Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефть-газ химиясе форумын ачып җибәрде

Бүген «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә нефть-газ химиясенең зур күләмле чараларыннан берсе – Татарстан нефть-газ химиясе форумы эшли башлады. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Төрекмәнстан Икътисад һәм үсеш министры Батыр Базаров, Казахстан Республикасының Атырау өлкәсе Хакименең беренче урынбасары  Гомәр Дүсембаев, Россия Нефть-газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәһәветдинов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм башкалар катнашты.

Быел Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, тармакның Татарстан эре предприятиеләре оештырган форум өч махсус теманы, шул исәптән халыкара күргәзмәләрне һәм алты фәнни-гамәли конференцияне берләштерә. Шулардан: «Нефть һәм газ ятмаларын разведкалауда һәм эшкәртүдә инновацияләр», «Хәзерге заман шартларында газ һәм нефть химиясе өлкәсенә инновацияләр кертү», «Геодезиянең һәм геомәгълүмати системаларның актуаль мәсьәләләре», «Сыеклыклар һәм газлар сарыф ителешен һәм күләмен исәпләүдә метрологик тәэминатның актуаль мәсьәләләре».

Валентин Шашинның тууына 100 ел тулуга багышланган Татарстан форумында дөньяның 19 иленнән 216 предприятие катнаша.

Форум ачылыр алдыннан Тататрстан Республикасы  Президенты махсус техника заводы продукциясен карады, шул исәптән «КАМАЗ»ның «Евро-5»  стандартлы яңа двигателен, уникаль бораулау җайланмаларын да күздән кичерде.

«Ел саен сентябрь аенда җыелып нефть-газ тармагы мәсьәләләре буенча фикер алышу безнең өчен традициягә әверелде. Быел форум Татарстан һәм Россия нефть-газ тармагы үсешенә зур өлеш керткән Валентин Шашинның тууына 100 ел тулуга багышлана», – дип башлады чыгышын Рөстәм Миңнеханов.

«Барыгызны да бу мөһим вакыйга белән котларга рөхсәт итегез», – дип сәламләде форумда катнашучыларны Төрекмәнстан Икътисад һәм үсеш министры Батыр Базаров.

Казахстан Республикасының Атырау өлкәсе Хакименең беренче урынбасары  Гомәр Дүсембаев искәрткәнчә, Россия Казахстан өчен төп икътисадый партнер булып тора. Атырау өлкәсе белән Татарстан арасында хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә инде. 

«Нефть-газ химиясе тармагы – теләсә кайсы дәүләтнең үсеш нигезе. Ә мондый форумнар тәҗрибә алмашырга, технологик яңалыклар турында мәгълүмат алырга, яңа багланышлар урнаштырырга уңышлы мәйданчык булып тора», – диде ул һәм Рөстәм Миңнехановны һәм Татарстан Республикасы бизнесын 30 сентябрьдә Атырауда узачак икътисадый форумга чакырды.

«Бу ел вакыйгаларга бай: Валентин Дмитриевич Шашинның тууына 100 ел,  Россия нефть сәнәгатенә нигез салынуга 150 ел. Һәм Татарстан Республикасы  – бу тармакта илнең алдынгы төбәкләреннән берсе», – диде Россия Нефть-газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль.

«Форумга чакыруыгыз өчен рәхмәт. Yokogawa Electric Corporation компаниясе Россия белән күптән хезмәттәшлек итә. Без Татарстан предприятиеләрендә дә процессларны автоматлаштыру эшен башкардык. Бу  форум югары дәрәҗәдә оештырылган. Әлеге күргәзмә Татарстан Республикасының яңа проектына старт булсын», – дип теләде Yokogawa Electric Corporation комапниясе президенты Такаши Нишиджим.

«Мессина Дюссельдорф» компаниясе директоры урынбасары Томас Франкен билгеләп үткәнчә, Татарстан форумы белән кызыксынучылар саны елдан-ел арта бара.  «WorldSkills хәрәкәтен үстерү – киләчәк икътисадка өлеш кертү ул», – диде Томас Франкен.

Аннары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар экспозиция территориясенә юнәлделәр. Беренче чиратта алар «Татнефть» һәм «Тагрес» стендларын карадылар.

чыганак - http://president.tatarstan.ru/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    5689
    2
    28
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    2686
    1
    28
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4354
    1
    25
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    2312
    0
    18
  • Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
    1972
    0
    14
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 26 май 2023 - 19:36
    Без имени
    Кая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнден
    Әнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
  • 26 май 2023 - 11:04
    Без имени
    Егетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеря
    Кызлардан куркам
  • 26 май 2023 - 19:50
    Без имени
    Рэхмэт
    Бала
  • 27 май 2023 - 17:23
    Без имени
    Ник хикәянең дәвамы да,ахыры да юк?
    Башкорт кызы
  • 27 май 2023 - 18:50
    Без имени
    Никах вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.
    Кызлардан куркам
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек