Логотип
Татар гаиләсе

Казыклар

– Бер көнне арткы якка – бәрәңге бакчасы җиренә чыксам, Раушан казыклар кагып ята. «И улым, нәрсә була бу? Ничекләр эшләп чыгарсың моны?» – дип борчылам, тезелеп киткән казыклар мәйданын күреп. Ул кадәр зур төзелешне күргәнем дә юк иде...

– Бер көнне арткы якка – бәрәңге бакчасы җиренә чыксам, Раушан казыклар кагып ята. «И улым, нәрсә була бу? Ничекләр эшләп чыгарсың моны?» – дип борчылам, тезелеп киткән казыклар мәйданын күреп. Ул кадәр зур төзелешне күргәнем дә юк иде... Холкы шундый – уйласа, эшли. Тотынгач, ахырына кадәр җиткерә. Үзе каккан шул казыклардан төзелгән тормыш инде бу, – дип, улы белән горурлану хисләрен яшерә алмый Рәмзия апа. 
Балтач районы Югары Субаш авылында яшәүче ХӘБРИЕВләр гаиләсендә кунакта без. Җир җимертеп эшләп, күпләргә үрнәк булып, бер түбә астында өч буын яшәп ята. Ничек кенә әле! Берәүләр каланы сайлаганда, Раушан белән Алия саланы үз итә.  
Раушанның шушы җиргә суккан казыклары буйлап китик әле. Авылда корган мул, бәхетле, түгәрәк тормышын нинди нигезләргә утыртты икән авыл егете... 

Язмыш
Төп казык бу түгел, әлбәттә. Аны Раушан үзе какмаган да. Ләкин тормышына саллы өлеш керткән ул.  Гаиләдә дүрт кыздан соң зур бүләк булып дөньяга килгән бердәнбер малай Раушан. Алдагы дүрт кызын да бер үк акушерка белән тапкан Рәмзия апа, шаяртып, бишенче тапкырында бала табу бүлмәсенә аның белән керүдән баш тарта. «Тукта, син кермә әле, гел кызлар бирәсең», – ди акушеркага. Ул вакытта УЗИ аппаратлары бармы соң? Балаң белән тәүге күрешүеңдә генә кем икәнен беләсең ләбаса. Ни хикмәт, күкрәгенә ир бала салып куялар бит Рәмзия апаның. Раушан! Бу сөенечне, авылга – күршеләренә шалтыратып, Рәфкать абыйга палатадаш хатын җиткерә. Бәхетле әти шул көнне бәби тәпиен өч литр самогон белән бик яхшылап юганын гаиләдә әле дә көлеп искә алалар.
Рәмзия апа үзе 35 ел колхозда хезмәт куйган: 17 ел сыер сауган, 15 ел бозау караган. Рәфкать абый колхозда тракторда эшли, күп еллар район буенча алдынгы комбайнчы исеменә лаек була. Үз гомерләрендә бергәләп өч йорт күтәргәннәр. Өстәл кадәр ташларны берүзе күтәреп сала торган өрлек кадәрле ир булган ул. Кайсы эшкә тотынса да, Рәфкать эшләгәне күренеп тора, аныкы гел икенче була дип мактаганнар авылда. Кызганыч, кыска гомер насыйп була аңа. 52 яшендә үк бакыйлыка күчә Рәфкать абый... Тормыш йөге, йорттагы ир-ат эше тулысынча Раушан өстенә кала. «Рәхәт күрмәде инде», – дип авыр сулый әнисе, ул елларны искә алып...
Кечкенәдән техника тирәсендә чуала Раушан. Әтисе дә мәктәптә инструктор булып эшләгән вакытлар бу. Булган инде Югары Субаш мәктәбенең көчле чаклары: тракторы, автобусы, машиналары... Егетләрне, укытып, мәктәптән үк права белән чыгарганнар. Күңеле яткач, бөтен деталь-запчастьларны тотып, җыеп карап өйрәнә малай. Интернет юк – бөтен кызыксындырган мәгълүматны китаптан укып ятлый. Әтисез калган елны ук – 16 яшендә  Мари якларыннан беренче тимер атын барып ала – ярым сүтелгән хәлдәге «ЮМЗ» тракторы була ул. Аны яңадан җыя Раушан. Колхоз эшеннән дә тартынмый: Т-150 тракторына утыра, «Дон» комбайнында  – ярдәмче, «Нива»да берүзе эшли. Туры килсә, очкычны да һавага күтәрә алыр иде егет!  
Әтисе исән чакта ветеринар белгечлеге турында хыялланса да, башка тормыш мәктәбе узарга туры килә аңа. Әнисен калдырып китеп буламы инде?! Була, әлбәттә... Ләкин Раушан өчен бу башка сыймаслык кебек тоела. Һөнәри лицейда машина йөртүче, тракторчы, эретеп ябыштыручы белгечлеген алып, ватан алдында бурычын үтәп кайтырга да өлгерә. 
Ә калган казыклар турында Раушан үзе сөйли... 

Җир кадере
– Армиядән кайткач, әнинең, апаларның, туганнарның пай җирләрен алып, шулар белән эшли башладым. Кеше башына 4,8 гектар җирләр бүленгән иде. Шунда печән әзерлим дә, аренда өчен хуҗасына печән белән түлим.  Аннары Мари-Эл якларыннан җир рәсмиләштердем. Ул чакта ук: «Күбрәк ал, аннары булмый әле ул», – дип кисәттеләр. Кая инде, илле гектары да җитә кебек иде... 
Үз җирләремдә эш тәмамлангач, Мари Иле, Киров якларына юл тотабыз. Анда да җирне арендага алып эшкәртәбез, печән әзерлибез. Хәзер 150 гектар җирем бар. Авылда – иркенлек. Патша кебек яшибез дип көләбез. Узган чакрымнарны, киң басуларны, чиксез кырларны күреп үскән, шуның белән яшәгән авыл кешесен бер бүлмәле фатирга ябып куй инде менә... Югыйсә Балтачка – район үзәгенә китеп өй салырга да мөмкинлегем бар. Ләкин үз авылымнан беркая китәсе килми. Күршеләребез, йортларын сатып, күченеп киттеләр. Сатып алырга теләүчеләр килеп йөри башлаганын күргәч, туктале, нишләп чит кешегә бирик әле моны дип, ул җирне дә үзебез сатып алдык. 
Күрше төбәкләрдә эшкәртелмәгән кайсы җиргә барып тотынсаң да, шундук хуҗасы табыла. Киләчәктә зур проблемага әйләнәчәк әле бу җир мәсьәләсе. Кемгә кирәк ул авылдагы җир, димәгез. Иң туклыклы, уңдырышлы туфрак авыл җирендә.  Җир кешесе кадерен дә, аермасын да белә аның. Хәзер аңлыйм: әти исән булса да шәһәргә китмәс идем... Җир кешесе мин.

Алия 
– Армиядән кайткач, бер дустым ашка чакырды. Ул да хезмәт итеп кайткан гына иде әле. Шул хөрмәткә Коръән укыттылар. Алия белән шунда таныштык. Ул табын әзерләшергә, ярдәм итәргә килгән. Очрашып йөргәндә үк авылда каласымны белде. Минем киләчәгем Субаш белән генә бәйле булганын аңлый иде. Алай да: «Авылда да шәһәрчә – сыер саумыйча яшәп була», – дип ышандырган идем. (Көлә).  Бер түгел, кырыкка якын сыер саварга туры килде менә. Алияне дә эш белән куркытып булмый. Авыл кызы бит ул! Тормыш йөген бергә тартабыз. 
Туй мәсьәләсен дә җиңел генә хәл иттек. Ноябрьдә дусларның туена баргач, Алия кәләш бәйләмен тотты, мин – кияү аткан буманы. Декабрьдә инде безнең туебыз булды. Алдагы ел – кәбисә елы иде. Шуңадырмы, бер кафеда да буш көн юк. Шуңа туйны авыл мәктәбе ашханәсендә уздырдык. Аның каравы, шулкадәр күңелле узды! Кунакларны чак озаттык. Биер өчен бөтен музыканы үзем сайлап, яздырып куйдым. Хәер, бөтен оештыру эшләрен дә үз җилкәмә алдым. Безнең туйны дуслар-туганнар әле дә сагынып искә алалар.
Авылыбызда фельдшер булып эшли Алия. Әнигә укол йә система куясы булса, бик җайлы ул яктан да. Алты операция кичерде әни. Беренче ярдәм күрсәтер кешесе янында булуга ул бик куана. Шәһәргә китик дип бер тапкыр да үгетләмәде Алия. Кайсы җирегез шәһәрдән ким дип сорасалар, аптырый хәтта... «Ким түгел, артык әле!» – ди.

Улларым
– Өч малай бүләк итте миңа Алия! Бик зур горурлыгым инде алар.  Олысы Раянга 9 яшь. Аның үскәнен хәтерләмим дә кебек. Ул вакытта трактор белән эшләп йөргән чаклар – еш ватыла. Мин йә ремонтта, йә эштә... Рияз 7 яшьтә, Ренальгә 3 яшь тулды. Кая барсам да, үзем белән алып йөрергә тырышам. Шуңадырмы, «әти кебек» дигән сүзне еш кабатлыйлар. Беләм, миңа охшарга тырышалар. Бәләкәе гел минем белән тракторга утырып йөри. Йортка күчкәндә ламинатны Раян белән икебез җәйдек. Риязы – иң шугы. Анысы бигрәк тә авыл җанлы булып үсә. Кайвакыт авылда тракторны сорап торалар да, биреп җибәрәм. Урамда күреп, танып ала шуны. «Әти, безнең тракторны кем алды?» – дип сорый кайткач. Сенаж әзерләгән вакытта бик зур өмә була бездә. Унлап техника эшли: ташыйбыз, чокырга бушатабыз, таптыйбыз... Риязның үзендә урак өсте: безне кабатлап, уенчык машина-тракторлары белән ул да сенаж әзерли. Уенчык КАМаз машинасы белән алып кайта, үзе ясаган чокырга бушата, таптап тыгызлый, өстен пакет белән яба, ташлар белән бастыра. Икенче көнне ачып, сыерларга шул сенажын бирә. Көтүдән кайткан сыерлар урыннарын бутап бассалар да, шундук сизеп ала Рияз. 
Җәен бергәләп сыерларны көтүгә куалар. «Электропастух» белән әйләндереп алган урынга илтеп ашаталар, саклыйлар. Балаларны дөрес тәрбияләүнең бердәнбер дөрес юлы – үз үрнәгең. Эш белеп үсәләр дип куанабыз. Сыерларга сенаж бирәләр, асларын чистарталар. Кечкенәдән кул арасына кертергә тырышабыз. Шәһәр малайларын бәбәй урынына тоталар бит әле бу яшьтә! Мондый хезмәт мохитен балаларга бары тик авылда гына биреп була. Улларыбыз бары тик татарча гына сөйләшәләр. Әби тәрбиясенең дә җимешләре бу. Аларга күз-колак булып торыр кешебез һәрвакыт янәшәдә. Өй каршында бик иркен мәйданыбыз бар. Шунда дуслары белән җыелышып уйныйлар. Ә шәһәрдә... Балаларны сакларга аерым кеше кирәк. 
Өч малай – бик зур байлык! Әти исән булса, бигрәк куаныр иде бу байлыкка. Шулай да бер кыз да яратып карыйсы килә. Кызларның исе үк икенче була, диләр...

Кәсеп
– Үзем җыйган беренче «ЮМЗ» тракторын сатып, МТЗ-80 тракторы алдым. Бераздан иске генә сараебызга сыерлар алып кайтып бастырдык. Яшь чактагы хыялымны барыбер тормышка ашырдым бит – ветеринар курслары үттем. Осеменатор эшен дә үзем башкарам. Токымлы орлык белән үзем йөгертәм сыерларны. Хайван белән эшләгәндә төрле хәлләр була. «Сыер котырса аттан яман» дигән мәкальнең туры мәгънәсенә тап булырга туры килде. Бер абзый белән Арчадан сыерлар алып кайттык. Минем сыер машинадан әйбәтләп кенә төште, алып кереп яптык. Икенче сыерны төшерергә дип менгән идем, сөзде. Алай гына да түгел, котыра ук башлады. Бавын кисеп машинадан төшерсәк тынычланыр дигән идек. Нинди ул! Безне куарга тотынды. Тотып кына булмый: кулларны сыдырып, шештереп, имгәтеп бетерә язды. Шофер егетне үтерә дип торабыз, каен агачы артына качып котылды. Аны коткарырга дип сыерның артына сәнәк белән сугуым булды, мине куарга тотынды. Трактор чүмеченә абынып егылдым, сөзеп җибәрә, малай! Сыер басуга чыгып чапты. Ике айдан бозаулый торган сыер бу! Басуда трактор белән тоттык. Фараларны ватып, тракторны, «ГАЗ»ельне яньчеп бетерде. Кире илтеп бирдек. Хуҗабикәсе: «Кил, әйдә, тилемсә, китәсең килмәгән икән», – диде дә, җитәкләп алып кереп китте сыерын. Шаккаттык!
Сыерларның файдасын күрдек без. Зур ферма турында хыяллана башладым. Бәрәңге бакчасына казыклар какканда ул җиңел булмыйсын аңлаган идем инде. Ләкин уйлаган эшемнән кире кайта торган кеше түгел. Башлагансың икән – ахырына кадәр җиткер! 
Ферма салгач, аны буш тотасы килми. Сыерлар санын арттырдык. Бернәрсә дә җиңел генә бирелми... Берсендә унөч тана алырга уйлап, аларны сайлап, карантинга куеп кайттым. Банк кредитка рөхсәт бирде, бөтен документларга да кул куелган, инде акчаны гына аласы калган иде. Ышанычлы, имеш! Ләкин бу сәяси вакыйгалар башлану белән мартта акча бирүне туктаттылар. Ә минем таналар алынмаган, 700 мең аванс түләнгән! Калганын йә түлисең, йә танасыз да, акчасыз да каласың. Ничек итсәм иттем, танышлардан акча алып торып таналарны алып кайттым. Бүгенге көндә бер кредитыбыз да юк. Тракторлар, комбайн, машиналар бар. Фермабызда – 45 баш сыер. Бозаулаганнарын да камерадан гына карап торам. Дөньялар тыныч булса, тагын да зуррак планнар бар әле!  

Нигез
– Бу яңа йортыбызга ике атна элек кенә күчендек. (380 квадрат метрлы, бөтен җирдә – хәтта верандада да җылы идәннәр, мунчасы, барбекю зонасы каралган. Һәр бүлмәсе бер бүлмәле фатир кадәр дип, бәхетләрен яшермиләр. – Авт.) «Башкарып чыга алмабыз, тотынмыйк», – дип шикләнгән иде Алия. Аңлашыла инде, эш күп, вак-төяк мәшәкате дә чыгып тора: йә комбайн ватыла, йә уттай кызу сенаж әзерләү вакыты килеп җитә. Шул арада өй эшләүчеләр өчен материалын алып кайтырга кирәк. Хәзер менә куанып бетә торган түгел. Апаларның да төп йорты бит бу. Бик бай безнең әни – унөч оныгы, ике оныкчыгы бар. Бөтен кешегә урын җитә бездә хәзер. 
Яшьләрне авылда калдыру өчен йорт мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Безнең районда кайбер авылларда төпләнеп калган яшь гаиләләргә йорт төзеп бирү практикасы бар. Бик зур ярдәм дип саныйм мин моны. Һәр авыл шул үрнәк белән эшләсә, авыл җирлеге өчен файдасы да булыр иде. Йорты бар, балалары туа, бакча, мәктәп кул астында. Әнә шулай төпләнеп тә калалар аннары. Хәзер авылларда иң кыйммәт ресурс – кеше. Кеше табуы авыр. Ә эшлим дигән кешегә беркайда да эш бетми. Ферма белән эшлисең килмәсә, кибет ач, башка әйбер уйлап тап. Без менә унга якын егет – яшьтәшләр – авылда төпләнеп калдык. Беребез дә югалып калмады әле. Нигезгә, йортка бәйле авыл кешесенең тормышы. Өе булса, гаиләсе дә, балалары да, эше дә була, бакчасы да, мәктәбе дә саклана. 

Тырышлык
– Иртәнге дүрттә эш көнем башлана инде. Шуннан да озак йокласам, көнем бушка узган кебек була. Дүртенче яртыда сөт җыярга чыгып китәм. Авылда миннән башка да сөт җыючылар бар иде барын. Сыерлардан дәвам иткән тагын бер кәсебебез бу хәзер. Шулкадәр сөт җитештереп, аны башкаларга бирәсе килми. Үземә дә файдасы бар, сөт бирүче авылдашларга да. Мин җыя башлагач, сөт бәяләре дә артты. Сөт – авыл кешесенең төп кереме. Бер сыер тоткан йорт сирәктер Субашта. Гомумән, авылыбыз район буенча иң күп хайван тотучы авыл. Өч йортның берсендә – трактор. Халык тырыш бездә. 
Һәр чорның үз авырлыгы, үз матурлыгы. Җитешергә, өлгерергә дип тырышасың. Ел саен җәй көне берәр төзелеш бездә. Ферманы бик тиз эшләгән идек. Стеналарын бер көндә күтәреп бетердек. Быел өй белән мәшгуль булдык. Хыяллар бар... Бер ел булса да ял итегез әле, ди әни. Булыр микән? Техника урамда тора – аларга гараж булдырасы иде бит...
Вакытында ял итмәсәң, тормыш үзе туктата кайчак. Узган ел юл һәлакәтенә очрадым. «ГАЗ»ельнең эшкә яраклы бер төзек җире дә калмады. Ә үзем баш мие селкенү һәм берничә җөй белән котылдым. Шул вакыйгадан соң минуты белән бертуктаусыз өйгә, минем кесә телефонына, әнигә, Алиягә шалтыратып хәлемне белгәннәр. Бөтен районнан! Телефоннар тынмады ул көннәрдә. «Сине никадәр кеше хөрмәт иткәнен шул көнне аңладым», – диде Алия... 
Исәнлек-саулык, тазалык – болар авылда яшәүчеләр өчен генә түгел, һәр кешегә кирәк. Калганы безнең кулдан килә! 

Ял
– Кешегә ял кирәк. Төзәтеп, карап тормасаң, техника дә эштән чыга. Элек ауга йөри идек. Хәзер аңа да вакыт юк. Менә шушында үзебезнең беседкада дуслар белән җыелып, шашлык, уха пешерсәк, бик рәхәт ял була инде. Уйласак, Казанга аквапаркка да менәбез. Балтачка бик күп концертлар килә, анда да еш йөрибез. Балаларны кем белән калдырырга дигән уй тумый – әни алып кала. 
Авылда куйган концертлар да чын артистларныкыннан ким булмый бездә. Андыйларга кеше дә күбрәк чыга. Элегрәк авылда урамнар арасында ярыш формасында концертлар уза иде. Менә иң кызык концерт кайда иде ул! Күрше-күлән белән җырлашып, биеп, сәхнәдә ут уйнаттык инде.
Элек кул көрәше белән шөгыльләндем. Авылда үскән малайлар волейбол, баскетбол, футбол кебек күмәк уеннарны да оста уйный. Без Алия белән тагын бер ял формасын керттек әле. Атнага берничә көн мәктәп спорт залына барып, волейбол уйныйбыз.  Безгә башка гаиләләр дә кушылды.
Эшеңнең уңышлы баруы, аның нәтиҗәсен күрү канәгатьлек хисе бирә. Аннары башкаларга ярдәм итүдән дә рәхәтлек табам. Ярдәм сорап килгән бер кешене дә кире борганым юк. Гомумән, авыл кешесе ярдәмчел, намуслы, гади ул. Шәһәрдә күршеләр дә еллар буе бер-берсен белмичә яшиләр. Ә авылда син һәрвакыт кеше күз алдында. Әти-әнинең йөзенә кызыллык китермәү, намус белән хезмәт итү төшенчәләре буенча авыл һәрвакыт алда булачак. 

Фото һәм видео: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар