​Мәктәп балалары ярминкәгә чакыра!

Ялларда үткәрелә торган авыл хуҗалыгы ярминкәләренә яратып йөри башкала халкы! Шулай булмыйни! Атна буена ашар ризыгын шуннан җыя да кайта бит ул! Итен, балыгын, бәрәңгесен, йомыркасын, эремчеген, яшелчәсен, онын, ярмасын... Бердән, арзан; икенчедән, уңайлы, өченчедән, экологик яктан чиста...
Ә менә 24 сентябрьдә авыл хуҗалыгы белгечләре әзерли торган колледж-техникумнарда укучылар, мәктәп балалары үзләренең традицион ярминкәсенә чакыра. Елдагыча, Казанда һәм Чаллыда зурлап үткәрәчәкләр бу чараны. Алар үзләре җитештергән продукцияне сатачак.  100 тонна бәрәңге, 21 тонна чөгендер, 21 тонна кәбестә, 25 тонна кишер, 1 тонна сарымсак... Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Поминов Андрей Иванович сүзләренә караганда, уку йортларының үз ярдәмче хуҗалыклары бар. Умарта да тоталар, куяннар да үрчетәләр, яшелчәләр дә үстерәләр. Сатудан кергән акча мәктәп-техникумнарга җиһазлар, әсбаплар алуга тотылачак. Ярминкәдә республиканың 41 районыннан 200 мәгариф учреждениесенең катнашуы көтелә. Матур итеп бизәлгән урыннарда егетләр-кызлар үзләре җитештергән уңыш продукциясен тәкъдим итәчәк, ярминкә җыр-бию, концерт номерлары белән үрелеп барылачак. Волонтерлар сатып алучыларга ярдәм оештырачак. Иртәнге 8 дә Агропромпарк мәйданында чып-чын сәүдә бәйрәме гөрләячәк. Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре сәүдә рәтләрен карап узачак. Иң матур урынга, иң шәп товарга, иң актив мәктәпкә, иң бай концерт программасына бүләкләр, рәхмәт хатлары тапшырачаклар. 
1985 елдан бирле үткәрелеп килә торган бу көзге бәйрәмне күпләр көтәдер. Мин дә көтәм.  Мәктәп елларында без дә шулай бәрәңге, чөгендер, кишер, суган үстерә идек. Мәктәп ашханәсен ел буе җитәрлек азык белән тәэмин итә идек. Үзенә күрә балачакны сагыну бәйрәме дә булыр ул ярминкә, көзге муллыкка, җыелган уңышка сөенү көне дә булыр.         

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
    7501
    0
    48
  • Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
    2077
    2
    27
  • Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
    3412
    1
    24
  • Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
    4338
    1
    22
  • Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
    6174
    1
    19
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 25 сентябрь 2023 - 07:55
    Без имени
    Бухать кыенлыкларга тузучелэр булмастыр дим Хэзер без рэхэткэ чыгып алмыйбыз аллахеа тапшырдык рэхмэт авторга
    Җиңги
  • 25 сентябрь 2023 - 09:09
    Без имени
    Безнен энидэ сугыш вакытында булган хэллэрне сойли тырган иде, бердэ онытылмый. Яшь кенэ кызлар бик, бик тузеп, тылдагы халык белэн бергэлэп фронт тотканнар. Жаннары Жэннэт бакчаларында булсын инде энилэребезнен💥💥💥
    Җиңги
  • 24 сентябрь 2023 - 17:38
    Без имени
    Никах ата-ана өстендә. А менә туй дигәне... Киленнең бик матур иттереп ясанып селфиларын, фотоларын тезэсе килэ икән, узе өчен узе тулэсен. Яшьләр хәзер мәнсез. Никах уткәргәнсез икән, туен кыз ата анасы әмәлләсен. Акча беркемдэ дэ артык тугел
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
  • 23 сентябрь 2023 - 08:21
    Без имени
    Үзегез гаепле,нигә кыланырга иде. Малаегыз да тәрбиясез,әти әнигә шул сүзне әйтергә.
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
  • 22 сентябрь 2023 - 10:57
    Без имени
    Искиткеч әйбәт,гыйбрәтле әсәр.Рәхмәт.
    Әни онытыламыни?!
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»