Җәй буе Казан паркларын күрергә тилмергән халык, ниһаять, сусавын басты. Бу ялларда «Парк һәм скверлар көннәре» фестивале узды. Башкалабызның биш паркы үзенең «капка»ларын ачты. Ремонт эшләре булу сәбәпле, җәй буе паркларны күрергә тилмергән шәһәрлеләр, яшел зоналарны алтын көздә күреп булыр, дип уйлый. Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та Казанның парк-скверларында шәһәрлеләр белән бәйрәм итте.
Фестиваль уңаеннан бәйрәм чаралары шәһәрнең инде күптәннән эшли торган паркларында да үтте. Казанның Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял, 1000-еллык, Җиңү парклары –шундыйлар рәтендә.
- Яңадан торгызылган парк-скверларга сакчыл итеп карасак иде. Моннан берничә ел элек паркларның нинди начар хәлдә булуын бөтен кеше хәтерлидер. Шуңа күрә һәркем бу матурлыкны сакларга тиеш, – дип мөрәҗәгать итте казанлыларга Рөстәм Миңнеханов.
Лядской бакчасының торышы бәйрәмнән соң беленер
Казанның нәкъ үзәгендә урнашкан Лядской бакчасының тарихы 19 гасырларга барып тоташа. Шул сәбәпле, әлеге территорияне төзекләндергәндә дә, тарихи детальләрне сакларга булганнар. Мәсәлән, бакчадагы фонтан. Аны бернинди дә үзгәртүләр кертмичә яңартканнар.
Шәһәрлеләр паркларның яңартылуын хуплыйлар. Өч бала әнисе Динара Зәкиева, ниһаять, үзенең яши торган йорты янында балалар мәйданчыгы булган парк барлыкка килүенә шатлана. «Бакча яңартылганннан соң, монда чистарак булачак. Әлбәттә, хәзерге вакытта яшеллек җитеп бетми. Шул сәбәпле, балалар да җирдә пычраналар. Ләкин якын киләчәктә бу эшләрнең барысы да башкарып чыгарлар, дип өметләнәм. Гомумән, мондый парклар күбрәк булсын иде, – дип белдерде ул «Intertat.ru» электрон газетасына.
Якшәмбе көнне бу яңартылган паркта да төрле чаралар узды. Оркестр уйнаган музыка кешеләрне Лядской баксасына җәлеп итеп торды. Әлеге яшел зонаны төзекләндерүчеләр һәрбер детальгә игьтибар биргән. Үзәк мәйданчык янында оркестрдан кала, Казаның тарихи урыннары сурәтләгән күргәзмә урнашкан. Биредә хәтта кошлар җимлекләрендә дә шәһәр күренешләре ясалган иде.
Фестиваль көннәрендә паркта рәсем буенча мастер-класслар да узды. Әйтергә кирәк, өч зонада – балалар, олылар өчен, ватманнарда рәсем ясау зонасы актив «кайнады» бу көннәрдә. Аеруча балалар үз итте бу остаханәне. Анастасия Лукашенконың рәсем мәктәбенең мастер-классын алып баручыларның берсе Рамилә Нуруллина әйтүенчә, остаханә укучылары Лядской бакчасы күренешләрен, Казанның тарихи урыннарын еш ясаган. Олы яшьтәгеләргә исә махсус биремнәр тәкъдим ителгән. Ясаган рәсемнәрен катнашучылар үзләре белән алып китә алды.
- Әлеге паркта барысы да ошый. Без монда даими рәвештә йөрибез. Элек монда тыныч иде, хәзер күңелле булып китте. Биредәге кәрләләр сыннары гына кызганыч. Элек балалар мәйданчыгы урынында шулар иде. Хәзер бу геройларны алып аттылар, әкият юкка чыкты. Кире урынына куярлармы, юкмы – билгесез. Хәзергә барысы да яхшы. Калганы – бәйрәмнәрдән соң күренер инде. Тик кичә, ни сәбәпледер, кичен ут кына булмады. Эшләп бетермәгәннәрме... – дип сөйләде чарага килүче Нина Кричина.
Паркта «тере» фигуралар да бар иде. Бер мәлне карасаң, алар катып калган, икенче караганда - инде йөри башлаган. Парк кунакларының күңеленә аеруча хуш килде алар. Башта сәерсенеп кенә караган бу персонажларны, соңыннан якын, үз итә башлады халык. Алар араларында ниндиләре генә юк иде: фонарь, кулчатыр тотканнары да, язу машинасы артында утыручылары, хәтта карт Хоттабыч та бар иде. Язу машинасы, мотоцикл, корабль штурвалы кебек әйберләр генә түгел, сыннар булып торган кешеләр дә алтын буяуга буялган иде.
Аксенов скверын иҗат яратучылар үз итте
Василий Аксенов исемендәге скверда ялларда «Студзвезда» дип аталган студентлар иҗаты фестивале катнашучылары чыгыш ясады. Биергә теләүчеләр дә үз хыялларын чынга ашыра алды. Мондагы мастер-класста меренга (сальса биюенең бер төре) биюенә өйрәнеп булды. Шигърият яратучыларга исә атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь Владимир Бибишев үз әсәрләрен укыды. Шунысын ассызыклап узарга кирәк: алар арасында Казан парклары, гастрономнары, Кабан күле турындагылары да шактый иде. Казан стэнд-аперлары үзләренең юмористик монологлары белән чыгыш ясады.
- Бу сквер әкият кебек. Монда барысы да ошый. Без барысыннан да бик канәгать. Ниһаять, бездә дә ял итәр өчен махсус зона барлыкка килде. Моңа кадәр шундый кызыклы мәдәни программалар юк иде. Мондый чаралар ешрак булсын иде. "Спальный район" булгач, монда тыныч, рәхәт. Ерак барасы да түгел. Ялның да төрлесе була бит, шушы скверда без файдалы итеп ял итәбез, – диде әниле-кызлы Надежда һәм Динә Әхмәтҗановалар.
Башка парк-сквердлардан аермалы буларак, монда рәссамнар килгән кунакларның портрет, карикатура, шаржларын ясадылар. Әйтергә кирәк, үз портретларын көтүчеләр арасында олылар да, яшьләр дә бар иде. Портретлар ясаудан тыш, биредә иҗатчыларның карикатуралар күргәзмәсен дә күреп булды.
«Монда рәхәт! Шушында гына утырасы, беркая да барасы килми» диючеләр күп иде бу ялларда Казанның парк һәм скверларында. Шәһәрнең бөтен яшел зоналары ял көннәрендә гөрләп торды. Алга таба да алар кайнап торсын, мәдәни чаралар уздырылсын, дип теләде Казан халкы.
сылтама:
http://intertat.ru/tt/society-tt/item/48403-kazan-parklaryi-%E2%80%9Ckapka%E2%80%9Dlaryin-achtyi-foto.html
Комментарий юк