Логотип
Татар гаиләсе

Очкычларга канат куйганда

– Бакчабыз яшәгән җиребездән – Авиатөзелеш районыннан ерак түгел. Очкыч тавышы ишетелүгә бакчага йөгерешеп чыгабыз. Гади очкыч дип кенә карамыйбыз без аңа. Ничә еллык тырышлыгыбыз кергән хезмәт җимешебез бит ул! Бу хисләрне заводта эшләүче кеше генә аңлар. Гүя күктә яңа гына стапельдән төшкән самолет түгел, меңләгән кешегә кадерле һәм якын булган җан иясе күккә күтәрелгән. Кеше куллары белән җыелган могҗиза бит ул!

 

– Бакчабыз яшәгән җиребездән – Авиатөзелеш районыннан ерак түгел. Очкыч тавышы ишетелүгә бакчага йөгерешеп чыгабыз. Заводта җыелган самолетның беренче тапкыр һавага күтәрелү мизгеле безнең өчен дә бик дулкынландыргыч. Бер күрүдә үк таныйбыз без аларны. Әле буялмаган да – дюралюминийга хас сыек яшел төстә булсалар да, һәрберсен аерабыз. Гади очкыч дип кенә карамыйбыз без аңа. Ничә еллык тырышлыгыбыз кергән хезмәт җимешебез бит ул! Бу хисләрне заводта эшләүче кеше генә аңлар. Гүя күктә яңа гына стапельдән төшкән самолет түгел, меңләгән кешегә кадерле һәм якын булган җан иясе күккә күтәрелгән. Кеше куллары белән җыелган могҗиза бит ул!
Завод диюгә, рәт-рәт тезелеп киткән төрле станоклар, вак һәм зур детальләр, стапель корылмалар, җәелеп ятучы җитештерү цехлары, минуты белән исәпләнә торган эш көне, бертуктаусыз хәрәкәт күз алдына килә. Әмма шул салкын тимерне, станок-ларны, үзеннән дә зур җайланмаларны кеше буйсындыра бит! Завод ул – кешеләр, диләр. Кеше куллары теләсә кайсы тимер кисәген бөгә, сыгылмалы итә, алардан үзе теләгән деталь ясый. Тели икән – аларга канат куеп күккә күтәрә! Бу осталык, хезмәт алымнары, традицияләр, буыннан-буынга күчеп, еллар аша киләчәккә юл сала. Бу диварлар эчендә очкычлар гына түгел, гаиләләр төзелә, язмышлар хәл ителә... Быел үзенең 95 еллык юбилеен билгеләп узган завод гомере әнә шундый алтын куллы кешеләре белән исәпләнәдер ул.
С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводына 289 ел гомерләрен багышлаган Хөсәеновлар гаиләсе дә – очкычларга канат куючылар. Республикада күптән түгел узган Машина төзүчеләр көне уңаеннан оештырылган бәйгедә «Хезмәт ди-настиясе» номинациясендә җиңүче буларак сәхнәгә менгән гаиләнең завод белән бәйле беренче хатирә-ләренә чумабыз. 
– Нәселнең хезмәт стажы башында Роза апабыз тора. Заводка иң беренче булып ул урнашкан. Ләкин аңа кадәр безнең әти дә эшләгән әле монда. Сугыш башлангач, Лаеш районы Атабай авылыннан җибәргәннәр аны. Авыл агаена агач белән эш итү чит-ят әйбер түгел, балта остасы булуы бик ярап куйган. Фанерадан самолетлар җыюы турында сөйли иде әти. Очкычның яңа модельләренең макетын шулай ясый торган булганнар элек, шунда катнашкандыр дип фаразлыйбыз. Ләкин аның документларын архивтан таба алмадык... Аларны да кушсак, тагын да зуррак сан чыгар иде, – дип аңлата гаилә башлыгы Һарун абый.
Ул үзе заводка мәктәп бетергән япь-яшь егет булып килеп керә. Гаиләдә җиде бала үсә, җидесенең дә хезмәт юллары завод белән бәйләнгән. Вакыты да шундый булган инде, әле балалыктан да чыгып җитмәгән егет апалары Роза, Равия, абыйсы Әхәт эшләгән Казан авиация заводына барып урнаша шулай. Башта калайчының укучысы буларак өйрәнеп йөри, ата-бабадан сеңдереп үскән осталыгы ярдәм итә егеткә. Аннары армиягә барыр вакыты җитә. Хәрби хезмәттән крановщик белгечлеге алып кайта да эшен яңадан заводта төзелеш цехында дәвам итә Һарун абый.
