Логотип
Яңалыклар

Кинофестиваль көндәлеге

Көзнең беренче аен Халыкара мөселман киновестиваленнән башка күз алдына да китерә алмыйбыз бугай инде. Ул быел да 5 – 12 сентябрь аралыгында уза. Гадәттәгечә,кызыл келәмнәр җәеп, фестиваль кунакларын кабул иттек. 2016 елның конкурс программасын дөньяның 33 иленнән алынган 60 фильмнан туплаганнар. Күнегелгән номинацияләр исәбенә быел «Россия молодая» дигән яңасы да өстәлгән. Конкурс фильмнарын танылган режиссер Александр Прошкин җитәкчелегендәге жюри бәяләячәк. Фестиваль нәтиҗәләре буенча  10 сын һәм тагын әле махсус бүләкләр  тапшырылачак. Тамашачы өчен дә бүләк бар. Бу – күренекле кино сәнгате осталары белән очрашу мөмкинлеге.Людмила Чурсина, Людмила Хитяева, Нонна Гришаева, Алексей Петренко, Денис Осокин – алдан әзерләнгән исемлектә шушы фамилияләр бар.

Фестивальне ачу тантанасы  «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә  булган иде. Ябылу тантанасы Муса Җәлил исмендәге татар опера һәм балет академия театры бинасында узар дип көтелә. Кассаларда бу тантанага билетлар сату башланган инде. 

Конкурс фильмнары «Родина», «Мир», Корстон»кинозалларында, Казан кремлендә, Иннополиста күрсәтеләчәк. Фестивальгә мөнәсәбәтле сораулар туганда түбәндәге номерлар буенча шалтыратырга мөмкин: 8 (917) 264 44 34; 8 (927)240 00 17.

5 сентябрь. Бу көнне Татарстан Мәдәният министрлыгында журналистлар өчен матбугат конференциясе узды. Аны министр урынбасары Гүзәл Шәрипова алып барды. Очрашуда быелгы фестивальнең үзенчәлекләре хакында сүз барды. Жюри рәисе Ал. Прошкин быел Иран фильмнарының азрак тәкъдим ителүен искәртте. Кызганыч, Иран фильмнары  яхшы сыйфатлы була торганнар иде. 75 фильм тәкъдим ителеп, алары да кыска метражлы фильмнар. Халык тормышы картиналарын сурәтләгән фильмнарның аз булуы хакында да әйтелде. Быел беренче мәртәбә Кытай фильмын карый алачакбыз. Анда да төрки мөселманнарыбыз бар лабаса. 

Фестиваль  Мөхәммәд пәйгамбәр турындагы фильм белән башланып китте. «Родина»да һәм «Мир» кинотеатрында бу фильмны карау шыгрым тулы залларда барды. Режиссер Пәйгамбәр турында фильм төшерү идеясенең Европада карррикатуралар күренгәннән соң туган иде дип сөйләде. Фильм җиде ел дәвамында төшерелгән. Озак вакыт, көч, егәр сарыф ителгән картинаның нинди резонанас тудырасы  алдан ук мәгълүм иде. Шөкер, мөселманнарның күңеленә фильм хуш килде. Өч сәгатьлек картинаның манзаралары алтынчы гасырда бара. Пәйгамбәрнең дөньяга килүе, бала вакыты, үсмер еллары, егет булып җитлегүе, ниһаять, пәйгамбәрлек сыйфатлары   формалашуы ышандырырлык итеп сурәтләнә. Шул ук вакытта Ислам дине калыплану дәвере күз алдыннан кичә. Шушы тиклем җитди теманы ачу өчен, әлбәттә, тарих һәм дин белгечләре, борынгы кулъязма чыганаклар җәлеп ителгән.Шәрык һәм Африка китапханәләрендәге борынгы текстлар эзләп табылган. Фильмның төп кадрлары Тәһраннан 55 чакрымдагы Кум шәһәрендә төшерелгән Кумның таулы ландшафты Мәккә белән Мәдинә шәһәрләренекенә бик охшаган икән. Кадрларның кайберләре Ираннның Бушер, Керман провинцияләрендә, Фарсы култыгы  ярларында төшерелгән. Көньяк Африка Республикасында төшерелгән өлешләр дә байтак. Әмма бу фильм манзаралары белән түгел, бәлки андагы фикер тыгызлыгы белән әсир итә. Аны бер генә карау белән чикләнергә ярамый. Мин аны үзем тагын һич югы тагын ике тапкыр карар идем. Кызганыч, «Мөхәммәд» конкурс программасына кертелмәгән. Бу нәрсә әлеге фильмны телевидение фондына алу өчен киртә була ала микән, юк микән? Режиссер Мәҗид Мәҗиди Казанга үзе дә килгән иде. Журналистларга ул шактый кызык фактларны бәян итте. Бу режиссер ул куйган фильм «Оскар» премиясенә лаек була алган бердәнбер Иран режиссеры. «Мөхәммәд»не дә уңышлы язмыш көтә дип фаразлыйк.


6 сентябрь.Бу көнне мин документаль фильмнар карауга багышладым.
Авар шагыйре Рәсүл Гамзатовка багышланган фильм шагыйрьнең «Минем Дагстаным» әсәрен җирлек итеп алып төшерелгән иде. Шәхес турында, бигрәк тә халыкның йөз аклыгы, намусы, вөҗданы булып әверелгән шагыйрьне нәкъ менә шулай – шәхесне тәрбияләгән халык язмышы, ул үскән таулар фонында чагылдыру гаять дәрәҗәдә уңышлы булган. Әгәренки горур  тау халкы, кырыс гореф-гадәтләр, биек кыялар, шул кыяларга оялаган бөркетләр үрнәге һәм...ватандашларының хөрмәтен казанган ата тәрбиясе булмаса, Рәсүл Гамзатов илкүләм танылган олуг шагыйрь булып җитлегә алыр иде микән? Әйе, Фәнис Яруллин хаклы, көч алыр өчен дә, бөек булыр өчен дә «туган ягы кирәк кешегә.»  Татарның бөек уллары турында фильмнарны менә шулайрак итеп төшерсәң иде ул. Безнекеләр күбрәк кинохроника рәвешендә төшерелә шул. Хәер, Туфан Миңнуллин турындагы фильмда Идел киңлеге, Идел ярындагы кыяларның мәһабәтлеге шәхеснең бөеклеген беркадәр ассызыклый әле. Бәлки, Туфан абый фильмда үзе сөйләп торгангадыр, аның һәрчак дәлилле сүзе ишетелеп торгангадыр. Без бит аңа аркалана, ышыклана идек.

Ул көнне караган икенче документаль фильм да Иранныкы иде. «Хан буласым килә» дигән бу фильм кешеләрне хыялланырга өйрәтә димме соң. Туган төбәген дөнья кешеләре өчен кызыклы бер урынга әйләндерү уе белән янган берәү авылының ике йөз элек үткәндәге яшәү рәвешен тергезүне максат итә. Моның өчен аңа нибары...яңа кабилә булдырырга гына кирәк. Кабилә өчен бер хатыннан туган өч бала гына аз. Шуң күрә ул тагын бер хатынга өйләнеп, күп итеп балалар үстерергә ниятләп йөри. Шул чагында аның яңа кабиләсе корган борынгы тормыш рәвешен күрергә дип, инглизләр дә, алманнар да күпләп киләчәк. Кунакларны кундыру урыннары күбәячәк, димәк, табыш та мул булачак. Ә чынында бу кеше олы мәхәббәт турында хыяллана булып чыкты...

Хыял өченче фильмда да бар. Россия белән Испания бергәләп төшергән «Диваналар» дигән фильмның каһарманы да Җир йөзендә матур эз калдыру уе белән җенләнеп яши. Менә ул, ичмасам, хыялына ирешә – тау якасында карлыгач оясы кебек кенә булса да театр салып куя! Иҗ мөһиме – анда спектакль уйнала. Тагын да мөһимрәге  – бу театрга тамашачы килә.

Шунысы кызык, бәлки кызганычтыр, без кешеләр күптән инде бер «өйдә» яшибез икән. Көн итү рәвешебезгә кадәр охшаш. Бер үк төрле биш литрлы пластик шешзләр белән суга барабыз, бер үк төрле проблемалар өстендә баш ватабыз, бер үк төрле сүзләр белән әйткәләшәбез, хәтта балаларыбыз да бер үк төсле итеп телләшә.

Фестивальдә халыкларның матур сыйфатларын күрсәтә, яңа дөнья ача торган фильмнар күрәсе килә иде дә... Белмим шул.Күңел матурлык тели. Белмим шул, бу юлы да нәүмиз калырмынмы икән? Тагын барып карыйм әле.Анысы хакында иртәгә язармын.
           

    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар