Атылган йолдыз: “Казан егетләре”нең экс-солисты 19 елга каты режимлы колониягә озатылды

Суд карарында, Азат “Хизб ут-Тахрир” төркеменең (Россиядә суд тарафыннан тыелган террор төркеме) югары баскычында торган дип гаепләнә.
Хизб ут-Тахрир әл-Ислами – “Ислам азатлык партиясе” – 1953 елда Палестинада оештырылган сәяси партия. Оешманың максаты – гадел дини ислам җәмгыятен төзү һәм анда ислам җәмгыятен булдыру. 2003 елда Россиядә террор оешмасы дип табыла һәм тыела.
Азат Адиевның кулга алынуына күпләр гаҗәпләнде. “Ничек инде Азат? Бигрәк юаш бит ул” диделәр. Бер танышым исә: “Мин аны “Казан егетләре”ндә җырлаганда да кызгана идем, артык җырлатмыйлар да моңа, артта гына тора, гармунда гына уйный”, дип уйлый идем, ди.
Азат Адиев тумышы белән Аксубай районының Яңа Ибрай авылыннан. Хәзер аңа 39 яшь. Өйләнгән, дүрт баласы бар. Югары белемле җырчы, үзвакытында Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган. Аның җырчы карьерасын хәтерлисездер. Азат 1997 елдан 2010 елга кадәр, төркем оешкан көннән бирле, “Казан егетләре”ндә җырлады. Бу вакытта дүрт егеттән торган төркемгә “Татарстанның атказанган артистлары” исеме бирелде.
2010 елда Адиев, “Казан егетләре”нең тагын бер җырчысы Вәли Фазлыйәхмәтов белән “башка чыгып”, мөселман музыкаларын алга сөреп, “Раян” төркеме астында чыгыш ясый башлады. Шулай итеп, егетләр дини аудиториядә таныла башлады. “Атказанган” исемнәре үзләре белән калды.
“Кулга алынганчы кайтып йөрде”
–Биш балалы гаиләдә үсте, төпчек бала. Әнисе Фәридә апа укытучы, әтисе Галимҗан абый хуҗалык эшләре мөдире булып эшләде. Яхшы укыды. Сәнгатьтә кайнады, сәхнәләрдән төшмәде. Университетта да яхшы укыды дип беләм. Укыганда ук эшли башлады. Кулга алынганчы, 2014 елга кадәр, авылга гел кайтып йөрде, – дип сөйләде Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рәмис Нуретдинов
“Аның юк-бар эшкә вакыты булмады”
Азат Адиевның якыннары, билгеле инде, аны бары тик яхшы яктан гына телгә ала.
“Татар-информ” хәбәрчесе Азатның әнисе Фәридә апа белән дә элемтәгә керде.
– Улым Аллаһ кушканны үтәп яшәде, – диде ул. – Армиядән кайтуга намазга басты, ел саен уразасын тотты, Корбанын чалды. Аның юк-бар эшләргә вакыты да булмады, дүрт бала үстерделәр. Нахакка бәйләнделәр аңа. Армиядән кайтуга ук эзәрлекли башладылар. 6 январьда Азатка 40 тула. Юк-бар эш белән йөрерлек яшьтә түгел бит.
Фәридә апа сүзләренчә, уртанчы балалары да бүгенге көндә намазда. Калганнары да денсез түгел, Аллаһыга ышанып, сәдакаларын биреп яшиләр.
Азат кулга алынган елны, гаиләгә тагын бер борчу килә. Гаилә башлыгы – Галимҗан абыйда яман шеш табып, операция ясыйлар. Фәридә апа аны калдырып йөри алмый, шуңа күрә судка да килә алмаган. Апелляциягә бирәчәкләрме-юкмы, ул турыда да әлегә әйтә алмый.
– Җәен адвокатлар аша очрашу алуга ирештек. Ике сәгатьтән артык сөйләшеп утырдык улым белән. “Ышанмагыз, әни”, - дип тынычландырды. Ышанмыйм да. Кайтыр, Аллаһ боерса, кайтыр, – диде Фәридә апа Адиева.
“Азат үзгәрмәгән дә, ябыкмаган да, нык тора”
Азат Азнакай кызы Рәмзия белән ерак 1998 елда, университетта таныша. Рәмзия беренче курс студенты, Азат өченче курста укый торган була. Укуны тәмамлагач, гаилә коралар. Бер-бер артлы дүрт балага гомер бүләк итә алар: өч кыз да бер малай. Кызлары – 8нче, 6нчы, 3нче сыйныфта укый. Төпчекләренә апрельдә биш яшь тула.
Азатның әбисе - Рәмзиянең әнисе Мөршидә ханым да “Татар-информ”га үз фикерен белдерде.
– Кайтырлар, боерган булса, бер гаепсез алар, – диде ул. – Азат кебек яхшы кеше җир йөзендә дә юк. Күрәчәк булгандыр инде, кемгә начарлыгы тиде икән? Үзебезгә бик әйбәт, бөтен кеше ярата бит Азатны.
Кызым да сөбханалла, нык тора, бирешми. Алла ярдәм бирсен. Балалар гына бик көтә. Әтисе өйдән чыгып киткәндә, төпчекләренә яшь ярым иде. Шулай булса да, барысын да белә. Бервакыт миңа әйтә: ”Әби, син әтинең кайда икәнен беләсеңме?” ди. “Юк, балам, белмим” дим. “СИЗО”да утыра бит ул”, – ди. Барысы да Аллаһы кулында. Кызлары да кайтачагына ышана. Без дә ышанабыз.
Мөршидә апа октябрь аенда булган судларда да катнашкан. Хөкем карары чыккан көнне исә залда булмаган.
“Азат та нык тора, бер дә үзгәрмәгән, ябыкмаган да. Аллаһы ярдәм бирсен үзенә”, – диде.
“Безнең юллар күптән аерылды”

Азат Адиевның артист карьерасы 90 еллар ахырында, “Казан егетләре” төркемендә башлануын әйткән идек. “Татар-информ” хәбәрчесе экс-төркемдәше Артур Минһаҗев белән дә элемтәгә керде.
- Төркемнән аерылышып чыгып киткәннән бирле, күрешеп түгел, телефоннан да сөйләшкәнебез булмады. Һәркемнең үз юлы бит. Ул Вәли белән китте, мин Марат белән калдым. 7-8 еллап сөйләшкән булмады.
Бергә эшләгән вакытларда Азатны бары уңай яктан гына күрдек. Культуралы, музыкага бик сәләтле, яхшы баянчы иде. Башкалардан да аның турында ямьсез сүзләр ишеткәнем булмады. Искитмәле. Ничек шулай килеп чыккандыр? Ышанырлык түгел, – диде Артур.
“Безгә кагылышы юк”
Азат Адиев исеме телгә кергәч, аның “Казан егетләре” төркеменнән булуы әйтелә. Төркемнең составы баштанаяк үзгәрсә дә, “Казан егетләре” төркеме бүген дә актив эшчәнлеген дәвам итә. Шуңа күрә әлеге хәбәр аларның репутациясенә сукмыймы дип кызыксындык. Хәзерге төркем егетләре исә бу мәгълүматның аларга катышы юклыгын белдерде...
“Казан егетләре” төркемендә Азат Адиев заманында яздырылган клиплар юк. Төркемне таныткан “Миләүшә” җырын да табып булмады. “Казан егетләре”нең рәсми төркемендә Азат Адиевның фотолары да юк. “Миләүшә” җырын да без ютубта, төркемгә бөтенләй катнашы булмаган кешенең каналында гына таптык. “Казан егетләре”нең оештыручыларының берсе булган Азатның клиплары да, фотолары да “Казан егетләре”ндә юк...
Кулга алыну
Суд карарыннан күренгәнчә, Азат Адиев нәкъ менә 2009-10 елларда “Хизб ут-Тахрир” төркеменә кергән. Әлеге төркем “Хизб ут-Тахрир” идеологиясен тарату өчен күпсанлы очрашулар, агитация җыелышлары уздырган. Аларның 2013-14 елларда гына да иллеләп шундый җыелыш уздыруы билгеле. Урыннары төрле: фатирлар, кафе һәм хәтта машина салоны да. Оешма вәкилләренә Казан мәчетләренә йөрүчеләрне “үз якларына аудару”, шулай ук интернетта пропаганда эшләре алып бару бурычы йөкләнә. Алай гына да түгел, алар методик әсбаплар алу өчен ай саен 500-1000 сум взнос түләп барган, диләр.
Азат Адиев беренче тапкыр 2012 елның июлендә тоткарланган иде. 19 июльдә Татарстан мөфтие Илдус Фәйзовның машинасы шартлатылды, шул ук көнне Диния нәзарәтенең белем бирү бүлеге җитәкчесе Вәлиулла Якуп атып үтерелгәч, вакытлыча тоткарланган кешеләр арасында Азат Адиев та бар иде. Ул вакытта аның өендә тентү уздырулары билгеле.
Азат Адиев һәм аның фикердәшләре 2014 елның 14 октябрендә кулга алынды. Тентү вакытында аларның өйләрендә тыелган әдәбият, дисклар һәм тыелган оешманың символикасы - кара әләмнәр табылган дип хәбәр итте тикшерү комитеты. Нәкъ менә әлеге флагларны казанлылар яхшы хәтерли. Ерак 2008 елда ук 28 машина, тәрәзәләреннән әлеге әләмнәрне чыгарып, Горький шоссесы урамы буйлап, тыз-быз йөрде. Ул вакытта акцияне оештыручы өч вәкилне 3-6 елга колониягә озаттылар, ә машиналар штрафстоянкага ябылды.
Азат Адиев дигән йолдыз кинәт якты итеп атылды да... сүнде. Аны реаль срокка хөкем иттеләр. Азат Адиевка кулга алынган вакытта 36 яшь иде. Авыр җинаять саналу сәбәпле, алдан чыгу өчен ходатайствоны ярты срокны утыргач - 8,5 ярымнан соң гына бирергә була. Бу вакытта аңа 45 яшь була дигән сүз...
чыганак: Интертат
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.