Мисырда фаҗигага очраган очкыч барыбызны да тетрәндерде, беребезне дә битараф калдырмады. Шул көннәрне Мисырда ял иткән якташларыбыз да байтак иде.
Яңа гына Мисырдагы ялыннан кайткан ООО "Болгар синтез" генераль директоры
Фәрит Мифтаховтан андагы вәзгыять турында сораштык.
⁃ Кайтканда очкычка менү куркытмадымы?
⁃ Артык борчылып кермәдек. Очкычка утырган саен, гомеребезне Аллаһы Тәгалә кулына тапшырабыз. Бер мизгелдә һавага ничәмә-ничә очкыч күтәрелә. Яңадан ниндидер катастрафа булуы очрагы бик түбән, минемчә. Аннан, безнең очкыч белән кайтмыйча, башка бер транспортка утырып кайту мөмкинлегебез дә юк бит инде...
- Бу хәлдән соң ук, сез ял иткән курортта ниләр булды?
⁃ Мәгълүмат чараларыннан килгән информацияне көтеп яшәдек. Очкычлар бирегә буш килеп, туристларны алып кайта башлады... Бу фаҗига – зур сәясәткә барып тоташа дип уйлыйм. Самолет егылып төшүгә, отельләрдә эвакуация булачак икән дип сөйләштеләр. Әмма тормыш үз көенә акты дип әйтсәк тә була. Шәһәрдә дә, кунакханәләрдә дә тыныч. Отель, кибет хуҗалары гына бик зур хафага төштеләр. Безнең илдәге кризис, аларга да күчәчәк хәзер. Россия туристлары – анда яшәүчеләрнең керемнәренең төп чыганагы бит.
⁃ Аэропортта эш ничек бара?
⁃ Анда чират өстендә чират. Аэропортка керер өчен дә күпме көтеп тордык. Юлчыларны җентекләп караудан ары, бик озак итеп тикшереп кертәләр. Әмма бу тикшерүгә караганда, күбрәк эш күрсәтүгә охшаган иде. Чиратта ике сәгать уздырганбыздыр.
Комментарий юк