Логотип
Уңыш серләре

Минем журналистикам

Көтелмәгән вакыйгалар. Шәһәрләр. Илләр... Минем журналистика шулар белән шыплап тулган. Сезгә тәкъдим итә торган язмам шәхси тоелса да, анда ил тарихы, җәмгыятьтәге үзгәрешләр чагыладыр. Хәзер менә искә төшерәм дә... Беренче көннәремнән үк кызыклы вакыйгалар, иҗат белән тулы дөнья, хыял утравы булган икән ул минем журналистикам. Балалар журналына мәктәпләр, пионер тормышы бүлегенә редактор итеп эшкә алдылар. Командировкалы, летучкалы, рубрикалы, корректуралы, марш-маршрутлы, слетлы, галстуклы, пионер учаклы редакция тормышы башланды. 

Журналист, профессия булудан бигрәк, яшәү рәвеше ул. Познер белән тулысынча килешәм. Кемгә ничектер, әмма журналист эше миңа дөньяда иң шәбе тоела! Син – һәрчак яңалыклар, вакыйгалар үзәгендә. Син – туктаусыз эзләнүдә. Ерак юллар, кызыклы кешеләр белән очрашу-аралашулар, редакциядә генә була ала торган үзенә бер мохит... Язасың, сызасың... Юк, һаман динамика җитеп бетми кебек! Адреналин җитми! Мониторга күз салуга, баштан шундый уйлар йөгерешә. Их, булсын иде шундый бер көтелмәгән әйбер... Берничә шәп юл язар өчен, өч тәүлек буе йокламау турында ишеткәнегез бармы? «Трое суток шагать, трое суток не спать ради нескольких строчек в газете...» дигән җыр безнең турыда инде ул! Төн буе йокламыйча язып, соңгы ноктаны куйгандагы рәхәтлекне инде бернәрсә белән дә алыштырып булмый! Әйтәсе сүзеңне укучыларыңа җиткерми торып, үз-үзеңә урын табалмау һәм шул ук укучыларыңның «әйбәт язган» дигән иң югары бәясе бер-берсен ничек тулыландыра...
Журнал әзерләү процессы гаҗәп кызык! Кайларда гына булмыйсың! Кемнәр белән генә күрешмисең! Кылт итеп «кукурузник»та Чирмешәнгә очуым искә төште. Галстугын, дәреслекләрен алып чыгу өчен янып торган өйгә кереп һәлак булган кыз турындагы хат мине тетрәндергән иде. Тиз генә юлга җыендым. Тирән, үтемле язма килеп чыкты. Ошаттылар. Хәзер инде ул вакыйгаларга башкача бәя биреп утырам. Кирәк иде микән мондый мәкалә? Идеяләр өчен үзеңне корбан итү?.. Кызыл чүпрәк кисәге кеше гомерен алыштыра аламы инде, йә? Бүгенге акылым белән мин башкачарак язар идем...  Балалар журналында эшли башлаганда ук мәкаләнең исеме интригалы булырга тиеш икәнен дә, тапталган сүзләрдән качарга кирәген дә гел искәртеп тордылар. Якын кешеләреңә сөйләгән кебек гади тел белән язарга кирәген дә шунда өйрәттеләр. Кыскасы, бүген сез – якын кешеләрем, ә мин сөйлим...
      
 Мәскәү. ВКШ.  1986 ел. Баш редактор Роза Туфитуллова мине ВКШга укырга җибәрде. ВЛКСМ Үзәк Комитеты каршындагы Югары комсомол мәктәбен шулай дип йөртәләр. Мәскәүнең Казан вокзалыннан метроның «Кольцевая» линиясендә «Комсомольская»дан «Ждановская»гача (хәзер ул «Выхино») барасы, боҗра буенча йөрүче 197 нче автобуска утырасы. Уңга китсәң дә, сулга  китсәң дә, Юность урамындагы 5 нче йорт каршына барып чыгасың...
Безне «В» корпусына урнаштырдылар. Мин латыш кызлары белән бер бүлмәдә. Таныштык. Лиена Суна – «Драугс» журналында, Илзе Бригадере «Пионерис» газетасында эшлиләр. Эстония, Грузия, Украина, Әзәрбайҗанның «Пионер»,    Казакъстанның «Балдырган», Үзбәкстанның «Гулхан», Чуашстанның «Хатер пул», Ленинградның «Костер» журналлары редакторлары белән бергә лекцияләрдә утырабыз... Демократик яшьләр оешмалары, пионер матбугатының оештыру функцияләре, балалар журналистикасында үзгәртеп кору... «Вожатый образы укытучыныкыннан мөһимрәк...» «Тормышыбыздагы реформаны иң элек  балалар күңелендә үткәрергә кирәк...» «Балалар журналисты үзе бер профессия...» «Гади итеп язарга, ясалмалыктан качарга...», «Текстта 5-6 фрагмент булса, җитә...» Ораторлык осталыгы дәресендә сәясәтчеләрнең сөйләү манерасын өйрәндек. Дүртәр сәгатькә сузылган ялкынлы чыгышлары белән миллионнарны әсәрендергән Куба лидеры Фидель Кастро чыгышының язмасын тыңладык. Юмор белән сөйләргә яраткан Черчилль дә, көчле тавышы ерактан ук ишетелеп торган Троцкий да шәп ораторлар булган...  

Белмим, нигәдер Мәскәүдә тизрәк уйлый, җәһәтрәк кыймылдый башлыйсың. ВРУБ:Мәскәүдә темплар, тизлек, масштаблар – башкача. Кулымнан килсә, яшь журналистларны берничә көнгә генә булса да Мәскәүгә җибәрер идем! (Хәер, баш редактор булып эшләгән елларымда ул тәҗрибәне дә файдаландым. Актив кызлар-малайлар Дәүләт Думасына барып, «Охотный ряд»та депутатлар белән аралашып кайтты, «Юнпресс»та стажировка узучылар да булды. – Э. З.). «Комсомольская правда», «Пионерская правда», «Московский комсомолец», «Учительская газета»  журналистларыннан мастер-класслар алабыз. Беркөн безгә «Литературная газета»дан Юрий Щекочихин килде. «Новая газета»да язмасы зур шау-шу кузгаткан көннәр иде! Павел Гутионтовны инде «Комсомолка»ның «Алый парус»ы аша беләбез! «Пионер», «Мурзилка», «Вожатый»ларда  летучкаларда катнашабыз. Балалар өчен «Миша» дигән өр-яңа журнал чыга башлаган әнә. Безнекеләр, Михаил Горбачев хөрмәтенәдер, дип фаразлый.

Кызык, Чабаксардан килгән Анатолий Смолин (чуашларның күренекле шагыйре, соңрак Президент Николай Федоровның ярдәмчесе – Э. З.), Алматыдан килгән журналистлар минем белән рәхәтләнеп татарча сөйләшәләр! Абхазиядә балалар өчен журнал чыгаручы кунакчыл, киң күңелле Геннадий Аламия (хәзер ул күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, атаклы шагыйрь) барыбызны да Сухумига кунакка чакырды. Атаклы язучылары Фазил Искәндәр турында сөйләде. «Сандро из Чегема»ны укыйсым килеп, ымсынып калдым. Лекцияләр төрле мәдәни чаралар белән аралашып уза иде. «Лужники»да «Московские новости» газетасы призына фигуралы шууны карау, атаклы грек җырчысы Демис Руссос концертына бару, космонавтларның Звездный шәһәренә экскурсияләр...

Рига. Коллегалар янында. 1986 ел, июль. Казаннан Ригага самолетлар оча. Ләкин Аэрофлот кассаларына ун көн алдан иртәнге 6 га ук килеп басып чират алулар да файдасыз: 1-2 кешегә генә эләгә ул билетлар. Илдар (ирем) «Комсомолец Татарии» газетасында эшләгәч, комсомол өлкә комитеты броне аша гына билет ала алды. Хатларда Лиена белән редакциядә очрашырга килешкән идек. Дүрт сәгатьтән артык очып, унберләр тирәсендә Латвия башкаласында идек. Уникедә инде Баласта дамбис урамындагы матбугат йортына килеп җиттек. Нәкъ Казандагы газета-журналлар нәшрияты бинасы кебек биек. Без – Казансу яры буенда, алар – Даугаваныкында. «Драугс» («Дус» дип тәрҗемә ителә – Э. З.) редакциясе дә шунда. Тик... тиз генә кереп китә алмадык әле. Редакциядә кеше юк, диделәр. Бераздан ашыгып Лиена килеп керде. «Бездә редакциядә утырып эшләмиләр. Кемдер очрашуда, кемдер материал әзерли... Кайбер мәсьәләләрне хәл итәр өчен бер дежур журналист кына кала», – диде ул аклангандай. Лиеналарга киттек. Аларда кофе эчәбез. Кызыл өстәл-урындыклар, кызыл суыткыч, кызыл люстра... Тагын да тәмлерәк булсын өчен, кухняны шулай «кызартканнар». Лиена муеныма гәрәбә муенса кидерде. Илзе килде. Аннары телевидениедә эшләүче Харалдс, пионер газетасы корреспонденты Вилнс... Менә шундый журналистлар компаниясе. Лиена ачкычларны безгә тоттырды, үзе әти-әнисе фатирында яшәячәк, ә алары җәйге чорда гел Юрмалада икән. Лиенаның әтисе Ян Британс Латвия Журналистлар берлеге рәисе, республиканың иң зур газетасы «Циня»ның баш редакторы, әнисе – латыш теле һәм әдәбияты укыта; каникул вакытында гид булып, экскурсияләр  үткәреп йөри. Ян Британс безне Юрмаладагы дачаларына чакырган. Латыш милли ризыкларын әзерләр өчен Лиена алданрак китте. Без Харалдс белән электричкада бардык. Булдури, Дзинтари, Майори дигән станция исемнәре колакка кереп кала. Тәрәзәдән кергән наратлар хуш исе, Балтыйк диңгезе һавасы борынны кытыклый. Харалдс русча үзенә бер акцент белән (Раймонд Паулсныкы кебегрәк) сөйләп  бара...

Лиена белән Харалдс Саласпилска да, Сигулдадагы «Турайда» замогына, ачык һавадагы этнография музеена да алып бардылар. Рига урамнары буйлап таныштырып йөрүне белеме буенча тарихчы Вилнска тапшырдылар. Тар урамнардан үттек, «Кара мәчеле» йортларын, «Швед капкалары»н күрдек, «Домский собор»да орган музыкасын тыңладык. Гаҗәп: Вилнс безнең Казан ханлыгы чорын да, Сөембикә ханбикә язмышын да бик яхшы белә!

Ленинград. ГКЧП. 1991 ел. Журналистлар гаиләсендә ил гизү, дөнья күрү – беренче планда! Улыбыз Алмазга  9 яше тулган көнгә бүләк әзерләдек – Ленинградка алып барырга булдык. Казан – Ленинград поезды  таң алдыннан китәчәк. 20 августта иртүк Нева ярындагы шәһәрдә булачакбыз! Петродворец, Эрмитаж, Пушкин музее, Петропавел крепосте, Кунсткамера,  Адмиралтейство... У-уу! Карап чыгарга бер атна түгел, ай да җитмәс! Без әле кайда тукталасыбызны да белмибез. Вокзалда фатир тәкъдим итүче бюродан адреслар алып була, диделәр.  
 Көн үзәгендә поездда радио шытыр-шытыр килде дә, ниндидер шомлы тынлык урнашты. Бераздан дикторның, поезд тәгәрмәчләре текелдәвенә күмелеп өзек-өзек ишетелгән «ГКЧП, Форос, Горбачев авырый», дигән сүзләре колакны торгызды. Поездда барганда «...Президент вазыйфаларын Янаев башкара... законнарны үтәү, тәртип саклау...» – дигән сүзләр ишеттек.  Мине аңлаталмаслык курку биләп алды. Хәзер нишлибез инде? Ленинградка барып җитәбезме, юкмы? Кире әйләнеп кайта алабызмы, юкмы? Алда ниләр көтә? Шундый шөбһәле уйлар һич баштан чыкмый. Хөкүмәттә СССР Президенты Михаил Горбачев алып барган үзгәртеп кору сәясәтенә каршы төркем оешкан.   Пассажирлар шулай ук аптырау хәлендә. Алай да бер ир-ат Илдар янында тукталды да, «Перестройка. Гласность. Демократия» дигән язулы футболкасына ишарәли:
– Моны салып ташла! –  Әллә чынлап әйтә, әллә шаярта.
– Юк, салмыйм! Миңа ошый! – ди Илдар да.
...Иртүк килеп төшү белән гадәти шәһәр ритмын тоеп – трамвай-троллейбуслар йөреп тора, халык каядыр ашыга, милиция берәүне дә туктатмый – бераз тынычландым. Дәүләт перевороты озакка бармас, бәлки?
Без урнашкан фатирда телевизор эшләп утыра: «Лебединое озеро»ны (инде ничәнче кабат!) әйләндерәләр икән. Фатир хуҗасы – яһүд карчыгы: «Көн-төн аккошлар күрсәтәләр», – дип сукрана, ГКЧПны сүгә... (Соңрак белдек: Мәскәүдән бары Үзәк телевидениене генә трансляцияләргә дигән фәрман килгән булган.) Кичтән Ленинград телевидениесе буенча мэр Анатолий Собчак ГКЧПга каршы чыгыш ясаган. 20 августта иртән халыкны «Дворцовая площадь» мәйданына протест митингысына чакырган. Бу хәбәрне ишетү белән, чемоданнарны гына урнаштырдык та, митингка чыгып чаптык! Андагы ха-лы-ык!!! Йөз меңләптер! Собчак сөйли, ләкин аны ишетәбез генә, шулкадәр халык арасында күреп тә булмый. Академик Дмитрий Лихачев, бард җырчы Дольский чыгыш ясады, дип тә әйттеләр...  СССРда бердәнбер Ленинград телевидениесе генә беренчеләрдән булып 19 августта путчка каршы чыккан, диләр! Гэкачепистларны «мәктәп дәресләрен начар үзләштергән өчле капчыклары» дип атадылар, ил тарихын да белмиләр, дип көлделәр. Кәеф күтәрелеп китте. Илдар Казанны, редакция телефонын җыя. (Невский проспектында адым саен шәһәрара  телефон-автомат будкалары, рәхәтләнеп сөйләшәсең – Э. З.)  
-   Люда, редактор белән тоташтыр тизрәк! Газетага хәбәр бар. Бүген Ленинградта ГКЧПга каршы протест митингы узды!..
-   Ул бүлмәдә юк... Сөйләшер микән әле ул... Бу темага сөйләшмибез...
 Чыбыкларның аргы башында куркынган тавыш чак ишетелде, аннан өзек-өзек гудоклар китте. (Кайткач белдек: ул көннәрдә редакцияләр аптырашта калган. – Э. З.) Ә ике көннән «Вечерний Ленинград» газетасы «С победой, соотечественники!» дип язып чыкты.
 Ленинградтан туры Казанга кайту планыбыз да үзгәрде. Шушы хәлләрдән соң ничек инде танклар, бэтэрлар узган Мәскәүне, снарядлар тигән Ак йортны,  баррикада эзләрен күрми кайтасың?!

Эрфурт, Германия. 1995 ел. Республикабызда чыгып килүче газета-журнал редакторларын Германиянең  Эрфурт шәһәрендәге F+U фирмасы кабул итте. Икътисадның һәм матбугатның базар мөнәсәбәтләренә күчүен өйрәнергә бардык. «Тюрингер Альгемайне» газетасы редакциясендә һәр журналист алдында компьютер, телевизор... Электрон почта аша газетага дөньяның иң зур телеграф агентлыкларыннан көн саен меңләгән хәбәр, фотолар килеп тора. Безне аяктан егарлык яңалык, әлбәттә, тираж иде.  Газета Тюрингиядә 300 мең тираж белән тарала! Киосклардан сатып алучылар исәбенә ул тагын да күбәя. Яздырып алучыларга газетаны иртәнге алтыда ук инде өйләренә  китереп бирәләр. Бу эшне студентлар, укучылар, пенсионерлар башкара икән. Редакциянең 5 меңләп газета таратучысы, бик зур автомашиналар паркы бар. Төнге 11нче яртыда газета басыла башлый, ә 11 гә инде типография капкасына беренче машиналар килеп туктый...
Үзебез өчен кызыклы дөнья ачып кайттык Германиядән. Бер-беребезне дә якыннанрак ачтык. Безне кабул иткән як саубуллашу кичәсенә чакырды. Мондый аралашуларның әһәмияте турында сөйләделәр. Тәрҗемәче-гид Анна һәркайсыбыз турында җылы сүзләр әйтте.  Ә менә Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова (ул чакта «Молодежь Татарстана» газетасының баш редакторы да иде) немец телендә җавап сүзе белән чыкты!  
 
Стокгольм. 1997 ел. Аны «Төньяк Венеция» дип тә йөртәләр... Төньяк полюстан ерак та түгел, йонлач эт кыяфәтле Скандинавия ярымутравында түбәдә яшәүче Карлсон, озын аяклы Пеппилар шәһәре Стокгольм урнашкан. Кичен Финляндиядә идек әле. Салкын зәңгәр күге, бихисап манаралары, утрау-күперләре белән иртүк Стокгольм сәламләде... Тәрҗемәче-гид, елмаеп, ярда көтә. Шулай да беренче каршы алучылар – әрсез акчарлаклар иде. Алар – багана фонарьларында, челтәрле күперләрдә, яр буйларында... Объективны томшыгына ук терәсәң дә, кузгалырга уйлап та карамыйлар. «Мине төшер!» дигән кебек, вәкарь генә утыралар. Каян килгән фотомодельләр!.. Редакциягә баруыбыз турында да сөйлим әле. «Dagens Nyheter» – Швециядәге иң зур газеталарның берсе. «Көн саен 52 бит белән чыга. Штатта 250 журналист. Репортерлар уртача 20-25 мең крон хезмәт хакы ала. Маркетинг, реклама белән шөгыльләнүчеләр күбрәк тә ала», – ди газета редакторы Клас Баркман. Редакция урнашкан бинаның үзендә поликлиника, бассейн, ресторан... Эшләре бик соңга калучылар өчен кунып калырга бүлмәләр әзерләнгән. Газета чыгару төнге 2 ләргә кадәр сузыла, диләр... Зур офисларда журналистлар күпләп утыра. Кабинетлары компьютер залыннан пыяла стена, пыяла ишекләр белән бүлеп алынган. Көн саен иртән редакция хезмәткәрләре өчен алма, груша, виноградлар тулы кәрзиннәр куела икән биредә. Һәм түләүсез, ди...

Мәскәү. «Комсомольская правда», 2004 ел. Һәр журналистны үзенә генә хас темалары, жанрлары буенча танып була. Кемдер – авыл хуҗалыгы, берәүләр – спорт, икенчеләр сәнгать темасына яза... Тагын әле шундый журналистика да була – Президент турында яза торган. Кремльдә ниләр булган, башка илләрнең корольләре, әмирләре, президентлары белән нәрсә турында сөйләшкәннәр... Дәүләт башлыгын һәртөрле визитларда озатып йөри андый журналист. Кремльдә даими аккредитациясе булган, властьның иң югары даирәләренә  үтеп керә алган журналистлар күп түгел. Алар җыенысы бергә «Кремль пулы»н тәшкил итә. Без шундый журналист белән күптән таныш инде. «Комсомольская правда»да эшләүче Саша Гамов! 80 нче еллар ахырында Илдар «Советская Россия»дә стажировка узганда Гамов белән танышкан. Хәзер дә аралашып торалар. 2004 елда редакциябез белән Мәскәүгә «Ялкын» журналы юбилеен үткәрергә баргач (журналның беренче саны «Кечкенә иптәшләр» исеме белән Мәскәүдә чыга бит! – Э. З.), яшь журналистларыбызны Гамов белән очраштыру  турында уйлана башладым: менә дигән мастер-класс! (Ул идеяне Илдар уйлап тапты, редациягә дә ул алып барды. – Э. З.) Теләгебезне җиткергәч,  шундук риза булды Саша! Айрат белән Сөмбел барачак. Айсылу, Рөстәм, Фәйрүзәләр Асадуллаев йортындагы бәйрәмне әзерли... Ә мин, «Комсомолка»да очрашу узасы сәгатьтә, Татарстанның Вәкаләтле вәкиллегендә булырга тиеш. 
Правда урамындагы 24 нче йорт, 6 нчы кат, һәм безнекеләр «Комсомольская правда»ның тылсымлы дөньясында. Озын коридорлар, кабинетлар,  «Турыдан-туры элемтә» уза торган  атаклы «Зәңгәр зал»...   
Журналистларыбызга Александр Гамов сөйләгәннәр кызыклы фильм кебек күз алдыннан үтә. Кремль тормышы, пул журналистларының аралашу кагыйдәләре, Ельцинның сайлау алды турнесы («Ял көннәренең бик сирәк эләгәсенә күнегергә туры килә. Теләсә кайчан, ашыгыч рәвештә чакырып алып, командировкага җибәрүләренә дә... Кайчак форс-мажор шартларда бөтенесен хәл итәсең...»), Алматыда Путин белән тау чаңгыларында шуу, Президентның 3000 метр биеклектән сәгатенә 100 километрдан артык тизлек белән төшүе. («Президент артыннан уктай атылган идем, ярый әле сакчылар туктатты, юкса, егылсам, сөякләремне дә җыеп алалмаслар иде...»). Путин килгәч, эш стиле үзгәрү («Президент тәүлегенә 20 сәгать эшли. Ул тәүлекләр буе ашамый да йөрергә мөмкин... Безнең мәкаләләрнең язылышы да үзгәрде. Ельцин вакытында без иркенрәк, йөгәнсезрәк идек. Хәзер бездә эчке «цензор» бар...»). Ә менә Франциядә матбугат конференцияләрен Жак Ширак үзе алып бара икән, һәм пөхтә булмаган кешеләрне бер дә яратмый. Галстуксыз журналистка хәтта сорау да бирдерми, ди.
Казан. «Алтын каләм» фестивале. 1996–2016 нчы еллар.  Ике көндә ун газета чыгарып, дистәгә якын сюжет төшереп һәм һәр тәүлекнең 18 сәгатен эфирда үткәреп буламы? Була! «Борис Полевой» теплоходында узган «Алтын каләм» фестивалендә! Берьюлы 100 гә якын кыз һәм малай шунда үзен чын журналист дип хис итә дә инде! Ә ул халәт «Борис Полевой» теплоходы трабыннан күтәрелгәндә үк башлана... Каютаң белән матбугат үзәге ролен үтәүче музыкаль салон арасында язмаларыңны күтәреп чабып йөргәндә, капитан кубригында диктофонга интервью яздырганда, яраткан журналың яки газетаң редакторы белән коллегаларча аралашканда, телекамера күтәреп, палубалар буйлап йөгергәндә, кинозалда үзең әзерләгән сюжетларны караганда, причалга туктап, һәр шәһәрдә фоторепортажлар ясаганда, син инде  журналист!
...Минем өчен аеруча кадерле ул фестиваль. Журналистиканы яңача яраттырды. 20 елга якын «Алтын каләм»нең жюри әгъзасы булып, нинди генә талантлы яшь журналистларны ачмадык!

Дагомыс. «Бөтенроссия-2006» журналистлар фестивале.  Казанда әбиләр чуагын яңгырлар алыштырган чак. Ә мин 26 градуслы эсседә диңгезгә йөгерәм... Пляж тулы журналистлар!  Без барыбыз да Сочига, Дагомыска журналистлар фестиваленә җыелдык. Россия Журналистлар берлеге рәисе Всеволод Богданов һәркемне үз итеп сөйләшә, хәлләрен сораша. Казаннан икәнебезне белгәч, «Марсель Зариповка сәлам әйтегез!» – диде. (Алар «Советская Россия» газетасында бергә эшләгәннәр. – Э.З.).  
Табло диңгез суын тагын да җылырак күрсәтә! Дулкыннар шавын ишеттерер өчен телефоннан Казанны, редакция номерын җыям: «Кара диңгез сезне менә шулай сәламли!» – дим. Тиздән мастер-класслар башланачак. Интерклубка, зәңгәр йә фирүзә кунак бүлмәләренә, кинозалга ашыгабыз.
 «Московский комсомолец»ның күзәтүчесе, бүгенге армиядәге хәлләр турында язучы, уставтан тыш мөнәсәбәтләрне кискен тәнкыйтьләүче Юлия Калинина, «Фабрика звезд» проекты буенча ук таныш Фекла Толстая (атаклы Шереметьевлар династиясе турында фильм төшергән), Россия журналистикасы легендасы Леонид Шинкарев (Раджив Ганди, Фидель Кастродан ничек интервью алуын мавыктыргыч итеп сөйләде!), атаклы Константин Симоновның улы, журналист һәм режиссер Алексей Симонов...
Татарстан матбугатына багышланган күргәзмә иң колачлысы иде әлбәттә! Анда һәрчак халык! Күргәзмәне журналларыбыз бизәп тора, ләкин озакка түгел: бик тиз юкка чыга бара. Без куябыз, алар югала. Юкка түгел, димәк! Шәп журналларыбыз!

Мәскәү. Дәүләт Думасы. 2010 ел. Казаннан Мәскәүгә – поездда, «Комсомольская»дан «Охотный ряд»ка – метрода. Һәм Дәүләт Думасы. Яшьләр тематикасының матбугатта чагылышы турында парламент тыңлауларына ашыгам. «Шаги к успеху» тапшыруларын алып баручы депутат Алина Кабаева уздыра аны. «Хәзерге телевидениегә сорауларым бик күп. Ни өчен белем алуга, мәгарифкә караган тапшырулар юк?! Ни өчен һаман шоу-бизнес, криминал, скандаллар анда? Ник тәрбияви функциясен югалткан? Журналистлар ник этиканы оныталар?» – дигән иде ул үзе үткәргән семинарларда.
...Экспертлар арасында кемнәр генә юк! ЛДПР фракциясе лидеры Владимир Жириновский, Мәскәү университетының журналистика факультеты президенты Ясен Засурский, Россия Президенты киңәшчесе Михаил Федотов, «Эхо Москвы»ның баш редакторы Алексей Венедиктов, РЕН ТВдан Марианна Максимовская...
Җайлы гына башланган чыгышларны Марианна Максимовская кинәт өзде: «Бүген яшьләр аудиториясендә хурлыкка каласың килмәсә, «рухи кыйммәтләр», «демократия» сүзләрен әйтмәвең хәерлерәк», – ди. Зал гөж килде. Һәм китте, китте!.. Кайнар бәхәсләр, кыю фикерләр... Блокнотка төрткәләп барам.
«Ситуация контрольдән чыкты. Идеаллар юк. Күпләрнең чиновник буласы килә». (В. Жириновский.)
«Һәр өченче яшь кеше елга бер (!) китап укый. Һәр икенче яшь кеше «Газпром»да эшләргә хыяллана». (Д. Дондурей.)
«Яхшы укый торган малайның текстында 70 орфографик хата. БДИда әзер җавапларга гына төртеп утыру түгел шул бу! Яшьләребез начар түгел. Ләкин алар надан». (Я. Засурский.)
«Без тирән чокыр эчендә. Патриотик тәрбия, яшьләр сәясәте, дигән булабыз. Ә талантсызларга нишләргә? Икенче сорт итеп караргамы? Бәлки, алар ялтырамый торган таланттыр?» (М. Слободская.)
«Яшь кеше стройдагы шөреп булырга тиеш түгел... ». (М. Федотов.)
«Массакүләм мәгълүмат чаралары яшьләребезне тәрбияләргә тиеш, ләкин, ни кызганыч, бүген алар бу функцияне үтәми.» (Я. Засурский.)
...Менә шундый фикерләр. Яшьләр сәясәтендә сәясәт күбрәк, яшьләр азрак... Уйланып утырдым. Нәтиҗә ясарга тырыштым.  Бу очрашудагы чыгышларның лейтмотивы мондый: «Яхшы журналист үзе сайлаган миссиягә һәрчак тугры калырга тиеш. Бу – кешеләргә дөреслек, гаделлек тантанасын урнаштырырга булышу, дөньяны аз гына булса да яхшы якка үзгәртергә омтылу».
Мин менә шундый журналистика ягында!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар