Татарстанда «Каравон-2015» XXIII Бөтенроссия рус фольклор фестивале гөрләп узды. Республиканың мәдәни «брендына» әверелгән әлеге бәйрәмдә районнардан һәм Россиянең унике төбәгеннән 160ка якын фольклор җыр һәм бию ансамбльләре катнашты.
Мәгълүм булганча, «Каравон» - бары тик безнең төбәктә генә үткәрелә торган рус халкының милли бәйрәме. Аның тарихы XVI гасырдан исәпләнә: Лаеш районының руслар яшәгән Никольское авылында ел саен май аенда чиркәү бәйрәме итеп, аны Николай Чудотворец хөрмәтенә оештырганнар. Ул көнне туганнар җыелышкан, һәр йортка кунаклар кайткан, авыл белән бергә табын әзерләп, халык кич җиткәч каравонга чыккан, ягъни әйлән-бәйлән әйләнгән. «Каравон»ның XX гасырның 50нче елларына кадәр яшәгәнлеге билгеле, соңрак аны дин белән бәйлелеге өчен тыйганнар. Лаеш халкы рус фольклор бәйрәме буларак, «Каравон»ны 1988 елда торгыза, һәм менә ике дистә елдан артык фестиваль республика күләмендә уздырыла.
Быелгы фестивальгә Никольское авылына Татарстан районнарыннан, күрше Ульяновск, Киров, Мәскәү өлкәләре, Удмуртия, Марий Эл, Чувашия Республикаларыннан барлыгы 160ка якын фольклор ансамбльләре җыелды. Авыл иртәдән гөрләп торды. Лаеш районы халкы гына түгел, Казаннан да «Каравон»ны карарга дип бик күп кеше килде: ике арада автобуслар йөреп торды. Авылда һөнәрчеләр ярминкәсе оештырылды: 300ләп оста теккән, чиккән, бәйләгән кул эшләрен, агач, балчык эшләнмәләрен тәкъдим итте. Балаларга атта, дөядә утырып йөрергә, карусельдә әйләнергә, аттракционнарда уйнарга мөмкинлекләр тудырылган иде. Шунда ук ачык һавада тамак ялгап алу өчен сәүдә рәтләре дә эшләде.
XXIII «Каравон» кунакларын Татарстан Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Әйтергә кирәк, Лаеш районында Рөстәм Миңнеханов җирлекнең социаль көнкүрешен яхшыртучы тагын бер мөһим вакыйганың да шаһиты булды: Каип авылында яңа янгын сүндерү депосы бинасын һәм күпфункцияле үзәкне ачу тантаналарында катнашты. Соңгысында авыл Мәдәният йорты, почта бүлеге һәм бөтен кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән фельдшер-акушерлык пункты урнашты. Халыкның мәдәни учагы булган авыл клубын җиһазлау өчен исә Рөстәм Миңнеханов 100 мең сумга сертификат калдырды.
Гомумән, халык традицияләрен саклау һәм үстерүгә гомерләрен багышлаган кешеләргә бу көнне Рөстәм Миңнеханов тарафыннан аеруча зур хөрмәт күрсәтелде. Никольское авылында «Каравон» тамашачыларын фольклор бәйрәм белән тәбрик итеп, ул Татарстанның Питрәч районы Туган як музее мөдире, «Калинушка» фольклор ансамбле җитәкчесе Елена Корябинага – Рәхмәт хаты, ә ансамбльгә 500 мең сумга сертификат тапшырды. Шулай ук Лаеш районының «Каравон» фольклор ансамблен оештыручылардан берсе, олы яшенә карамастан ансамбльнең иң актив әгъзасы Александр Спирягин да Президентның Рәхмәт хаты, ә әлеге фестивальнең чишмә башында торган ансамбль коллективы шундый ук күләмдә акчалата премия белән бүләкләнде. Лаеш районы Ташкирмән авылы Мәдәният йорты мөдире Валентина Казанбаева һәм Казанның Евгений Боратынский музей-утары җитәкчесе Ирина Завьялова «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исемнәренә лаек булды.
- Татарстанның мәдәни тормышын безнең җирлектә гомер кичергән төрле милләт вәкилләренең «Каравон», «Балтай», «Уяв», «Семык», «Питрау», Сабан туйлары кебек матур милли бәйрәмнәре баетып, төбәгебезне башкалардан үзгәлеге, дустанә мохите белән аерып тора. Халыкларның үз гореф-гадәтләренә, традицияләренә мөрәҗәгать итүе, тамырларын өйрәнүе – куанычлы күренеш. «Каравон»ның да тарихы 23 ел белән генә чикләнми, ул халык күңелендә гасырлар кичеп, үзенең эчкерсезлеген саклап калган, заманча тормышта елдан-ел киңрәк яңгыраш таба бара торган бәйрәм, анда чыгыш ясар өчен Россия төбәкләреннән танылган ансамбльләр җыела. «Каравон» мәйданын, Никольское авылын төзекләндерүгә республика хакимияте үз чиратында тагын да ныграк көч куячак дип ышандырасы килә. Бу җиргә, кайсы милләттән булуына карамастан, һәркемнең кайтасы килеп торсын, - дип теләде Рөстәм Миңнеханов.
2015 ел - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы белән истәлекле, бу уңайдан «Каравон»ның театральләштерелгән музыкаль программасы да Ватанга мәхәббәт һәм тугрылык темасын күтәрде. Рус авылларында борынгыдан егетләрне солдат хезмәтенә озату йоласы сәхнәләштерелде, авыл кешесенең тырыш хезмәтен олылаучы җырлар башкарылды. Узган ел «Каравон»га Удмуртиянең «Бураново әбиләре» ансамбле кунак буларак чакырылган булса, быел бәйрәм сәхнәсендә Мәскәүдән Надежда Кадышева җитәкчелегендәге «Золотое кольцо» ансамбле һәм «Славянские напевы» рус фольклор ансамбле чыгыш ясады.
Сылтама: http://intertat.ru/tt/madaniyat-tt/item/44694-r%D3%A9st%D3%99m-mi%D2%A3nehanov-karavon-tatarstannyi%D2%A3-m%D3%99d%D3%99ni-baylyigyi.html
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары.
Комментарий юк