Логотип
Уңыш серләре

Яңалыктан алда

Без бүген ыгы-зыгылы, вакыйгалар бер-берсен туктаусыз алыштырып торган заманда яшибез. Көн тудымы – һәр яктан яңалык ява...
Ә ул яңалыкны журналист бар кешедән алда ничек эзләп табуы турында уйланганыгыз юкмы сезнең? Журналистиканың бөтен эшчәнлеге дә яңалыкка корылган инде аның. Әмма «кайнар» яңалыкны табуны сәнгать дәрәҗәсендә башкаручылар бар. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе шеф-редакторы Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА белән бүген шул хакта сөйләшәбез.


Tatar-inform.tatar сайтында көн саен 60 тан алып 80 гә кадәр хәбәр чыга. Шуларның 40 проценты – редакция хезмәткәрләре тапкан эксклюзив хәбәрләр. Калган өлеше – рәсми хроника һәм социаль әһәмияткә ия тәрҗемә хәбәрләр. Яңалыкларны ничек табабызмы? Моның өчен без төрле чыганаклардан мониторинг системасын булдырдык. Мәсәлән, былтыр җәй Сүриядә һәлак булган россияле очучы Рәфәгать Хәбибуллин турындагы хәбәр безнең яңалыклар лентасына шулай килеп иреште. Самолет бәреп төшерелү турындагы хәбәрне беренче булып федераль яңалыклар агентлыгы таратты. Кызыксынып, һәлак булган очучыларның фамилияләрен эзли башладым. Баксаң, берсе татар икән бит! Исем-фамилиясен шунда ук «googl»га керттем. Ульян өлкәсеннән, Кулаткадан икәнен ачыкладым. Мин бу хакта хәбәр әзерләгән арада, редакциянең баш мөхәррире Рәмис Латыйпов Кулатка белән элемтәгә керде, һәлак булган очучының әнисе, туганнары белән сөйләште. Эзлекле яңалыклар чылбыры шулай туды.
Яңалык туган саен, аны лентага куя барабыз, яна торган кыска хәбәр лентада 3 минут эчендә пәйда була, мәгълүматны җентекләбрәк әзерләүгә 1 сәгатьтән артык вакыт китәргә мөмкин.
Безнең төп максат башкаларны кабатламаган уникаль яңалык табу, шуны иң беренче булып халыкка җиткерү. Менә монда һәр журналистның шәхси элем­тәләре ярдәмгә килә дә инде. Күптән түгел Яшел Үзән районы Бәчек авылы зиратында кабер ташларын җи­мерүләре турында шулай белдек. Бу хакта якшәмбе көнне кич белән яздык («ял көне, төн, бәйрәм» дигән сүз юк бездә!) Дүшәмбе иртән авылга хәбәрче, фотограф, видеооператор чыгып китте – теманы үстергәндә тагын яңалыклар килеп чыкмый калмый.
Иске яңалыкларны системалаштыру да яңалыкка әйләнергә мөмкин. Быел Тукай премиясен тапшыру алдыннан шагыйрь Ркаил Зәйдулла: «Аны язучыларга бирмиләр», – дигән сүз әйтте. Шулаймы соң бу? Утырдык та барлык лауреатларның исемлеген төзедек, кемгә нәрсә өчен бирелгәнен ачыкладык – инфографика әзерләдек. Чынлыкта, премия башлыча язучыларга һәм рәссамнарга бирелә булып чыкты.
Халык санын исәпкә алу буенча да шулай. Татар кими-кими дип әйтәләр, ә күпмегә кими соң ул?
1926 елгы халык санын алу белән бүгенге көнгә кадәр булган мәгълүматны тупладык. Инфографика шуны күрсәтте: сугыш вакытында, хәтта күпме халык үлеп тә, халык санын алганда татар арткан, ә 2002–2010 еллар арасында 200 меңгә кимегән...
Ә Софья Гобәйдуллинаның шәҗәрәсе буенча ясаган инфографика һәм видеоролик? Ул – мулла нәселеннән. Татар халкы турында әйткән фикерләрен, эшләрен туплагач, ачык күренә: аны бездә зурлаулары бик урынлы һәм дөрес. Ул маңкорт түгел!
«Татмедиа» агентлыгы башлыгы Айрат Зарипов татар халкының тулы куәткә эшли торган үз мәгълүмат агентлыгы булырга тиеш дигән максат куйды. «Татар-информ»ның генераль директоры Шамил Садыйков агентлыкның эшен дөнья стандартларын өйрәнеп, шуларга нигезләнеп кора. Ул һәрвакыт эзләнүдә. Безне дә шуңа этәрә. Алдагы мисаллардан күрәсез: яңалыкны эзләп табуның, җиткерүнең барлык заманча ысулларын кулланабыз. Актуаль тема яки вакыйга уңаеннан, атнага бер тапкыр татарча матбугат конференциясе уздырабыз. Татар телен «калька»лардан чистарту, телнең кагыйдәләрен искә төшерү максатыннан татар журналистлары өчен лабораториум ачтык. Видео-интервьюлар булдырылды. Казандагы татар чараларыннан онлайн-трансляцияләр ясыйбыз. Фотографлар, видеооператорларыбыз бар, монтаж өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. «Кырда» эшләүче һәр журналистта iPad бар.
Коллективыбыз гаҗәеп тырыш безнең! Гөлнар Гари­фуллина, Лилия Локманова, Лилия Гаделшина, Рузилә Мөхәммәтова, Мөршидә Кыямова, Гүзәл Насыйбуллина, Сания Әхмәтҗанова, Гөлүзә Василова, Чулпан Шакирова, Надия Шәйхетдинова, Фәрит Салихов... Һәрберсе үз эшенең остасы.

Яңалык күпме яши: бер сәгать, бер көн, бер атна...
– Уйландыра торган яңалыклар озак яши. Әйтик, җитәкчеләрнең, күренекле шәхесләрнең аерым фи­керләре күпләрдә кызыксыну уята, социаль челтәрләрдә телгә алына. Ә яңалыкларның 99 проценты, мөгаен,
бер көнлектер. Һәм бу дөрес тә. Халыкка барып җиткән икән, димәк, ул бит инде максатына ирешкән дигән сүз. Бер генә мисал. Узган җәй давыл булачагы турындагы хәбәрне кичке сәгать 6 да алдык. Шунда ук язып элдек, аннан 1-2 сәгать социаль челтәрләр аша таратып утырдык. Хәбәрне меңәрләгән кеше укыды. Төнлә көчле җил тавышына уяндым. Ярый, белделәр, ниндидер саклык чаралары күргәннәрдер, дип уйлаганым истә.
Сүз уңаеннан, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында хәбәрләрне социаль челтәрләрдә таратуга зур әһәмият бирелә. Белгечләребез бар, яңалыклар таратуның уникаль системасын булдырдык.
 
Узган елның маеннан сайтыбызны укучылар саны 7,5 тапкырга артты.


Яңалыкларны социаль челтәрләр аша да табабыз, дидең. Әмма Фейсбук яки Твиттерда чыккан хәбәр автобуста колакка кергән яңалыктан әллә ни аерылмаска да мөмкин бит.
– Иң элек бер мисал. Абруйлы федераль чыганаклар, бер видеога таянып, күренекле бер Мәскәү артистка­сының ислам дине кабул итүе турындагы яңалыкны язып чыкты. Бу хәбәрнең чынмы-түгелме икәнлеген актриса ханым үзе генә әйтә ала иде, әмма без аның белән элемтәгә керә алмадык, шуңа күрә яңалыкны сайтта чыгармый торырга булдык. Ә кичкә федераль канал аша ул аның дөрес түгеллеген җиткерде... Игъ­тибар итсәгез, бездә һәр яңалыкның чыганагы күрсә­телә. Димәк, ул тикшерелгән, димәк, ул дөрес дигән сүз. Шуңа да рәсми чыганак дип саналабыз, без дәүләт агентлыгы, халык та, мәгълүмат белән эшләүче журналистлар да безгә ышана. Мәгълүмат чыганак­ларының абруен тикшерә торган «Медиалогия» рейтингында «Татар-информ» Татарстанда беренче урынга чыкты.

Көндәлек яңалыклар һәм... шигырь. Әйе, болар бер-берсеннән ерак кебек. Тик шигырьгә соңгы вакыт яңа сулыш өргәнне үзегез сизәсезме?
– Шигырьгә яңа сулыш өрдекме-юкмы, белмим, әмма шигырьне халыкка җиткерүнең яңа ысулын таптык шикелле. Шагыйрьләрдән интервью алганда сөйләткән шигырьләрне банер, видеоролик итеп ясатып, социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда таратабыз. Шагыйрь Роберт Миңнуллин: «Сез мине икенче тапкыр популяр иттегез», – диде инде. Аның шигырен эштән соң кич белән төгәл 20 кешегә җибәрдек. Ә икенче көнне ул безнең тәрҗемәчебезгә Чаллыдан, КАМАЗда эшләүче бер танышыннан килеп төште... Бер төн эчендә! Минем үземә дә әйләнеп кайталар, хәтта чит төбәкләрдән, чит илләрдән. Раил Садриев шигырь укыган видеороликны ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев үзенең Фейсбуктагы битенә элеп куйган. Аңа нинди юллар белән барып ирешкән, монысын белмим.

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар