелек, экология, медицина, мәгариф, инновацияләр, киләчәк һөнәрләре, космос кебек темаларга сөйләшүләр үтәчәк. Программа һәм инициативаларның тотрыклы үсеш картасы Очрашуның нәтиҗәсе булачак. Аны якын арада Давос форумында караячаклар. Чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов , Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Бөтендөнья экономик форум халыкара оешмасы ярдәме белән оештырыла.  29 августта шейперлар «Лидер белән очрашу» форматында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак.        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар