Логотип
Яңалыклар

Бердәм тавыш бирү көненә йомгак

Татарстан парламенты рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сайлау штабы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин 22 майда алдан тавыш бирүдә катнашкан сайлаучыларга рәхмәт белдерде. «Кызганычка, бөтен теләгән кеше дә тавыш бирә алмады – бюллетеньнәр җитмәде», - диде ул.

Билгеле булганча, быел көз 18 сентябрьдә халык РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлаячак. Бүгенге көндә ундүрт партиянең катнашачагы мәгълүм. Алар арасыннан бары тик «Бердәм Россия» партиясе генә үз кандидатларын алдан тавыш бирү юлы белән билгели. Бу тавыш бирүдә сайлау хокукына ия һәр кеше үз кандидатын яклый алды, кандидатлыкка кандидат булып та теләгән һәркемгә диярлек бәхетен сынап карарга мөмкинлек тудырылды. 22 майда – Россиядә Бердәм алдан тавыш бирү көнендә - Татарстанда сайлаучылар 58 кандидатлыкка кандидат өчен тавыш бирде. Алдан тавыш бирү барышын республикада 100ләп гаммәви мәгълүмат чараларыннан 400дән артык журналист яктыртты.

- Татарстанда 2 миллион 900 мең сайлаучының 15 проценты исәпләү участогына килүе җитә иде, чөнки федераль оештыру комитеты безнең төбәк өчен шуның кадәр бюллетеньнәр  бастырды. Әмма инде көндезге сәгать 5тә сайлаучыларның 14 проценты тавыш бирергә өлгерде. Әлки, Апас, Биектау, Лениногорск районнары тәмамлау хәлендә иде. Кайбер исәпләү участокларында бюллетеньнәрнең җитмәве хәбәр ителде. Безнең халыкның сәяси активлыгын беләбез, шуңа күрә тавыш бирә алмаган кешеләрдән гафу үтенәбез. Андый очракта аларга үз фикерләрен белдерер өчен анкета тутырырга тәкъдим иттек, тавышларны рәсми исәпләүгә кермәсәләр дә, алар безнең игътибардан читтә калмаячак, - ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Алдан тавыш бирүгә беренчел йомгак ясауга багышлап журналистлар белән үткән очрашуда Фәрит Мөхәммәтшин көн дәвамында төбәк оештыру комитетына кандидатлардан да, сайлаучылардан да рәсми шикаятьләр килмәвен ассызыклады. «Кайнар линия»гә шылтыратучылар да, нигездә, үзләренең исәпләү участоклары турында белеште. Бәлки, баштарак шикләнеп караучылар булса да, алдан тавыш бирү чарасына җәмгыятьтә ихтыяҗ бик зур икәне аңлашылды. Киләчәктә бүтән партияләр дә бу адымга барыр дип өметләнәм. Ул кешеләргә үз фикерләрен, теләк-тәкъдимнәрен яңгыратырга ярдәм итте. Кандидатлыкка кандидатлар сайлаучылар белән 500дән артык очрашу уздырды, интернетта, телеэфирда көнүзәк темаларга дебатлар оештырылды. Аларда яңгыраган тәкъдимнәр, һичшиксез, «Бердәм Россия»нең сайлау алды программасына кертеләчәк», - дип вәгъдә итте Фәрит Мөхәммәтшин.

Алдан тавыш бирүнең төгәл нәтиҗәләре 25 майда билгеле булыр дип көтелә. Тавыш бирүнең нәтиҗәләре буенча кандидатларның рейтингы төзеләчәк. «Агымдагы чакырылышта безнең Татарстаннан 17 депутат эшли: алардан 13 депутат -  «Бердәм Россия» вәкиле буларак Дәүләт Думасында, 2 депутат КПРФтан үткән иде, 2се - сенаторлыкта. Яңа җиденче чакырылышта да 13 урынны югалтмау, ә бәлки, 14-15 урынга ирешү теләге белән янабыз. Бу көз булачак сайлауларда безнең төбәк «Бердәм Россия» өчен күпме тавыш бирәчәгенә дә бәйле», - ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар