Өчнең берсе

Моннан егерме ел элек мәшһүр режиссер Рифкат Исрафилов хакында шулай дип язган идек. Чыннан да шулай иде ул. Һәм хәзер дә шулай. Тик хәзер өчнең икесе инде дөньяда юк. Шуңа күрә «Татмедиа» ААҖ Рифкат Исрафиловны чакырып уздырган түгәрәк өстәл тирәсендәге сөйләшүдә сораулар гына түгел, хисләр дә күп булды. Әллә безне театр сәнгатенең бүгенгесе борчый, әллә үткәне сагындыра?
Башкортстандагы Гафури исмендәге академия драма театрында шактый еллар сәнгать җитәкчесе булып эшләгән иде мәшһүр режиссер. Мәшһүрлекне аңа ул куйган спектакльләр китерде. Илкүләм зур бүләкләр белән бәяләнгән «Бибинур, аһ Бибинур» гына түгел, Казан тамашачысын биһуш иткән «Галия», «Тапшырылмаган хатлар» драмалары, «Галиябану» фаҗигале драмасы Казанда уйналган көннәрдә халык бакчасын да, дачасын да онытып, театрга агыла торган иде. Шул спектакльләрдә уйнап танылу алган Фидан Гафаров, Нурия Ирсаева ике халыкның да сөекле артистларына әйләнгәннәр иде бит. Ике дистә ел үтсә дә, тамашалардан алган тәэсирләр , әле кичә генә булган кебек, яңа. Ә аларда җырланган «Сиңа килдем, иркәм!», «Галия җыры» әле дә җырчыларның репертуарыннан төшми. Халык та һәр бәйрәменә шул җырларны алып керә. Бер буын икенчесенә тапшыра торган җырлар калдырган өчен генә дә ул спектакльләр һәм аларны сәхнәләштергән режиссер исеме хәтерләрдән җуелмаска тиеш. Болай дип язу, артык сагышка бирелү, юксыну хисләре өчен сәбәп юк та кебек. Әнә бит, каршыбызда утыра. Әле дә җир җимертеп иҗат итә.
Оренбургның үзе җиткәләгән Горький исемендәге рус драма театры белән яңаданяңа географик киңлекләр яулый. Казандагы гасторольләре дә тулы залларда үтте. Өченче тапкыр га киләләре иде бу. Дөрес, теге еллардагы кебек романтика түгел инде бу урысча тамашаларда, ләкин барыбер дә алар да Исрафилов рухы бар. Рифкат әфәнде хәзер үзе дә үзгәргән кебек. Спетакльләр өчен иң кирәкле әйбер, хистән, сүздән бигрәк, ФИКЕР! Дип әйтүе дә күп нәрсәнең серен ача. Хәзер ул иҗатчы йөрәген аңламаган, аңа 19 ел элек Уфаны калдырып китәргә мәҗбүр иткән кешеләргә җавапны яңа фикерләрдән, шул фикерләрне әйтергә курыкмаган дрматурглардан эзли. Аңарда һаман да әле көрәшче рухы яши. Бер генә мисал. «Бервакыт Мәскәүнең Кызыл мәйданы аша үтеп барганда бер голланд кешесенең безнең журналистларга интервьюсын ишетеп калдым. Икенче бөтендөнья сугышында кем җиңгән, дигән гап-гади сорауга ул кеше: «Әлбәттә, АКШ җиңде», дип җавап бирде ул. Бу гаделсезлеккә һәр капкадан икеөч, ә кайвакыт җидесигез кешесен югалткан халык балаларына ничек чыдарга? Менә шуннан соң куйдым мин театрда «А зори здесь тихие»ны. Без бу спектакль белән Франциягә кадәр барып җиттек. Шушы бер спектакль белән генә дә совет солдатының, совет кешесенең Бөек Җиңүгә керткән өлешен күрсәтә, исбатлый алдык. Бу спектакль төрле халыкара конкурсларда югары бәяләнде. Алмаган премиясе калмады. Димәк, аңлыйлар». Спектакльнең сәяси эчтәлеге бер хәл. Димәк әле артистларның уены да югары кимәлдә. «Татмедиа» журналларының баш мөхәррирләре һәм бүлек мөхәррирләре катнашында Сөмбел Таишева уздырган түгәрәк өстәл янында сөйләшү дә башлыча әнә шул осталык серләре, перифериядәге театрларның проблемалары турында барды да.
Оренбургта эшләп килә торган театрның олы тәҗрибәсе бар. Шул ук вакытта алар татар театрының бишеге булган шәһәрдә эшләп ятуларын да бер дә истән чыгармыйлар. Хәер, театрның корифее саналган Рифкат Исрафилов та үзенең күршеләре – Мирхәйдәр ФӘЙЗИ исемен йөрткән татар драма театры өчен дә җаваплы икәнлеген онытмый булыр. «Оренбург тамашачысы һәр ике театрны да ярата. Бездә буш заллар юк», – дип, театрның директоры Павел Церемпилов та ачыклык кертәсе итте.
«Тамашачы әзер иде инде. Хәзер менә артистлар әзерләү ягын да кулга алдык. Оренбургтагы пединститутында театр факультеты ачып җибәрдек. Хәзер без әзерләгән кадрлар Россия театрларына да эшкә китә», – дип тә мактанып алдылар театр җитәкчеләре. Хаклы мактану, хаклы горурлану бу. 166 мең татар яшәгән шәһәрнең һәр ике театры яхшы сыйфатлы спектакльләр карый ала икән монда түгәрәк өстәлгә килгән бу икәүнең өлеше зур. 160 яшьлек рус театрының репертуарында 24 спектакль бар. Бу театрның ел әйләнә киеренке эшләп торуын исбатлый. Труппадагы илле кешенең һәркайсы үз амплуасындагы рольләрне тапкан.
Театрның сәнгать җитәкчесе театр өчен иң кирәкле өч нәрсә хакындагы серен дә ачты. Болар, беренчедән, яхшы драматургия; икенчедән, хисләр уята алырлык фикер; өченчедән, сәхнә белән тамашачының бербөтенлегенә ирешү. Бу максатларга ирешүдә миңа Гафури театрында ничә еллар Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйлаҗев драматургиясе ярдәм итте. Рус театрында мин дөнья классикасына, Антон Чеховка, Василий Шукшинга таянам, Александр Вампиловка исәп тотам.
Бәләкәй шәһәрдән килгән труппаның спектакльләрен Ташкент, Санкт-Петербург тамашачысы да көтеп ала. Марсельдә дә беләләр.
Янәшәсендә Олег Ханов кебек искиткеч талант иясе кебек театр рәссамы бар чагында уңыш, әлбәттә, юлдаш булачак.
Май ахырында юбилей тантанасы узганнан соң икенче көнне «Кәрвансарай» фестивален башлап җибәрәчәк театр вәкилләре белән очрашу гаҗәеп баетты каләм ияләрен.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
Соңгы комментарийлар
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.