Логотип
Яңалыклар

Мөселман кинофестивалендә җиде минутлы нәфис фильм күрсәтелде

XII Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс программасына ун кыска метражлы нәфис фильм кергән. Бүген аларны тамашачыга һәм жюрига тәкъдим иттеләр.
Сүрия, Гыйрак, Бәхрәйн, Иран (АКШ, Әрмәнстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән берлектә), Һиндстан, Россия, Таҗикстан, Әфганстан - фильмнарның географиясе бик киң. Узган елларда Татарстаннан да эшләр булса, быел кыска метражлы фильмнар арасында безнең республика вәкилләренеке юк иде. Күрше Башкортстан Республикасы "Ике күрше" дигән фильм белән катнаша.

Фильмнан соң режиссерларга сораулар бирү мөмкинлеге тудырылды. Хаураз Мөхәммәт үзенең "Югалганнар иле" (Гыйрак) фильмының булган хәлләргә нигезләнеп төшерелгәнлеген җиткерде. Гыйрактагы сугыш вакытында якыннарын югалткан кешеләр турында иде бу картина.

Кыска метражлы фильмнарда режиссерлар гуманлылык темасын күтәргән, бер гаилә мисалында милләт яки гомумән кешелек проблемаларын ачып бирергә тырышкан. Иң кыска фильм -  "Аллаһтан бирелгән кечкенә бүләк" (Бәхрәйн). Ул нибары 7 минут дәвам итә. Тагын бер үзенчәлеге: чукрак кешеләр турындагы әлеге фильмда бөтенләй тавыш кулланылмый.
     
Иң озак дәвам иткән фильм - 29 минутлы "Зират караучысы" (Иран). 

Җиңүчеләрне 11 сентябрьдә узачак ябылу тантанасында атаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар