«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызларының V җыены үзенең эшен башлады.
Кичә делегатлар, төркемнәргә бүленеп, Биектау, Балтач, Яшел Үзән һәм Арча районнарына бардылар, андагы «Ак калфак» оешмасы бүлекчәләренең эшчәнлеге белән таныштылар.
Яшел Үзән районына баручы төркем, Тау ягының бу районы белән танышуны М7 трассасы читендә, ачык һавада урнашкан «Татар авылы» этнографик музееннан башлады. Экскурсия ахырында кунакларны атаклы Шырдан катыгы белән сыйладылар. (Гомумән, Яшел Үзәндә, кайда гына тукталсалар да, кунакларга катык тәкъдим иттеләр. Күпләр аны ясауның сере белән кызыксынды, рецептын да язып алды.)
Яшел Үзән – атаклы мәгърифәтче, язучы Каюм Насыйриның туган ягы. Якташлары аның белән хаклы рәвештә горурлана, эзләрен кадерләп саклый. Җыен кунаклары аның туган авылы Кече Шырданда булдылар, төзелеп бетеп ятучы мәчетне карадылар. Каюм Насыйри туган авылыннан 16 яшьтә чыгып китә, әмма гомеренең ахырына кадәр гел монда кайтып йөри.
Ачасыр авылында исә Каюм Насыйри исемен йөрткән музей эшли. Биредә аның кулы кагылган экспонатлар куелган. Музей йортының уртасында – авыл миче. Кунакларны анда пешкән кайнар коймак көтә иде. Теләүчеләр мичтә коймакны үзләре дә пешереп карадылар.
Яшел Үзән шәһәренең Тынычлык бистәсендә урнашкан «Йолдызлык» балалар бакчасында кунакларга «Бишек» туен тәкъдим иттеләр. Яңа туган бәбине гаиләдә каршы алу, аңа исем кушу йолаларын күрсәттеләр. Яшел Үзән – күпмилләтле район, монда татарлар барлык халыкның 28 процентын гына тәшкил итә. Шуңа күрә, башка халыкларның «бишек җырлары» да яңгырады.
Шәһәрнең 3нче номерлы гимназиясе – рус гимназиясе санала. Шушы уку йорты мисалында районда татар телен укыту, өйрәтү ничек барганын күрсәттеләр. Гимназиядә 4 музей эшли. Шуларның берсе – «Күренекле татарлар» музее.
Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Хәбир кызы Мирхәйдәрова, «Ак калфак»ның район бүлекчәсе җитәкчесе Гөлинә Саттаровалар үзләре алып барган эшләр турында сөйләп уздылар.
Комментарий юк