Логотип
Яңалыклар

​Люция Хәмитова кичә кемнән бүләк алды?

Кичә Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия теарының Кече залында «Килмешәк» (режиссеры Фәрит Бикчәнтәев) спектаклен карарга килгән тамашачылар, тамаша азагында тарихи бер вакыйганың шаһиты булдылар.

Спектакль тәмамланып, артистлар халык алдына баш ияргә чыккач, алар янына сәхнәгә бер ханым чыгып басты.

– Рөхсәт итсәгез, мин аз гына вакытыгызны алыр идем, – диде ул. Аннан дәвам итте: – Безнең гаилә күренекле драматург Кәрим Тинчуринның җәмәгате Заһидә апа белән аралашып яшәде. Минем кулымдагы менә бу косметичка – аның миңа биргән бүләге иде. Яшьрәк вакытта мин аны кулландым да. Ә бүген минем аны Камал театрындагы иң яраткан артисткама – Татарстанның атказанган һәм халык артисты Люция Хәмитовага бүләк итәсем килә...

Ханым кулындагы ак чәчәкләрен һәм бүләген, көтелмәгән бу хәлдән аптырабрак калган артисткага тапшырды.

Кем булды соң бу ханым? Тамаша залыннан чыгарга кузгалучыларның күбесе шушы хакта уйлады бугай.

Серне Люция ханым Хәмитова соңрак үзе ачты: бәяләп бетермәслек бу бүләкне аңа РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты, Г. Тукай исемендәге премия лауреаты Равил Шәрәфиевнең җәмәгате Раушания ханым тапшырган икән!

Мәгълүмат өчен:

Заһидә Тинчурина (1897-1988) «Сәйяр» труппасы һәм «Кызыл Октябрь» исемендәге дәүләт татар театры артисты.

Әнисе Хәдичә морза Алкиннар нәселеннән, Казанның баш полицмейстеры Шаһиәхмәт Алкин кызы. Гаилә Казанда, хәзерге М. Җәлил урамы һәм Профсоюзлар урамы чатындагы үз йортларында яшәгән.
Заһидә апалары кебек үк, русча гимназия тәмамлый. Университетка укырга керергә әзерләнеп йөргән җиреннән, Габдулла Кариевның үтенече буенча, «Сәйяр» труппасында уйный башлый.

1920 елда Кәрим Тинчурин белән Самарага китә. Урта Идел хәрби өлкә сәяси идарәсе карамагында татар театр студичсендә эшли, рус профессорларының лекцияләрен татарчага тәрҗемә итеп бара.

Тинчуриннар гаиләсе «Г. Кариевка хатирә» исемле 50 кешелек труппа белән башта Оренбургка, аннан Ташкентка күченә. 1922 елны Казанда ачылган «Кызыл Октябрь» исемендәге дәүләт татар театрында эшләргә чакырып, Фәтхи Бурнаш Тинчуриннарны Ташкенттан килеп ала. Казанда ул педагогия институтына укырга керә, шунда ук укыта да.

1937 елны Кәрим Тинчуринны кулга алынгач, «халык дошманы хатыны» ярлыгы тагып, эшеннән куылгач, ел ярым эшсез каңгырып йөри. Казан итек басу фабрикасындагы алдынгы эшчеләр – стахановчыларның «наданнар» мәктәбенә укытучы булып урнаша. Бераздан 13 нче татар мәктәбенә ярты ставкага укытучы итеп чакыралар. «Төрмәгә утыртылганнарның гаиләләләрен Казаннан куу» («административ күчерү» дип атала) турында боерык чыккач, Алатырьга җибәрәләр.

1946 елда аңа Казанга кайтырга рөхсәт бирелә. 1988 елны ул вафат була һәм Татар зиратында җирләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар