Логотип
Яңалыклар

«Бәхет кошы»н кайдан эзлисе?

Кичә Г. Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры Казанның «Әкият» курчак театрында «Бәхет кошы» спектаклен күрсәтте. 

Бәхет кошы чынлыкта да бармы соң ул? Булса, аны каян эзләргә? Аны кулга төшерү өчен нинди булырга кирәк? 

Морис Метерлинкның «Синяя птица» фәлсәфи драмасы әнә шул сорауларга җавап эзли. Спектакльне сәхнәгә Әтнә театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев куйган. Морис Метерлинк XIX гасырда иҗат иткән символист язучы буларак билгеле. 

Спектакль беренче күренешләреннән үк тамашачыны тылсымлы дөньяга алып кереп китә. Тилтил белән Митил исемле малай белән кызның маҗаралы сәяхәте бер мизгелдә мавыктыргыч, икенчесендә куркыныч булып, төп геройлар – балаларны бу дөньяга башка күзләр белән карарга өйрәтә. 

Спектакль балаларны балалар уйнавы, өлкәннәрне өлкәннәр уйнавы белән дә җәлеп итә. Шуның аркасында сәхнәдә барган вакыйгалар тамашачылар күңеленә бернинди шартлылыксыз үтеп керде. Рухлар, Яктылык, Төн, Вакыт кебек абстракт төшенчәләрнең образларда гәүдәләнеше кебек шартлылык исә әкиятне тылсымлы итте. 

Гаилә белән карау өчен менә дигән әкият бу. Сәхнәдәге һәр деталь дөнья корылышы турындагы төп кыйммәтләрне нәни тамашачыларга да, өлкәннәргә дә аңлаешлы телдә, зәвыклы итеп кабул итүгә көйләнгән. 

Төп герой Тилтилне Булат Мөхәммәтҗанов, Митилне Мәдинә Хәкимова уйнады.  Рольләрне Әтнә театры артистларыннан тыш, спектакльдә “Алчәчәк” бию төркеме, “Конфетки” вокаль ансамбле һәм Әтнә сәнгать мәктәбенең театр сыйныфы укучылары катнашты. 

Метерлинк әсәренең милли яңгырашы тамашачыларның колагын иркәләгендер, дип уйлыйм. Сәхнәдә искиткеч камил татар теле һәм шундый матур татар сөйләме яңгырады. “Синяя птица”ны татарчага шагыйрә Гөлүсә Баттал тәрҗемә иткән. 

Сәхнә бизәлеше – Геннадий Скоморохов, композитор – Юрий Федоров. 

Биюләрне “Дорога из города” хореографлары Айрат Баһаветдинов һәм Лилия Баһаветдинова куйган. 

Шулай ук спектакльне “Тантана” театраль премиясенең тәнкыйтьчеләре дә карады. 

Спектакль 26 мартта “Әкият” курчак театрында кабатлап күрсәтеләчәк. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар