Хыялларга канатлар куегыз, «Ал җилкәннәр»!

Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры, аның репертуары, артистлары тамашачылар күңелендә һәрвакыт матур тәэсирләр калдыра. Яраттыра торган театр ул! Әле менә журналистлар өчен үткәрелгән матбугат очрашуыннан да никадәр яңалык ишетеп, яңа спектакльләрен тизрәк карыйсы килеп таралыштык.
Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Луиза Шарова, театрның баш режиссеры Ренат Әюпов, оештыру эшләре буенча директор урынбасары Искәндәр Вәлиев, «Ал җилкәннәр» премьерасында Ассоль ролен башкаручы актриса Ләйсән Большова яшь тамашачыларны җәлеп итәрлек спектакльләре, гастрольләр, премьералар турында сөйләделәр.
Кариев театрының 36 нчы сезоны «Ал җилкәннәр» (12+) премьерасы белән ачылачак. Александр Гринның моннан нәкъ 100 ел элек – 1923 елда язылган «Ал җилкәннәр» феериясен Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, театрның баш режиссеры Ренат Әюпов сәхнәләштергән. Ассоль һәм Грей хикәяте театр сәхнәсендә гадәти булмаган форматта тәкъдим ителә. Тамашачы үзе дә спектакльдә катнашучыга әйләнәчәк, зал диңгезгә әвереләчәк, аудио һәм визуаль технологияләр, электрон музыка һәм табигать тавышлары белән кушылып, тылсымлы мохит тудырачак, ә театр училищесы студентлары башкаруында пластик сәхнәләрне тамашачы чып-чын диңгез бинокльләрен күзәтә алачак, дип ымсындырды спикерлар.
«Ал җилкәннәр» – балалар һәм яшүсмерләрне Грин дөньясына чакыру да, балачакта кадерле булган классик әсәрне яңарту да, – дип аңлатты Луиза Шарова. Ул, гомумән, мәктәп дәреслекләренә кергән әсәрләргә яңа төс биреп, җан өреп, балаларга якынайту ягында. Сүз уңаеннан шунысын да әйтәсе килә: театр коллективы Әмирхан Еники дөньясындагы кыйммәтләрне җиткерү җәһәтеннән, язучының «Әйтелмәгән васыять» әсәренә, башка-башка хикәяләренә алынган.
Ә күңел һаман «Ал җилкәннәр» дип талпына...
«Йосыф Бикчәнтәевнең хыялый музыкасы, Артур Шәйдуллин куйган биюләр, Н. И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы студенты Анна Новикованың сценограф буларак үзен ачуы... Бу өч яшь кеше Ассольнең хыялын тормышка ашырырга ярдәм итте», – дип сөйләде Ренат Әюпов.
«Мин мондый лирик образда әле беренче тапкыр. Әсәрне укып чыккач, үземдә Ассоль белән уртак якларны эзли башладым. Мин дә хыялый, романтик, могҗизаларга ышанам. Шуңа күрә авырлыклар тоймадым. Ренат абый – корабль капитаны ролендә. Аның җылысын тоеп уйнагач, ничектер җиңел дә, рәхәт тә, – дип, сөенечләре белән уртаклашты Ләйсән Большова.
Оештыру эшләре буенча директор урынбасары Искәндәр Вәлиев исә сентябрь ае гастрольләре белән таныштырды. Кариев театры Салават дәүләт башкорт драма театры, Севастополь яшь тамашачы театры гастрольләрен көтә икән. Болардан тыш, Казанда яшь режиссерларның АРТМИГРАЦИЯ Бөтенроссия фестиваль-форумы узачак, анда катнаша торган ике спектакль Кариев театрында күрсәтеләчәк.
Ә без «Ал җилкәннәр» кузгаткан хисләр дулкынында, тизрәк премьераны көтәбез.
Эльмира ЗАКИРОВА
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
25 сентябрь 2023 - 07:55Без имениБухать кыенлыкларга тузучелэр булмастыр дим Хэзер без рэхэткэ чыгып алмыйбыз аллахеа тапшырдык рэхмэт авторгаҖиңги
-
25 сентябрь 2023 - 09:09Без имениБезнен энидэ сугыш вакытында булган хэллэрне сойли тырган иде, бердэ онытылмый. Яшь кенэ кызлар бик, бик тузеп, тылдагы халык белэн бергэлэп фронт тотканнар. Жаннары Жэннэт бакчаларында булсын инде энилэребезнен💥💥💥Җиңги
-
24 сентябрь 2023 - 17:38Без имениНиках ата-ана өстендә. А менә туй дигәне... Киленнең бик матур иттереп ясанып селфиларын, фотоларын тезэсе килэ икән, узе өчен узе тулэсен. Яшьләр хәзер мәнсез. Никах уткәргәнсез икән, туен кыз ата анасы әмәлләсен. Акча беркемдэ дэ артык тугелНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
23 сентябрь 2023 - 08:21Без имениҮзегез гаепле,нигә кыланырга иде. Малаегыз да тәрбиясез,әти әнигә шул сүзне әйтергә.Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.