– Өр-яңа 69 нчы цех төзеләсен әйтте дус егетләр. Өстәвенә, анда эшләүчеләргә фатир алу мөмкинлеге дә булачак! Мондый мөмкинлекне ычкындыру – ахмаклык. Яңа цехка барып урнаштым. Әле ул цехның корпусы гына төзелгән иде. Барлык җайланмаларны урнаштыру, торбалар сузу безгә – яңа коллективка йөкләнде. Барыбыз да диярлек яшьләр, цехны аякка бастыруның бер кыенлыгы да булмады. Бик күңелле итеп эшләдек, җитәкчелек тә аңлый торган, кешелекле иде. Алар үсендерә белде, без тырышып эшләдек. Һәрвакыт алдынгы булдым мин. Бу эшләр тәмамлангач, цехка аппаратчы кызлар килде... – дип искә ала яшь чакларын Һарун абый.
Бу урында Чуашстанда туып-үскән Фәридә ханым турында сөйли башларга вакыт. Ул да мәктәпне тәмамлагач, Мәскәүгә апасы янына заводка барып урнаша. Анда биш елга якын эшләгәннән соң, Казанга күченергә хәл итә. Туганнары бик күп була монда. Ә менә авиация заводына килеп керүе очраклы булганмы, язмышмы – анысы мөһим түгел. Яшь коллективы белән аерылып торган 69 нчы цехка аппаратчы булып эшкә килүче кызлар арасында Фәридә да була. Өч катлы йорт биеклегендәге чистарту корылмалары җитештерүдә кулланылган барлык суларны цехлардан кудыра да торба буйлап аларны кире шул цехларга җибәрә. Зур краннарны ачып-ябып, суларны суыртып агызу өчен нәкъ менә шул япь-яшь кызлар – аппаратчылар җаваплы була. Заводтан бер генә тамчы су да чистартылмыйча чыгарга тиеш түгел! Хәзер инде заводның очыш-сынау станциясендә урнашкан заманча чистарту корылмалары Фәридә апа эшләгәннәре белән чагыштыра торган түгел. Җыйнак кына заманча корылмалар чистарта җитештерү суларын.
– Эшкә урнашуга тулай торакта урын бирәләр иде ул вакытта. Шуңа яшьләр заводка килгәндер инде. Юнгородок дип аталучы бистәдә никадәр яшь эшче, яшь гаилә яшәгәндер! Иртә белән проходнойдан Каравай бистәсенә кадәр чират сузыла иде. Бик күңелле эшләдек. Бәйрәмнәрне, туган көннәрне бергә уздырабыз. Ул чакта сменалап та эшли идек әле. Бер гаилә кебек идек без. Завод эчендә дә, заводтан чыксаң да шул бер мохит, бөтен кеше бертөрле, бер шәһәр кебек иде. Әнә шулай эштә таныштык инде Һарун белән, – дип дәвам итә Фәридә апа.
– Әйе, күз төште Фәридәгә. Ошаттым инде. Без, егетләр – бер компания, кызлар да оешып йөриләр иде. Эштән соң тулай торакка да шулай бергәләп кайтабыз. Алар – кызларныкына, без – егетләрнекенә. Кичләрен урамда йөрергә чыгабыз. Ял көннәрендә Социаль шәһәрчек паркында «пятачок»та очрашып, биибез, җырлыйбыз, походларга барабыз. Озак та очрашып йөрмәдек, бер елдан өйләнештек.
Заводтан фатир алганчы бергә яшәп торыр урын да тиз табыла. Бер әбигә йортка кереп, дус-тату яши башлыйлар. Йорт-хуҗалыкта ир кулы тимәгән җирләрне торгыза, рәткә китерә, капкасын төзәтә, суын кертә Һарун абый. Кызлары Ләйсән дә шул йортта туа әле. Үз әбиләре кебек якын кешегә әйләнгән йорт хуҗасына Ләйсән «әбекәй» дип дәшә башлый хәтта. Фатир да озак көттерми. Цехта тырышлыгы белән аерылып торган Хөсәеновлар гаиләсе беренчеләрдән булып үз почмакларына ия була. Төзелеш тизрәк барсын өчен, фатир бирелгән эшчеләр үзләре дә төзелештә катнашырга тиеш була. Харун абый да шунда ашкына. Тиздән улы да туасы бар – ашыктырасы килә бит! Өлгерәләр. Уллары Данис яңа фатирда туа инде. Ләкин болгавыр еллар башланып, хезмәт хакы белән авырлыклар башлангач, Һарун абый башка эшкә китәргә мәҗбүр була. Берничә елдан кабат кайтачак әле ул...
Фәридә апа инде үз гаиләсе кебек якынаерга өлгергән коллективыннан аерылырга уйламый да. 35 ел буе эшенә тугры калып, лаеклы ялга чыга. Авиация заводында эшләп, Авиатөзелеш районында яшәп, авиатөзүче туганнарың белән аралашып, пенсиядә булып та заводтан аерылу мөмкин эш түгел. Бергә эшләгән дуслары белән телефон аша сөйләшеп, цех яңалыкларын белешеп кенә тора. Кемне кая күчергәннәр, кайда яңа установкалар куйганнар, кайсы җиргә ремонт ясаганнар – барысы белән дә кызыксына Фәридә апа. Бәйрәм табынына утырсалар да, кунакка йөрешсәләр дә, сүзләр һәр-вакыт завод хәлләренә кайтып кала. Хезмәт юллары туктап тормый да бит әле. Хөсәеновлар династиясен уллары Данис, киленнәре Илиана дәвам итә.
– Авиация заводының очышсынау станциясеннән очкыч һавага күтәрелгәнче үк двигатель тавышыннан кайсы самолет икәнен аерам. Алай гына да түгел, аның борт номерын, ничәнче машина булуын да беләм. Әйе, очкыч булса да, бездә аларның һәрберсен фәләненче машина дип йөриләр. Машинаның төп эш атамасы ул. Һавага күтәрелгән очкыч-ның мин эшләгән өлеше күзгә күренмәсә дә, үзәгендә, – ди Хөсәеновлар династиясенең яшь буын вәкиле инженер-конструктор Данис Хөсәенов.
П. В. Дементьев исемендәге Казан авиацион-техник колледжын тәмамлаган егет эш урыны эзләп, туры заводка юл тота. Унике ел дәвамында төрле вазыйфа башкарырга туры килә Даниска. Ту-22М3 бомбардировщик-ларын җыю һәм мордернизацияләү цехында эшләп, зур тәҗрибә туплый ул. Хәрби очкычның кайсы җирендә нинди заклепка урнашканын, аларның арасы ничә сантиметр булырга тиешлегенә кадәр өйрәнергә туры килә хәтта. Бүген Данис конструкторлык бюросында инженер-конструктор вазыйфасын башкара. 
Илиана да, кайнанасы кебек, заводка очраклы гына килеп урнашкан дияргә дә булыр иде. Кулына КХТИ дипломы алгач, үзе турында белешмәне шәһәрнең берничә заводына биреп карый. Авиатөзелеш заводыннан «туры килмисез, безгә КАИ дипломы кирәк», дип озаталар кызны. Ләкин берничә көннән шалтыратып, чакырып та алалар. Шулай итеп, Азнакай кызы инженер-технолог Илиана үзенең беренче эш көнен цехта башлап җибәрә. Данис белән ике цех арасында коридорда еш очраша торган булалар. Бөдрә чәчле сөйкемле кызны күңеленә салып куя егет. Ләкин икесенең берсе дә күзгә-күз очрашып йөрүдән ары китәргә җөрьәт итми. Анысын вакыт хәл итә. Ике елдан соң!
– Отпусктан чыккан идем генә әле. Заводта эшләүче иҗади яшьләрне «Безнең заман» республика фестивалендә катнашырга җыялар, җыелышка син барасың, дип әйттеләр. Мәктәптә укыганда бию белән шөгыльләнгәнемне беләләр иде инде хезмәттәшләрем. Баргач, Илиананың да килгәнен күрдем, – дип искә ала Данис.
– Ә мин кечкенәдән музыка мәктәбендә укыдым, хорга йөрдем. Шулай ук үземне сынап карыйсым килде. Республиканың төрле оешмаларында, заводларда эшләүче яшьләр арасында беренче тапкыр узачак масштаблы конкурс мине бик кызыксындырды. Җыелышта команда туплап, җиң сызганып конкурска әзерли башладылар безне. Данис белән икебез дә командага кердек, – дип дәвам итә Илиана.
Шул көннән башлап ике сменада эшләүгә күчә алар. Чөнки эш көне тәмамланганнан соң иҗади хезмәтләре башлана гына бит әле! Профессиональ хореографлар, вокал буенча белгечләр әзерли яшьләрне конкурс-ка. Ни кызык, Данис белән Илианага бер генә тапкыр да бергә биергә туры килми. Бер-берсенең барлыгын тоеп, иңгә-иң куеп диярлек әзерләнәләр, репетиция ясыйлар. Әле дә дуслыктан ары китми мөнәсәбәтләре.
– Безне конкурска әзерләүче остазларыбыз барысын да үз кулларына алырга була, күрәсең. План корып, Илиананы миңа «димли» башладылар. Без икебез дә заводның «Яшьләр советы» әгъзалары. Фестивальгә әзерләнүдән тыш, төрле чаралар уздырабыз, бәйрәмнәрдә чыгыш ясыйбыз, туристик слетларга, елга буйлап сплавка чыгабыз. Туры китерәләр бит шулай – кая барырга кирәк булса да, икебезне бергә җибәрәләр! Соңга калсак, мин Илиананы озатып куям. Ничектер сизелми дә диярлек кавышып та куйдык шулай, – дип елмая Данис.
Авиатөзелеш заводында тупланган «Авиатор» коллективы «Безнең заман» эшләүче яшьләр республика фестивалендә ел саен катнаша. Бер җиңү икенчесен алыштыра. Фестивальнең иң мәртәбәле бүләген – Гран-прины 2019 елда ала коллектив. Ул вакытта Хөсәеновлар инде ир-хатын статусында чыгыш ясап ирешә бу җиңүгә.
– Фестиваль юлын узганда коллективта дүрт гаилә туды! Без инде берберебез белән туганлашып та беттек бугай. Туйларга йөрибез, иҗади чыгышлар ясап яшь гаиләне котлыйбыз. Күңелле, якты, вакыйгаларга бай чор иде ул! Бу кичерешләрне, хисләрне эшебез бүләк итте бит. Ә кемдер завод кына, ди. Безнең гаиләдә «Завод бит ул!» дияргә күнегелгән. Ышанычлы, нык, киләчәге бар... Аны безнең тормыштан аерып та булмый инде хәзер. Мин хәтта китеп тә карадым заводтан. Ләкин бер ел да узмады, кабат әйләнеп кайттым. Заводтагы стабильлек, регламент белән эшләү тәртибеннән соң шәхси оешмалардагы эш тәртибенә ияләшү җиңел түгел икән. Ә монда барысы да җайга салынган, системага куелган. Гаилә дусларыбызның да күпчелеге бергә эшләгән, бергә чыгыш ясап йөргән завод яшьләре, – ди Данис.
– Туган көнгә җыелышсак та, котлауларга унбиш минут вакытны гына багышлыйбыз да яңадан завод тормышына әйләнеп кайтабыз. Кемдә нинди яңалык, нинди заказлар кабул ителгән, кайсы цехта нинди вакыйга булган, кая яңа җитәкче куйганнар – сөйләшмәгән бер генә тема да калмый. Тагын заводка күчтек бит инде дип, көлешеп алабыз, – дип хуплый иренең сүзләрен Илиана.
Данис белән Илиананың кызлары Инарага дүрт кенә ай әле. «Теләге булса, династия эшен ул да дәвам итәр, каршы килмибез, көче-бездән килгәнчә ярдәм итәчәкбез, – ди яшь әти-әни. – Заводта балалар өчен уздырылган бер генә конкурсны да калдырмаячакбыз, анысы һичшиксез. Менә балаларны яклау көне уңаеннан уздырган рәсем бәйгесеннән үк башларбыз!»
Сабый әле үзен алда ниләр көтәсен белми. Ләкин бөтен тормышлары завод тирәсендә кайнаган әти-әнисен, әби-бабасын күреп, ул да үз хезмәт юлын сайлаганда икеләнеп тормас кебек. Бу гаиләдә канат куя беләләр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар