Активрак булыйк!

Мәгълүмати технологияләр шәһәре – Иннополиста IV «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» Форумы узды.
Шактый җитди сөйләшүгә җыелсалар да, ханымнарның кайберләре быел Форумга... кечкенә балалары белән килде. Әмма малайлар-кызлар әниләренең аяк астында буталып йөрмәде: алар өчен аерым бүлмә, аерым программа әзерләгәннәр иде. (Аниматорлар янында балалар көннең узганын да сизмәде бугай. «Минем эшлекле әнием» дигән темага рәсем ясаганнар. Иң матур рәсем ияләре Форум азагында бүләкләр дә алды әле!)
Форумда үз эшләрен башларга җөрьәт иткән, инде ниндидер уңышларга ирешкән ханымнар гына түгел, бүгенге дөнья гаме белән яшәүчеләр – сәясәттә, мәдәнияттә, мәгарифтә үз урынын тапкан хатын-кызлар, төрле иҗтимагый оешма вәкилләре дә катнашты. Әйе, без – хатын-кызлар күп кырлы...
IV Форум «Җәмгыятьнең уңышлы үсеш шарты буларак хатын-кызның киңкырлы эшчәнлеге» темасына багышланды, секцияләрдә сүз икътисади кризис чорында бизнес алып бару, гаилә кыйммәтләрен саклау һәм социаль проектларны тормышка ашыру турында барды.
Депутатларда, табибларда шундый проектларның берсе – «Добро даром» хәйрия фонды шактый зур кызыксыну уятты. Авыр тормыш шартларында калган хатын-кызларга ярдәм итү махсатыннан оештырылган ул: кемдер бала белән урамда калган, кемгәдер ире кул күтәрә, кемдер төрле сәбәпләр аркасында тормышның төбенә төшкән: тагын бер адым һәм ул барысын да югалтачак: ирен, балаларын, өен... Иң кызыгы шунда: бу кризис үзәген ир-ат – «Добро даром» хәйрия фондының җитәкчесе Рушан Хәкимов оештырган. Татарстанда кеше хокукларын яклаучы Сәрия ханым Сабурская: «Бүген хатын-кызлар яңгыраткан проблемаларның мин барысыннан да хәбәрдар, үзем көн саен шулар белән очрашам. Еш кына аларны хәл иткәндә социаль юнәлештәге иҗтимагый оешмалар ярдәмгә килә. Мәсәлән, авыр тормыш шартларында калган хатын-кызларга мин үзем дә еш кына «Добро даром» хәйрия фондына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәм. Бу фонд дәүләттән бер тиен алмыйча, бары тик хәйриячеләр исәбенә яши. Эшлекле хатын-кызларыбызны социаль активлыкка чакырам, белегез: сезнең ярдәм мохтаҗ кешегә барыбер барып җитәчәк», – диде. (Сүз уңаеннан: «Сөембикә»нең октябрь санында «Добро даром» кризис үзәге турында зур язма укый аласыз.)
Форумда катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рафис Борһанов сәламләде. «Бүген хатын-кызлар үз җилкәләрендә җәмгыятьтәге бик күп йөкне тарта. Хатын-кызлар бигрәк тә социаль проблемаларга сизгер, аларның чишелешен таба белә, форумда күтәрелгән темалар да шуны дәлилли. Әмма безгә – ир-атларга да эшләргә эш калдырыгыз, безне дә мондый форумнарга чакырыгыз: проблемаларны бергәләп хәл итик», – диде ул.
Хатын-кызлар мәнфәгатен яклый торган бу Форум республикада даими эшләргә тиеш дигән фикер белән таралышты ханымнар.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.