Кибеттән күп итеп азык-төлек алып кую кирәкми

«Паникага бирелмәскә! Кибет киштәләреннән азык-төлек җыю да кирәк түгел. Безнең мондый вазгыятьне узганыбыз бар инде. Дәүләт социаль бурычларын үтәячәк», – дип ышандырды бүген хөкүмәт йортында узган матбугат очрашуында икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Тугызынчы март иртәсендә кисәк кенә нефть бәясе төшкәннән соң, дөнья икътисадый кризиста. Доллар үсте. Кичә 33 елга беренче тапкыр Америка биржасы «тәгәрәде». Димәк, әлегә тотрыклылык юнәлешендә түгелбез. Бу уңайдан халык арасында хафаланулар башланды. Кемдер банкта «кара көнгә» саклаган акчасын алырга йөгерә, кемдер кибеттән азык-төлек җыя. Бүген иртән Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов журналистлар белән аралашты. «Дөньяда барган вазгыятьне күзәтәбез. Россия дәрәҗәсендә илдә финанс стабильлекне тотрыкландыру буенча хөкүмәт комиссиясе төзелде. Татарстанда нефть бәяләре төшү белән бәйле куркынычларны киметү буенча чаралар планы эшләнде. Ул документ якын арада расланырга тиеш», – дип белдерде министр.
Министр сүзләренчә, республикада икътисадый вазгыять буенча оператив мониторинг алып барыла. Шулай ук социаль товарларга бәяләрне дә тикшереп торалар. «Әлегә бәя күтәрелү күзәтелми», – диде. Ул шулай ук республикада гамәлгә ашырылган проектларны финанслау туктатылмавын, моның өчен илдә җитәрлек ресурс барлыгын әйтте.
Мидхәт Шаһиәхмәтов, кирәк булса, авыл хуҗалыгы ярминкәләрен үткәрә башлау мөмкинлеген дә әйтте.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый, җәхәт кенә узып китү ягын карый...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.