Анкарада ерактагы татар диаспораларының зур җыенына әзерләнәләр

Икенче дөнья сугышыннан соң Кытай, Япония һәм Кореядән моһаҗир татарларның зур өлеше Төркия, АКШ һәм Австралиягә күчеп киткән. Бу илләрнең барысында да татарлар "элекке диаспора" һәм "яшь диаспораларга" бүленгән. Кайберләрендә алар арасында аңлашу да бар, әмма барысында да "элеккеләрнең" оныклары татар телендә сөйләшми диярлек, соңгы елларда килгән "яшь диаспора" белән исә социаль, мәдәни, кайбер очракларда хәтта сәяси карашларда фикер аермалыклары чыга. Анкарадагы татар диаспорасы да шундыйлардан.

"Казан" мәдәният вә ярдәмләшү оешмасына 2015 елның 6 ноябрендә 50 ел тула. 1965 елда Төркиягә Кытай, Япония һәм Кореядан килгән татарларның бер өлеше Анкарада урнашып, үзара аралашып һәм ярдәмләшеп яшәр өчен "Казан" оешмасын кора. Ул елларда Төркиягә килгән татар иммиграцияcенең төгәл санын әйтү мөмкин түгел. Төркиядә яшәүче тарихчы Надир Дәүләтнең тиздән чыгачак "Ерактагы татар диаспоралары" исемле китабы бу сорауга ачыклык кертер дип көтәбез. Татарлар кайсы илгә генә күчеп китсә дә, мәхәллә булып оешып үз көннәрен үзләре күрә.

2015 елның 29 апрелендә Анкарадагы 2015 елның 29 апрелендә Анкарадагы "Казан" мәдәният үзәгендә Татарстан кунаклары белән очрашу

Анкарадагы "Казан" оешмасын Рәшид Айгүн, Якуб Мозаффәр, Талип Нивер, Ялчы Өзәкә, Саип Тениш, Сәйфулла Зелинки исемле кешеләр корган. Ялчы Өзәкәдән кала барысы да – Кытайда коммунистлар хакимиятеннән качып күчеп килүчеләр. Өзәкә – Кытайдан килгән татар кызына өйләнгән төрек. Соңрак бу оешмага Анкарага Япония һәм Кореядан килгән татарлар да кергән. Уртача алганда, оешма аена бер очрашып торган. Кем өйләнгән, кем вафат кебек мәхәллә яңалыкларын ара-тирә чыгып торган бюллетеньнәрдән белгәннәр. Балаларны татар теленә, дингә өйрәткәннәр, араларында музыка коралларында уйнаучылар да булган. 

Хәзер "Казан" оешмасына 72 гаилә керә. Алар барысы да Икенче дөнья cугышыннан соң Төркиягә килгән татарларның балалары һәм оныклары. Оешманың нигезендә торучыларның берсе генә, Рәшид Айгүн исән, ул Анкарада яши. Оешманың 50 еллыгына багышланган тантаналы мәҗлестә тарихи чыгышны нәкъ аннан көтәләр. Мәҗлес 7 ноябрьдә Анкарада үтәчәк. Чакырылган кунаклар арасында Австралия, АКШ, Финляндия татарлары бар. Шулай ук Татарстанның Төркиядәге вәкилчелеге җырчылар һәм биючеләр җибәрергә вәгъдә иткән. Алар белән икенче көнне "Казан" оешмасында аерым очрашу булачак, диде Азатлыкка оешма җитәкчесе Фуат Тыныш. 

Фуат ТынышФуат Тыныш

Фуат әфәнде бәйрәм мәҗлесендә Төркиядәге диаспора өчен генә түгел, башка илләрдәге элекке моһаҗирләрнең балалары өчен дә актуаль булган татар телен белмәү проблемын күтәрергә җыена. Анкарадагы татарларның өченче буыны (күчеп килүчеләрнең оныклары) татарча бөтенләй сөйләшми диярлек. Оешманың эшләрен алып бару стиле яшьләргә искергән тоела. Очрашып сөйләшүләр, чәү эчүләр һәм гармун-скрипка сузып утырулар яшь буынның тормыш рәвешенә туры килми. Өченче буында күпчелек татар яшьләре төрекләр белән гаилә корган. Бу инде татар мәхәлләсенең кечкенә һәм ябык булуыннан чыккан күренеш. Финляндия татарлары үз вакытында килен-кияүләрне Татарстаннан эзләде. Анкарадагы татар яшьләрен Казан белән кызыксындара алмаганнар.

Фуат әфәнде үзе дә Казанда гомердә бер генә тапкыр булган. Аның әби-бабалары Мордовия якларыннан. Андагы авылларда ул бүген дә телнең сакланганына сөенеп кайтканын сөйләде. Татарстанның Төркиядәге вәкилчелеге үз вакытында Анкара яшьләрен Татарстан югары уку йортларында укырга чакырган булган, әмма теләк белдерүче булмаган, күбесе Төркиядә укырга калган. Моның төп сәбәбе – рус хәрефләрен танымау, кирилча укый-яза белмәү, диде Фуат әфәнде.

Татар телен ул үзе дә өйдә әти-әнисеннән генә өйрәнгән. Оешманың Татарстан белән мәдәни элемтәләре бар. 2011 елда Габдулла Тукайга һәйкәл куелганнан бирле Казаннан Тукайны искә алырга вәкилчелек килеп китә. Узган ел Анкара татарлары Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. 

Төркиядәге "яшь диаспора" вәкилләренең берсе, хокук белгече Фәнис Зыялы Азатлыкка татарларның "төрекләшү" проблемын яшьләрне Казанда укытып чишеп булганын әйтте. Анталиядә яшәүче милли активист үзе дә ярдәм итәргә әзер. Татар теленең латинга күчерелмәве чит илләрдә яшәүчеләрне зур татар дөньясыннан аерды, аерым илләрдә аерым мәхәлләләр итеп кенә калдырды. Анкарада "Казан" оешмасының 50 еллыгына "элекке диаспораларның" барлык вәкилләре җыелачак. Ерактагы диаспораларның болай бергә зурлап җыелуы әле моңарчы булмагандыр. 

сылтама: http://www.azatliq.org/content/article/27324378.html

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    7542
    1
    52
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5089
    0
    35
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    1938
    0
    21
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    3820
    1
    20
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 23 март 2023 - 11:56
    Без имени
    Башта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.
    Ничек дуслаштырыйм?
  • 22 март 2023 - 10:47
    Без имени
    «Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисез
    Оныгым минеке түгел...
  • 22 март 2023 - 09:46
    Без имени
    Менэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!
    Бер очрашу
  • 22 март 2023 - 14:07
    Без имени
    Улыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэ
    Оныгым минеке түгел...
  • 23 март 2023 - 16:39
    Без имени
    Бу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафу
    Чибәрлек – матур кешенең сыңар канаты! 
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату