«Үлеп яратты» китә. Нигә китә?!

7 октябрьдә Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры 111 нче сезонын ачып җибәрә. Традиция үзгәрми – ул көнне дә сәхнәдә «Зәңгәр шәл» уйналачак. Аныңчы, 16 сәгатьтән башлап, театр каршындагы мәйданда халык өчен бәйрәм «уйналачак». Кызык булыр ул җитәкләшеп, кулга кул тотынышып дигәнем, Камал театрын кочаклау. 

Традициянең икенчесе  – бөек режиссер Марсель Сәлимҗанов туган көнне театр сәхнәсендә премьера уналу кадәресе дә сакланачак. Ул Зөлфәт Хәким әсәре буенча Илгиз Зәйниев куйган «Бармы ришвәткә дәва?» спектакле булачак. 

Яңа сезон турында җәелеп сөйләрдән элек театрның 110 еллык юбилеен кибәнләп куярга кирәк. Тантана декабрь азагында булыр дип көтелә. Йомгаклап куясы нәрсә тагын да бар. Анысы  – «Яңа татар пьесасы»н быел соңгы мәртәбә уздырып, алга таба өметле авторлар белән индивидуаль тәртиптә эшләргә ниятлиләр. 

Тагын бер хәбәр: «Үлеп яратты», «Минем исемем Кызыл», «Мәхәббәт турында сөйләшик» спектакльләре репертуардан алына. Кайсына тамашачы йөрми, кайсы «картайган». Дөресрәге, яңа спектакльләргә урын кирәк. Яңалар исә «Ак калфагым төшердем кулдан» (Илдар Юзеев, Фәрит Бикчәнтәев), «Җилкәнсезләр» (Кәрим Тинчурин, Георгий Цхвирава) спектакльләре. 



Камал театры җитәкчелеге Саха акдемия театрының өч спектакль белән үзләренә килүен вакыйга итеп бәяли. Сахалар  татар театры белән бертигез 110 еллыкларын билгеләп йөриләр икән. Саха-якут театры Казакъстан, Санкт-Петербург, Мәскәү гастроль маршрутына Казанны да керткәнгә директор Илфир Якуповның да күңеле булган. Бу театрга игътибар 2017 елның июнь башында узачак «Нәүрүз» фестивалендә дә үзәктә булачак, ягъни алдагы фестиваль аларга багышланачак. 

Алдагы гастрольләрме? Гыйнвар аенда, гадәттәгечә, Мәскәү. Малый театр белән алмаш тәртибендә йөрешү бу, димәк, гыйнварда  алар безгә килеп уйнаячак. Ә менә Туймазы театры үзе Казанга килгәләп торса да, Камалларның анда ук барып җиткәннәре булмаган. Быел менә – февраль аенда Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә йөреп кайтканнан соң, апрель җиткәч, баралар. 

Театрның баш режиссеры  әле үзе Уфада, Гафури исемендәге башкорт дәүләт акдемия театрында француз драматургы Дж. Ануй әсәре буенча «Антигона» дигән спектакль кую белән мәшгуль икән. Греция, антик чор тематикасы Гафури театры өчен аерым бер әһәмияткә ия икән, чөнки  бу театр ачылганда – 1919 елда  Мортазин-Иманский куйган беренче әсәр – «Эдип патша» да антик чордан.  Бу хәбәрне безгә матбугат конференциясендә онлайн режимда катнашкан Фәрит Бикчәнтәев җиткерде.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
    7769
    0
    49
  • Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
    3979
    5
    47
  • Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
    3675
    2
    24
  • Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
    4513
    1
    22
  • Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
    6295
    1
    19
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 26 сентябрь 2023 - 18:55
    Без имени
    Кырыкта гына тугел, безнен курше кызы беренче тапкыр кияугэ илле яшендэ чыкты, донья бу! Бэхетенэ ничек язылган бит…
    Кырыктан соң кияүгә чыгып буламы? 
  • 26 сентябрь 2023 - 16:03
    Без имени
    Шушындый әсәрләрне, чынбарлык вакыйгаларны күбрәк язырга иде. Рәхмәт Сәлиха апага. Чын тарих.
    Җиңги
  • 26 сентябрь 2023 - 14:43
    Без имени
    Шуның хәтле әйбәт язылган.Рәхмәт сезгә Күбрәк булсын иде шундый язмалар.Озын озак яшәгез.
    Җиңги
  • 26 сентябрь 2023 - 07:52
    Без имени
    Эй ходаем шул хадарем итеп язылган.Оласаем куз алдына килде.
    Җиңги
  • 25 сентябрь 2023 - 19:24
    Без имени
    Никах ул дини йола туглмени? Анда ничек жырлап биеп йорергэ момкин икэн сон?
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»