«Җомга күчтәнәче»

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте каршында эшләүче «Зәкат» хәйрия фонды Республика клиник хастәханәсендә «Җомга күчтәнәче» дигән акция башлап җибәрде. Алга таба ул һәр айның соңгы җомгасында узар дип көтелә.
«Зәкат» фонды белгече Гөлназ Галиева әйтүенчә, бу акцияне оештырганда алар төп ике махсатны күз алдында тотканнар. Беренчесе: шушы кечкенә генә күчтәнәчләр белән кешеләрне сөендерү. Моңа кадәр «Җомга күчтәнәче» Казан шәһәренең кайбер мәчетләрендә үткән: күчтәнәчләрне ялгыз әби-бабайларга, күп балалы яки авыру баласы булган гаиләләргә, мохтаҗларга өләшкәннәр. (Кемгә ярдәм кирәге күп очракта акция вакытында ачыклана да.)
Акцияне Республика клиник хастаханәсендә үткәрү башлаулары да юкка түгел. Гадәттә, монда дәваланучы авырулар Татарстанның ерак районнарыннан да килә, һәркемнең янына килеп йөрүче, хәлен белешүче дә булмаска мөмкин.
Икенче махсат: җомга көннең зурлыгын аңлату. Аллаһы Тәгалә: «Җомга ике бәйрәмнән – Ураза һәм Корбан гаетеннән дә олырак», – ди. Ул башка бәйрәмнәр кебек елга бер тапкыр гына түгел, атна саен килә. Җомга көнне сәдака бирергә, игелекләр кылырга, әти-әнинең хәлен белергә тырышабыз. Бу көнне кылган яхшылыкларга савап икеләтә күбрәк языла.
«Зәкат» фонды бу юлы алып килгән күчтәнәчләрен ортопедия (җитәкче вазыйфаларын башкаручы – Илдар Шәүкәт улы Гыйльметдинов) һәм отолорингология (җитәкчесе – Мәрданова Гөлбария Закир кызы) бүлекләрендә ятучы авыруларга өләште. Күчтәнәчләрне палаталарга кертеп, һәркемнең кулына тапшырдылар. Бу сәгатьләрдә операция өстәлендә булучыларга да күчтәнәчләр калдырылды, Аллаһы Тәгаләдән һәрберсенең сәламәтлеген сорап догалар кылынды.
Ә аңа кадәр авырулар рухи күчтәнәч алды: «Гадел» мәчетенең имамы Рөстәм хәзрәт Бакиров һәр ике бүлектә дә йөрәккә үтәрлек кыска гына вәгазьләр сөйләде.
– Өч төрле кеше – Аллаһы Тәгаләнең кунагы, ди пәйгамбәребез: өеннән хаҗга чыгып киткән кеше – кире әйләнеп кайтканчы, мәчеткә барган кеше кире өенә кайтканчы һәм авыруның хәлен белергә баручы, – диде ул. – Аллаһы Тәгалә безгә ике төрле байлык бирде: берсе – тән сәламәтлеге, икенчесе – җан сәламәтлеге. Аның икесе булганда гына без бәхетле. Изге җомга көнне догалар кабул була торган сәгать бар: һәркайсыбызга Аллаһы Тәгаләнең шушы ике байлыгын сорыйк: ниятебез – изге, иншалла, теләгебез дә кабул булыр!
Хәзрәтнең вәгазен күз яшьләре белән тыңлаучылар булды. Гомумән, «Җомга күчтәнәче» өчен барысы да рәхмәт әйтте. Сырхауханәнең 9 катында бөтен уңайлыклары булган намаз бүлмәсе оештырган өчен клиника җитәкчелегенә рәхмәт ирештерүчеләр дә байтак булды.
Белешмә өчен: «Зәкат» фондына быел гына ярдәм сорап 600 кеше мөрәҗәгать иткән. Алар арасында ДЦП авыруы белән авыручылар, янгын чыгып бернәрсәсез калучылар, авыр хәлгә тарган юлчылар күбрәк. Мөрәҗәгать итүчеләр гариза язып калдыра, аларның документлары тикшерелә һәм, тиеш дип тапканда, шуннан соң гына ярдәм күрсәтелә.
Фондның адресы: Казан шәһәре, Тукай урамы, 3 йорт, 304 офис.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.