Логотип
Уңыш серләре

Кеше кайчан матур була?

Чибәр кызлар яшәгән төбәкләрнең берсе булгангамы, әллә инде монда бик актив җәмәгатьчеләр эшләгәнгәме – матурлык бәйгесен быел да килгән кунакларны шаккаттырырлык итеп үткәрделәр Башкортстанда.
Былтыр ярышларның Бөтен­россия этабында безнең Алинә Гыйз­зәтуллина җиңеп чыкса, быел «Татар кызы-2015» калфагын берьюлы ике кызыбыз дәгъва итә. Гадәттә, һәрбер төбәкнең данын бер генә кыз яклый ала иде бит. Ә быел Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров җитәкләгән жюри, Башкортстандагы сайлап алу этабы­ның югары дәрәҗәдә үткә­релүен ассызыклап, җиңүче Альбина Хама­това янына тагын бер сылу кызыбызны сайлап алырга рөхсәт итте. Конкурсның төп оештыручысы булган «Берлек» мәдәни-агарту оеш­масы әгъзалары бик сөенеп, үз җиңүчесен билгеләде: Алинә Шаки­рова чыннан да лаек иде шул! Кыз­лар, бергәләшеп, Чиләбе шәһәрендә үтәчәк финал тамашасына әзерләнә хәзер. Әйе-әйе, бергәләшеп! Чөнки алар арасында бернинди көндәшлек тә юк. Алинәне күргәч: «Икегез дә җиңүче, һәрберегез беренче булырга лаек, ә нинди сыйфатлар белән сез аерыласыз?» – дип сорадым бераз чеметтереп. «Табигать көчләре белән чагыштырсак, Альбина ул – ут, ә мин – су. Аңа гел сокланып карыйм. Үзе чибәр, үзе акыллы, җыр-биюгә дә оста... Альбина бик җитез, тере кыз, тирә-якка очкын чәчеп, гел елмаеп тора. Ә мин тыныч холыклы, йомшак күңелле, һәрчак уйланып, хыялга бирелеп, җиденче кат күктә йөзеп йөрим. Көндәлек тормышның ыгы-зыгысына ияреп, үз асылың, тарихың, милли язмыш турында сирәк уйланасың бит. Ә конкурс миңа тормышта үз урынымны аң­ларга ярдәм итте. Без бит татар кызлары. Бу горур исемне йөртүебез хакында бер минутка да онытырга ярамый. Хәзер һәрбер кылган эшемне, карарымны бу татар кызы исеменә лаекмы дигән күзлектән бәһалим!»

Яшь булуына карамастан, Алинә­нең яулаган үрләре бихисап. Шулай да иң кадерлесе, мөгаен, икенче сыйныфта укыганда «Чакмагыш тургае» конкурсында гран-при яулавы булгандыр. Бүген дә сагынып искә төшерә ул чакны. Тавышы белән барысын да әсир иткән кызчыкка бик зур ваза бүләк итәләр. Бәхетле Алинә кадерле бүләген бер атна кочаклап йоклый... Бу беренче урын зур җиңүләрнең башы була, үз-үзенә ышанычын арттыра, иңнәренә канат куя.

Гади генә кыз булып түгел, үз иленә файдалы кеше булып үсәсе килә Алинәнең. Нәкъ картәтисе кебек. Озак еллар «Игенче» дип исемләнгән Чакмагыш районы газетасының баш мөхәррире булып эшли картәтисе Хәйдәр Фәйзрахман улы Басыйров. «Без бәләкәй чакта аның белән концертка да, музейга да барабыз, базарга да йөрибез, һәм кайда да картәтием белән барысы да туктап исәнләшә, үз хәлләрен сөй­ләп, киңәшләшеп китә иде. Бәйрәм­нәрдә аны котларга әле дә бик күп хөрмәтле кешеләр килә», – дип искә төшерә Алинә. Бүген Хәйдәр Фәйзрахман улына 76 яшь булса да, ул һаман да сафта. Үз якташлары турында китаплар бастыра, архивларда утыра, төрле кызыклы чаралар оештыра. Янәшәсендә – тугры юлдашы Фәһимә апа. Аларның бар дөнья­сы балкып тора: йортлары, каралты-курасы, бакчалары дисең­ме!.. Бала баласы балдан татлы Алинә менә шундый мохиттә сөелеп үскән инде! Үз картәти-картәнисе хакында зур җылылык белән сөйли ул. Бу матур пар – аның яшәү идеалы. «Түгәрәк өстәл янында бар туганнар җыелышып, үз уңышлары турында сөйләгәндә, миннән дә бәхетле кеше юктыр, – ди ул. – Әниемнең абыйсы Айдар Басыйров Чакмагыш музеен җитәкли, ул да туган як тарихын өйрәнүче буларак билгеле кеше. 
«Татар кызы» бәйгесе уйларымны тәртипкә китерде кебек.

Әтием Рифат – шәхси эшкуар, әнием Эльза халыкка иминлек хезмәте күрсәтү өлкәсендә эшли. Апам Эльвина белән энем Сабур да тырышлар, булдыклылар. Туган ягым үсешенә зур өлеш кертеп, ма­тур хыялларымны тормышка ашырып яшисем килә минем. Карт­әтием өйрәткәнчә, Ренат Харис сүзләрен еш искә төшерәм. Ул минем тормыш шигаремә әйләнде инде: Кеше кайчан матур була? / Кеше матур шул вакыт – / Иле өчен, халкы өчен / Яшәгәндә җан атып...



Тик барысы да без теләгәнчә генә килеп чыкмый шул, дип, Алинә тормышындагы иң зур җиңелүен искә төшерә. Мәктәпне тәмамлаганда аның алдында кайда укырга керергә дигән сорау тормый, бу җавап сигезенче сыйныфтан ук билгеле була. Әлбәттә, Казан! Әлбәттә, университет! Татар мәдәни тормышында кайнап яшисе килә аның. Бюджет урынына үтәр өчен Алинәгә нибары 2 балл җитми кала. «Укырга кергән бәхетлеләр исем­легендә үземне тапмагач, аяк асларымнан җир шуып киткәндәй булды. Башта утырып еладым, тик күз яшьләре агызып, морадыңа ирешә алмыйсың шул. Ихтыяр көчемне җыйдым да, моның белән дөнья бетмәгән бит дип, Башкорт дәүләт университетының роман-герман филологиясе факультетына документларымны тапшырдым һәм... үттем», – ди Алинә. 
Һәр башлаган эшемдә якыннарымның ярдәмен тоеп яшим. 

Әле бу вакыйгага фәлсәфи яктан карый ул. Барысы да Ходай кулында. Килеп чыкмаган икән – димәк, язмаган. Бер ишек ябылганда, аның икенчесе, тагын да затлырагы ачыла бит. Уфа университетында уку ел­лары искиткеч гүзәл вакыйгалары белән истә калган. Беренчедән, Алинә Шакирова инглиз телен камил­ләштереп, «Work and travel» программасы буенча Америка Кушма Штатларында эшләп кайта. Бәләкәй чакта сатучылы уйнарга ничек яраталар иде, менә монда – Амери­када чын-чынлап шундый эш язган икән. Сәгатенә 7 доллар акча алып, өч ай дәвамында уенчыклар сату кибетендә эшли. Зур матур кибет­ләрдә позитив американнар белән аралашу аны тагын да чарлый гына. Алда – яңа эшләр, яңа кеше­ләр, яңа мөмкинлекләр. Кайткач, якыннары янында бер ай да тормыйча, янә чемоданнарын җыеп, Кытайга чыгып китә. Бу юлы озаккарак – ел ярымга. Бәләкәй чактан ук бу илгә барырга хыялланган кыз студентлар белән алмашу программасы буенча кытай телен өйрәнү мөмкинлеген кулыннан ычкындырмый инде. Очрап торган кыенлыклар да, әти-әнисен сагыну да, чит илдә бөтен нәрсәне берьялгызы гына хәл итү дә кома-чаулый алмый – 18 яшьлек кызга үз проблемаларын инде мөс­тәкыйль рәвештә чишәргә туры килә. Ә Кы­тайга мәхәббәтне әтисе уяткан була. Рифат абый үзе бу илгә барып кайткач, тәэссоратлары белән иң беренче үз якыннары белән ур­таклаша. Кечкенә Алинәне бу сөйләшүләр, фото­гра­фия­ләр карау шулкадәр дулкынландыра ки, ул үзе дә бу серле ил белән танышып кай­тырга карар кыла. Җиңел булмый, әлбәттә. Кытай-да укыганда Алинәне модель буларак та эшкә чакыралар: зифа буйлы, зур күзле, ягымлы татар кызы беркемне дә битараф калдырмый.

Аны күбрәк испан яки һинд кызына охшаталар. Мин татар кызы дигәч, аптырап калалар кытайлар. «Татар» дип аталган халык Кытайның Шен-Жан провинция­сендә дә яши бит. «Үз баламны ел ярымга башка илгә җибәрергә батырчылык итмәс идем, – ди бүген Алинә, елмаеп. – Әмма ләкин вакыт барысын да дәвалый. Әни булгач, бәлки, башкача фикер йөртермен...»



Россияне, АКШны һәм Кытайны чагыштырсаң, бу илләр көнкүреш ягыннан гына түгел, ә балалар тәрбияләү тәртибе белән дә аерыла. Америкада балага 18 яшь тулса, ул мөстәкыйль тормыш белән яши башлый, әти-әниләре аларга бик сирәк очракта гына ярдәм итә. Кытай белән Россиядә гаилә мөнәсә­бәтләре бик көчле. Тик күршеләре­безгә гаиләдә бер генә бала тәрбия­ләргә рөхсәт булгангамы, анда кызларны бик кадерләп, «өф-өф» итеп кенә үстерәләр: гадәттә, алар өй җыештыра да, ашарга да пешерә белми, күбрәк карьера турында кайгырталар икән.

Карьера дигәннән, Алинәгә университетны тәмамларга бер ел калса да, бүген ул тел өйрәнү курсларында кытай теле укытучысы булып эшли. Башкортстанда Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләренең саммиты үткәч, кытай телен өйрәнергә теләү­челәр тагын да артты. Ә бу экзотик телне яхшы сыйфатта өйрәтә алырлык белгечләр, киресенчә, бик аз. Шуңа күрә Алинәгә тәкъдимнәр көн саен килеп тора. Кытай теленнән тыш, ул инглиз, немец, француз телләрендә дә иркен аралаша. Татар­часын да камилләштерергә тырыша. Уфада туып-үскән шәһәр кызы булгач, конкурска килгәндә татарчасы йомшаграк иде. Яңа дуслар табып, төрле милли чараларда катнашып, туган телен шактый шомартты.

Күптән түгел Кытайдан кайтып төште Алинә. Анда тәрҗемәче булып «Идел – Янцзы» яшьләр форумында эшләгән. 1 сентябрьдән инде – мәктәптә, кытай теле укытучысы итеп чакырдылар аны. Педагогика буенча китаплар укый, дәрес планнары төзи. 21 яшьлек яшь укы-тучы­ның күңелендә мең төрле уйлар: «Балалар аны ничек кабул итәр?

Һәр баланың йөрәгенә кирәкле ачкыч таба алырмы ул? Быел университетның да соңгы курсы: бар җирдә дә ничек өлгерергә икән? «Татар кызы»нда да сынатмаска, якыннарның йөзенә кызыллык китермәскә кирәк...»

Шаян кыз киләчәккә планнары турында оялып кына, бераз саклык белән сөйли. Ачылып китәргә ашыкмый, әлегә сер булып калсын, дип куя. Киләчәктә үзеңне кем итеп күз алдыңа китерәсең, дигән соравыма: «Матур гаиләмне булдырасым, күр­кәм йортыбызда тормыш иптә­шем белән тупылдатып өч ул, бер кыз үстерәсем килә. Тик барысы да Ходай кулында», – дип җавап бирде Алинә. Әлегә ул үз яртысын очратмаган, моңа да бик аптырамый, димәк, вакыты җитмәгән. Булдыклы ирнең хәләле булыр өчен кыз балага бар яктан да камиллеккә омтылырга кирәк, дигән фикердә ул. Тән матурлыгы турында гына сүз бармый, билгеле. Үзәктә – күңел, җан, хис, акыл матурлыгы.

Зур күзләрен ачып, озын керфек­ләрен сирпеп уянып, һәр таңда «мин булдырам» дип яңа көнгә аяк баскан Алинәнең бар ниятләре дә тормышка ашар дип ышанасы килә.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар