Логотип
Яңалыклар

​Алар шундый театр төзи...

22 декабрь – татар театрының туган көне булды. Бу көнне һәрбер театр үзенчә билгеләде. Г.Кариев исемендәге татар яшь тамашачылар театры Казанның Петербург урамындагы яңа бинасында үзенең 30 еллыгына багышланган тамаша күрсәтте. 

Кариев театры быелгы сезонына апгрейд белән керде: яңа бина, яңа директор, яңа стиль, яңа логотип... 
Тамашага кара төстән яңа киемнәр тектергәннәр, 34 пар яңа кроссовкалар алганнар – болар алга таба репетиция киемнәре булачак. Шулай ук театрның администраторлары, билет тикшерүчеләре тамашачыларны милли бизәкләр белән тектерелгән яңа күлмәкләрдән каршы алачак. 

Ә инде театрның иҗади көче – актерлар һәм режиссерлар чыннан да Кариевның “Без шундый театр төзербез...” дигән гыйбарәсен күздә тотып хезмәт итә. 30 ел дәвамында репертуарда булган спектакльләрдән торган өзекләр (“Сак-Сок”, “Алмачуар”, “Умырзая”, “Артист”, “Суперкияү”, “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте”, “Кәҗүл читек” һ.б. спектакльләр) шуны исбатлады да. Театр - чын татар театры: җырлы-биюле, милли гамьле һәм заманча. Мондый труппа белән киләчәк театры, һәрбер татар баласын театр тамашачысы итеп тәрбияләп була, дигән ышаныч калды. 

“Театрның үз көче, милләт көче икәнен аңлады татар. Үз хәлен үзе белгәнгә генә бит ул халык яши, иҗтиһад итә. Бу безнең тормыш, бу безнең көрәш. Тик көрәштә табарбыз без хакыбызны. Димәк, без яшибез. Димәк, без бар, булдык һәм булачакбыз! Без шундый театр төзербез. Аның исеме алтын хәрефләр белән язылыр!” - дип, беренче татар профессиональ театрга нигез салучыларның берсе Габудлла Кариев сүзләре белән тәмамладылар артистлар тамашаны. 

Театрны бәйрәм белән котлау өчен сүз алган Рәзил Вәлиев Кариев театрын “Сәйәр” турппасының язмышына охшаган, диде:
Ул да шундый авырлыклар белән дөньяга килгән, шундый авырлыклар белән гастрольләргә барганнар, биналары булмаган. Мин әле Фәрит әфәнде Хәбибуллинның җимерек биналарны ремонтлый-ремонтлый, актерлар белән кирпеч ташый-ташый, театр төзергә маташканын хәтерлим. Без аның белән берничә тапкыр республика җитәкчеләренә театр булсын, дип кергән идек. Мин аның фидакарьлегенә шакката идем. Ул бернигә карамыйча алга бара иде. Һәм аның шулай алга баруы дөрес булган: бүген сез бар!
 
Кариев театрын республиканың бик күп театрлары котларга килгән иде. Камал театры исеменнән Равил Шәрәфиев котлады. Ул театрның баш режиссеры Ренат Әюповка Фатыйма Ильскаядан калган ядкарь - кечкенә сандык тапшырды. 

– Без шундый театр төзербез, аның исеме алтын хәрефләр белән язылыр, дигән Габдулла Кариев. Мондый сүзләрне әйтер өчен үз-үзеңә, киләчәккә шундый ышаныч булырга тиеш. Бүген андый сүзләрне әйтергә куркыныч кебек хәтта. Ләкин... без тырышырбыз! Сәнгатькә тугры, тамашачыга ачык булырга, эзләнергә, бертөрлелектән качаргатырышырбыз! Бүгенге бәйрәм шатлыгын уртак иткәнегез өчен зур рәхмәт! – диде театрның директоры Гүзәл Рәмзил кызы Сәгыйтова. 
 
   Ландыш ӘБҮДӘРОВА. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар