Исемең булса да сәүдәгәр...
Өйгә якын гына булган сәүдә нокталарын бик яратабыз инде без. Алар монда законлы урнашканнармы дип уйлап торганыбыз юктыр да. Хәер, шул сәүдә нокталарыннан күселәр синең подъездыңа да килеп җитсә, тузына башлыйбыз анысы. Әгәренки Дементьев урамындагы җир асты кичүен басып алган кебек, йөрер юлларыбызны томалап куйсалар, андагы кебек, сәүдә нокталарының тыгызлыгы гына түгел, шул нокталардан көн күрүче маргиналлар антисанитария тудырсалар, без, әлбәттә, шәһәр хуҗалары кая карыйлар икән, дип, чын-чынлап буза куптарабыз.
«Татаринформ» мәгълүмат агентлыгы 19 июльдә уздырган матбугат конференциясенә нәкъ менә шулар – тиешле тәртипнең бозылмавын, урам сәүдәсенең законга туры килү-килмәвен күзәтүчеләр, кирәк яки тиеш дип табылган очракта, чарасын да, җәзасын да бирүчеләр килгән иде. Аларга сораулар күп булды.
Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары И.В. Кузнецов һәм районара суд приставлары хезмәтенең өлкән приставы Ж.А. Алпарова журналистлар кузгаткан мәсьәләләргә ачыклык кертергә тырыштылар.
Чыннан да, ашаган белми – тураган белә дигәндәй, без йөрергә ияләшеп беткән ларекларны, ягъни «сәүдә нокталарын» җирән тешле бульдозерлар, экскаваторлар каптырып киткәнче шәһәр хуҗалары ларек хуҗалары белән бик ипле кыланалар икән. Суд приставы буларак, Жанна Александровна аларга ничәмә ничә мәртәбә, катлы-катлы кисәтүләр ясалуын, әйбәтләп тә, бармак бөгә-бөгә, закон маддәләрен санап күрсәтеп тә төшендерергә тырышулары хакында сөйләде. «Шуннан соң да әле күбесе: «Чынлап торып сүтәсез мени? », – дигән булып, аптырап калалар, тиз-тиз генә товарларын бушатырга, кабаланырга керешәләр», – ди. Шундый безнең халык. Хәтерлим әле, бервакыт юл буендагы гаражларга «подлежит сносу!» дип, ак буяу белән язып чыкканнар иде. Алалар боларны, дип, карап үтәм көн саен. Бер атнадан тапкыр хуҗалар теге язуларны бүтән буяу белән буяп, кисәтүне «юк иттеләр». Ул гаражлар һаман тора.
Шәһәрнең бүгенге хуҗалары уяурак икән. Кемнәрнеңдер законсыз табыш чыганакларын шәһәр өчен дә табышлы итү әмәлен тапканнар. Юк, бу аларның башбаштаклыгы түгел. Бәлки матур шәһәребезне ике мәгънәәсендә дә пычрак объектлардан коткару, «Адмирал» базары белән булган кебек фаҗигане булдырмау өчен эшләнә. Әйтик, бер хуҗа «Шиномонтаж» дигән булып, анда гигиена таләпләренә якынча да туры килми торган бәдрәф ясап куйган.
Матбугат конференциясендә «Сайгон» кафесы, «Яз» азык-төлек кибете еш телгә алынды. Алар башлыча шикле табыш объектларын гамәлдән чыгару процессының ни дәрәҗәдә законга нигезләнеп алып барылуына мисал җәһәтеннән телгә алынды. Чыннан да, сүтәргә дигән вердикт чыгарылгачтын да әле хуҗалар үзләренең хокукын судларда яклый алалар икән. Якынча яртысы янәдән эшчәнлеген дәвам итеп китә. Моның өчен җыелган штрафларны түләү, тиешле инфраструктураны тәэмин итү, договор кәгазьләрен тәртипкә китерү дә җитә.
Конференциядә шәһәрнең төрле районнарындагы эреле-ваклы базарлар хакында аерым сүз булды. «Шәһәрдә 70ләп базар кебек сәүдә урыны бар иде. Ел башына шуларның җидесе таратылган иде. Соңгы бер атна эчендә унбише юк булды. Мондый базарларга урынны сәүдә итү ихтыяҗы булган кешеләр псевдокоммерсантлар аша ала. Үзләре дә белмәстән килеп кабалар.Шул базарлардан 146 ларек алынды. Хуҗаларына 4,7 миллион сумлык штраф салынды. Бу санкцияләр фәкать суд бәяләмәсе чыкканнан соң гына кулланыла», – дигән мәгълүмат яңгырады..Сүтеләсе лареклар әле байтак икән. Әмма шәһәр хуҗалары кешеләр ихтыяҗын да игътибарга ала. Кавын-карбыз өемнәре, велосипед ише спорт инвентарьлары белән сату итүчеләр өчен 592 урын каралган. Вак сәүдәгәрләр өчен дә 267 урын бар. Тиешле килешүләрне генә төзергә кирәк.
Адоратский урамындагы базар тирәсендә берничә ел элек гауга чыккан иде бит әле. Иван Владимирович Кузнецов ул низагның акыллы чишелеше табылуын хәбәр итте: «Без анда лареклар рәтләрен төзеп куйдык. Аннары авыл хуҗалыгы ярминкәләре өчен мәйданчык булдырдык. Халык та канәгать. Ларекларда сатып торучы хатын-кызлар да эшсез калмады.»

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
Соңгы комментарийлар
-
21 март 2023 - 09:43Без имениХэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсезОныгым минеке түгел...
-
21 март 2023 - 10:40Без имениМаена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
21 март 2023 - 18:47Без имениУзегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.Оныгым минеке түгел...
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.