Логотип
Яңалыклар

Камал сәхнәсендә – балалар

«Апуш» балалар театры студиясе спектакльләрен Казанның данлыклы Камал театры сәхнәсендә күрсәтә. 



«Апуш» балалар театры студиясе спектакльләрен Казанның данлыклы Камал театры сәхнәсендә күрсәтә. 


Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары итеп Гүзәл Сәгыйтова билгеләнгәч мэрия татарлыкка йөз тотты. Татар телен популярлаштыру буенча шәһәрдә бик күп төрле проектлар гамәлгә ашырылды. Шуларның берсе – «Апуш» балалар театры студиясе. 

Ул балаларга татар әдәбиятына, татар теленә мәхәббәт уяту максатларында оештырыла. Кастингта 80 бала сайланып алына. Хәзерге вакытта «Апуш» студиясе «Сәйдәш», «Чулпан», «Ленин» мәдәният үзәкләрендә актив эшчәнлек алып бара. Балалаларга сәхнә теле, вокал, актерлык осталыгы, сәхнә хәрәкәте буенча дәресләрне профессиональ артистлар бирә. Шунысы мөһим: анда балалар бушлай шөгыльләнә.  Студиянең җитәкчесе Алия Фәйзрахманова. Студия дә аның инициативасы белән оештырыла. 

Бер ел эчендә студия дүрт спектакль чыгарды. Бу көннәрдә Камал театрында алар тамашачыларга тәкъдим итте. Драматург Равил Бохараевның Мөдәррис Әгъләмов тәрҗемәсендә «Апушның тылсымлы төшләре» спектаклен безгә дә барып карарга бәхет елмайды. Искиткеч матур спектакль булды ул.  Балаларның уйнау осталыгына гаҗәпләнеп утырдык. Әйтерсең, алар бер ел түгел, туганнан бирле сәхнәдә! Хәтта арба тәгәрмәчен чыгара алмый торганда каушап калмый, импровизация ясадылар. Чын күңелдән уйналгангамы, спектакльне караганда күзгә яшьләр килде. Самимилек, ихласлык бөркелде. Шүрәле ролен дә уйнаган баланың сыгылмалыгына карап сокландык, Былтырны уйнаган егеткә карап «чын татар егете бит!» дип тел шартлаттык.


Тамашачылар арасында Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев та бар иде. Ул спектакльдән соң  балаларга мөрәҗәгать итеп: «Сез милләтнең киләчәге», – диде. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев: «Кечкенә чакларым искә төшеп, үземнең балачагыма кайткандай булдым. Әгәр дә мин сезнең яшьтәге малай булсам, шаккатып утырган булыр идем. Әле бабай булгач та сокландым. Ул вакытта мондый остазлар булып, шулай уйнарга мөмкинлек булган булса, без бик бәхетле булыр идек. Бик әйбәт уйнадыгыз», – дип кечкенә артистларны үсендереп җибәрде.  

Ни генә әйтсәк тә, шәһәр баласының төп аралашу теле – рус теле.  Балаларның туган телен саклап калуында, билгеле, «Апуш» студиясенең өлеше әйтеп бетергесез зур, чөнки дәресләр бары тик татар телендә үтә, балалар татар мохитендә кайный. Бу студия күпләргә татар телен өйрәнергә мотивация булыр дип уйлыйм. «Эх, минем улым кечкенәрәк чагында булмады шушындый студияләр», – дип кызыккан әти-әниләр дә  юк түгел.  

Булсын дип эшләгәннең нәтиҗәсе дә бар. «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле «Театральное Поволжье» фестиваленең республика этабында җиңү яулады. Балалар хәзер беренче зур гастрольләренә – Пермьгә җыена. Уңышлар телибез! Җиңү белән кайтыгыз!
Фотолар: студиянең социаль челтәрләреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар