Логотип
Яңалыклар

Ригада “Татар шигърияте” бәйрәме узды

Шушы көннәрдә Латвиянең Рига шәһәрендә Габдулла Тукайның тууына – 130 ел һәм Муса Җәлилнең тууына 110 ел булуга багышланган “Татар шигърияте” кичәсе узды.
Бу бәйрәмне Латвиянең “Идел” татар җәмгыяте белән “Башкорт корылтае” ватандашлар берләшмәсе берлектә үткәрде. Рига Думасының Мәдәният, мәгәриф һәм спорт департаменты проектларын тормышка ашыру кысаларында, Латвиянең милли-мәдәни оешмалар ассоциациясе бинасына дөнья әдәбиятында югары бәяләнгән татар шагыйрьләрен искә алу кичәсенә Балтыйк буенда гомер итүче татарлар һәм башкортлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә җыелды. Милләттәшләребез, әлбәттә, Тукай, Җәлил иҗаты белән яхшы таныш. Муса Җәлил Бөек Ватан сугышы елларында фашистлар тарафыннан бу якларда Даугавпилс шәһәрендәге борынгы кирмән эчендә корылган концлагерьда ябылып тотылуын да беләләр.

Төрле чорларда яшәп иҗат иткән Тукай һәм Җәлилнең әдәби мирасы, бүген бөтен дөнья буенча сибелеп гомер кичергән халкыбызның рухи хәзинәсен тәшкил итә. Күпме вакытлар узуга карамастан, әле дә аларның шигырьләре үзенең актуальлеген югалтмый. “Идел” җәмгыяте оештырган кичәдә Ригада яшәүче татар теле укытучысы һәм шагыйрә Гөлфия Хурамшинага Муса Җәлилнең 110 еллык юбилеена чыгарылган истәлекле медале бүләк итеп тапшырылды. Гөлфия ханым исә Муса Җәлилгә багышлап язган шигырьләрен укыды.

Муса Җәлилнең 110 еллык юбилеена

Ел артынан еллар үтә,
Гомерләр узып китә.
Кемдер үзенең исемен
Мәңге югалтмас итә.

Муса Җәлил тууына
Күп еллар үтеп киткән.
110 ел узып китеп,
Зур юбилейга җиткән.

Бу бәйрәм – татар илендә,
Гомумән, җир йөзендә,
Татар кешесе яшәгән
Дөньяның һәр җирендә.

Шагыйрь үзе яшәгәндә
Үзенә һәйкәл сала.
Аның һәр язган юллары
Мәңгегә исән кала.

Еллар уза, кемдер китә,
Кемдер килә яңадан.
Язучылар һәм шагыйрьләр
Үлмиләр, яши алар.

Күпме җырлар яңгырыйлар
Алар язган юллардан.
Сөенәбез, көенәбез
Җырга салган моңнардан.

Ышаналар ул җырларның,
Мәңге җирдә яшәсен.
Күрә халкым, шигыйрьләрен
Чыннан мәңге яшәвен.

Башкалабызда шагыйрьгә
Шундый һәйкәл корылган –
Бар карашы, барлык көче
Бәйсезлеккә омтылган.

Кыска гомере эчендә
Ул гел корәшче булган.
Ирек өчен янып-көеп,
Керсез гомерен куйган.

Йөрәгендә шыткан җырлар
Чәчәкләргә әйләнеп,
Яши татар күңелендә
Бер-беренә бәйләнеп.

Үлгәндә дә туры калды
Җырындагы антына.
Җырлары күк гомерен дә
Биргән туган халкына.

Ул – татарның горурлыгы,
Илнең бер батыр улы.
Дошманнарга бирешмәскә
Өнди ул яшь буынны.


Кичәдә Муса Җәлилгә багышланган “Үлемсезлеккә юл” исемле фильм да күрсәтелде, шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын чагылдырган фотосурәтләр күргәзмәсе әзерләнгән иде. Милләттәшебез Ринат Фәизов әнисе яратып җырлый торган Муса Җәлил шигыренә иҗат ителгән “Сагыну” җырын башкарды. Ә Минхәят ханым Муса Җәлилнең “Бала йокысы” шигырен, “Лира” рус җәмгыяте рәисе, шагыйрә Аврора Ирбе Габдулла Тукай шигырьләрен һәм үзенең әсәрләрен укыды.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар