Логотип
Яңалыклар

Рамазан – 100 нче бала!


Актанышта яраталар балаларны! Район ЗАГС бүлегендә 100 нче бала теркәлү тантанасын күреп, мин сокланып кайттым. Талгын музыка, җанга үтәрлек шигырь юллары, чәчәкләр, нарасыйга да, яшь әти-әнигә дә кадер-хөрмәт,  ярату...  ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева яшь әнине сөеп-сыйпап ала, яшь әтине җылы карашлары белән зурлый, үз баласыдай күреп, сабыйны сак кына сөя... Бәхетле әти – Солтанов Эльнар, бәхетле әни – Солтанова Миләүшә. Изге рамазан аенда туган улларына Рамазан дип исем кушканнар. Дулкынландыргыч мизгелләр: Туу турында таныклык тапшыралар. Һәр ике якның әти-әниләре, туганнары, дуслары килгән котларга. Җитмәсә, «Ак калфак» бөтентатар иҗтимагый оешмасының ерак-ераклардан килгән вәкилләре дә Солтановлар гаиләсендәге олы вакыйганың шаһитлары. Эльнарның авызы колакта, Миләүшә яшь аралаш елмая. Шундый матурлар! «Бәхетле бала булсын!», «Тату, тигез гомер кичерегез!», «Рамазанга энекәшләр, сеңелкәшләр алып кайтыгыз!»... Изге теләкләр ява гына! Әллә нинди җылы үзгә бер тантана.
Җыелып фотога төшәбез. Яңгырап торган шигырь юллары, әйтерсең, нәкъ шушы көнгә, шушы сабый хөрмәтенә язылган:
Тәмле төшләр күреп йоклый сабый
Әнисенең җылы кочагында.
Күз яшьләре балкый сөенечтән
Әнисенең керфек очларында.
Дөньябызның якты җыры булып,
Җир йөзендә мәңге балкысын
Илебезнең гүзәл хатын-кызы
Яшь баласын тоткан якты сын.
Сабыйларның татлы авазлары
Бәхет өсти туган илебезгә.
Ана белән сабый елмайганда,
Гел тынычлык булыр җиребездә... 
 
                                                   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар