Әниебезне иртә югалттык без. Әтием Рафаэль, апаларым Римма, Лена, Ләйлә һәм мин ятим калдык. Әни бу дөньядан киткәндә миңа бары 23 яшь кенә иде...
Әниебезне иртә югалттык без. Әтием Рафаэль, апаларым Римма, Лена, Ләйлә һәм мин ятим калдык. Әни бу дөньядан киткәндә миңа бары 23 яшь кенә иде. Ул чакта әнинең иң кирәк чагы иде миңа... Гаиләдә дүртенчесе, иң төпчеге булгангамы – бик авыр кичердем ул югалтуны... Дөньяда иң сабыр, иң әйбәт әни иде ул безнең өчен. Шул чактан ук күңелдә бер теләк бөреләнде: булачак кайнанам әниебез кебек әйбәт булсын иде, кадерле әниемә биреп бетерә алмаган хөрмәтне кайнанама күрсәтер идем дип Аллаһтан сорадым.
2003 елның июль ае иде. Ренат белән өйләнешергә дигән ныклы карарга килгәч, ул мине әниләре белән таныштырырга дип Шәле авылына – туган йортына алып кайтты. Кайнанам белән күрешү мизгелләре әле дә күз алдымда. Оялып, кыенсынып кына бусагадан атлап кердем. Ишек төбендә кечерәк кенә буйлы, башына ак яулык япкан олырак яшьтәге бер ягымлы апа минем белән «Исәнме, кызым!» дип күреште. Әйтерсең, үз әнием «кызым» дип эндәшә! Менә шунда инде күптән күңелдә йөргән теләгемнең кабул була баруын аңладым. Киленне күрергә дип күрше-күлән, җиңгиләр, апалар, әбиләр керә башлады. Каты итеп, кызу-кызу сөйләшәләр. Күз алдымда яшел, зәңгәр, кызыл, шәмәхә төсләр биешә. Барысы да чәчәкле, борчаклы, эре бизәкле күлмәк-яулыклардан. Аларның «Чө?» дип куюлары да кызык... Безнең якта көйләп сөйләшкәч соң... Үземне бөтенләй башка дөньяда хис итәм. Шунда олы җиңгәләре (мөфти Равил Гайнетдиннең әнисе дә әле ул!), Ренат һәрчак бик яратып телгә ала торган Миңниса апа: «Киленең үзеңә охшаган бит! Елмаеп торулары гел синеке», – дип әйтеп куймасынмы! Тавышыннан ук үз итүен тоеп алдым. Тагын эчкә җылы йөгерде. Никахлашкач, абыйларының кулга кәгазь акча биреп күрешүләренә шаккаттым. Шундый йолалары да бар икән.
Булачак кайнанам бик җитез булып чыкты, шул арада Ренатны икенче бүлмәгә алып кереп тә китте: «Безнең кеше бу кыз! Өйлән, улым, без риза!» – дияргә җаен да тапты. Чөнки Ренатның ни уйлаганы шундук йөзенә чыга. «Йә, ничек? Ошыймы сезгә?» дигән карашын әни кеше тоймыймы соң инде! Казаннан 360 чакрым ераклыктагы Актаныш кызы Шәлегә килен булып төште менә шулай.
Кайнанамның исеме бик матур – Зәйтүнә. Мәңге яшел зәйтүн агачы дигән мәгънәне аңлата ул. Кайнатам Мирзахәсән ул вакытта мәрхүм иде инде. Ул аны яратып, кыскартып, Зәйтүн дип йөртә торган булган. Тукайның сөйгән туташы Зәйтүнә дә Шәледә укытучы булып эшләгән диләр. Соңрак исә минем хәләл җефетем Ренат (Г. Кариев театрының баш режиссеры) әнисенә һәм әлеге туташка багышлап «Зәйтүнәкәй» музыкаль спектаклен сәхнәгә куйды. Беренче күрүдә үк кайнанам Зәйтүнәгә әни дип дәштем, һәм менә егерме еллап инде ул миңа үз әнием кебек якын кеше. Бергә тормасак та, ул безгә ике-өч айга бер килеп, хәлләрне белеп, атна-ун көн кунак булып китә. Элегрәк, Яңа бистә ягында, Тинчурин урамындагы фатирыбызда яшәгәндә, әни белән Елга портына, Мәрҗани мәчетенә хәтле җәяүләп йөрергә чыга идек. Театрга да бергә барган чаклар күп булды. Берсендә театрга киеп барыр өчен әнигә туфли эзләп, әллә кайларга барып чыктык. Матур да, уңайлы да булсын дип, сайлап йөргәндә кылт итеп үз әнием искә төште. Алабугада укыганда, күлмәк, кофталар алып кайтканым булды аңа. И аның сөенүләре!.. Күр инде, Зәйтүнә әни дә нәкъ шулай сөенә икән бит! «Тап-таман! Бик җайлы!» – дип, аркамнан сөя-сөя рәхмәтләр укый. Күлмәк алгач та, «Гөлшат ала белә ул!» – дип, мине Ренатка мактаган иде. Ә мин үз әниемне күз алдымда тотып сайладым ул чакта. Кайнанам да әнием кебек җыйнак гәүдәле: икесенең дә үлчәмнәре бер...Ниндидер охшашлык бар кебек аларда. Икесе дә йомшак, сабыр, беркайчан тавыш күтәрми торган... Минем әнием Флүрә гомер буе мәктәптә биология укытты. Укучылар бик ярата иде үзен. Кайнанам Зәйтүнә дә мәктәптә, интернатта эшләгән...
Улыбыз Нурлан тугач, әни бала белән кала башлады. Безне премьераларга җибәрә иде шулай. Өйләнешкән генә чакларда Ренат гастрольләргә чыгып киткәндә, берүзенә генә кыендыр дип, әни Шәледән үк килеп җитә яныма. Аның белән икәү санаторийларга да бергә бара идек әле без. Гадәттә, Шәле хатын-кызларын бик чая, усал, диләр. Ә Зәйтүнә әни бер дә аларга охшамаган, ул кешенең җаена гына торып сөйләшә. Юмор белән, туры гына итеп үз сүзен дә әйтеп куя белә. Гаеп таба торган, юкка-барга үпкәләп утыра торган гадәте юк аның. Бервакыт 4 яшьлек улыбыз, әбисе кунакка килгәч, аның сумкасын китереп тоттырган да: «Синең өең Шәледә бит! Кайчан кайтып китәсең?» – дип сорый икән. Берәү булса, килен котырткан, дип үпкәләр иде, ә әни көлде генә. «И улым, сине сагынып килдем бит мин!» – дип, баланы сөя башлады. Аның белән киңәшләшүе дә рәхәт шул. Һәрчак мәгънәле гыйбарәләр белән сөйли, безгә җайлап кына киңәшләрен бирә. «Балаларны берүк каты сүзләр әйтеп ачуланмагыз! Рәхмәт төшкерләре, дип кенә шелтәләгез», – дигән сүзләре күңелгә уелып калды. «Үз балаларымны да, кеше әйберенә кызыкмагыз, хәрамнан сак булыгыз, алдашмагыз, сугышмагыз дип үстердем. Өч әйбер: саулык, тынычлык, тигезлек булса, калганы барысы да табыла...» – ди ул. Әнинең шул сүзләре кагыйдә кебек минем өчен. Ул Нурланга да пәйгамбәрләр тормышыннан гыйбрәтле хикәятләр, тәрбияви әкиятләр сөйләп, аңа динебезнең, туган телебезнең кадерен төшендерә. Өйдә әни барында без икенче планга күчәбез. Нурлан өчен әбисе иң якын кешегә әйләнә. «Без гаиләдә дүртәү яшибез: дәү әнием, әти белән әни һәм мин. Дәү әнием бик күп әкиятләр белә. Аның әкиятләр сөйләвен көтеп алам», – дип язган иншасында.
Авылда гомер итсә дә, әни бөтен ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар. Затлы мулла нәселеннән булгангадырмы, ниндидер эчке культура, зыялылык бар аңарда. Ул әле Мәскәүдә яшәүче мөхтәрәм хәзрәтебез Равил Гайнетдиннең әтисе Исмәгыйль абыйның бертуган сеңлесе дә. Үзем дә китапханәче булгач, Зәйтүнә әни белән әдәбият, сәнгать, театр, спектакльләр турында рәхәтләнеп сөйләшәбез. Теге артист ничек уйнаган? Бу спектакльдә кемнәр катнаша? Тагын нинди премьераларга барабыз? Җитмәсә әле Ренат куясы һәр спектакльне башта миңа, аннан әнигә сөйли, киңәшеп тә ала. «Сөннәтче бабай»ны сәхнәгә әзерләгәндә дә шулай булды. «Әни, ничек уйлыйсың, олы кеше чарасызлыктан нишләргә белмәгән юлчыларга киңәш бирә аламы?» – дип сорады. «Аксакал кеше киңәш бирә инде ул, улым. Һәр авылда булган андый кешеләр», – дигән иде әни. Премьераларга да килә, артисткаларга да, директорга да киңәшләрен бирә: бердәм, тату эшләгез, шул чакта гына уңышка ирешерсез, ди. Бик заманча әби ул безнең: ак яулык, калфактан артисткалар уртасында инстаграмга фотога да төште бер көнне.
Аның бездән башка тагын өч улы, өч килене бар. Улларына әни бик яхшы тәрбия биргән. Кыз балалар да әни дип алай ук өзелеп тормас. Килендәшләрем дә бик уңган-булган. Зәйтүнә әни үзе дә кайнана белән 30 ел тату яшәгән, шуңадырмы, безне – киленнәрен кеше алдында һәрчак мактап, үсендереп тора – яхшы психолог ул. Биш вакыт намазын калдырмаган әниебез кайгы-хәсрәтләрне, югалтуларны күтәрергә дә көч тапты: сынмады-сыгылмады. Безгә – балаларына көн саен хәер-догада. Кодагые белән кодасын күргәне булмаса да, көн саен аларны догасыннан калдырмый. Теләкләре бик тиз кабул була аның. Ул килгәч өйләргә нур иңә. Намаздан соң һәм өстәл артында дога кыла: «Ризыкларыгыз мул булсын, тигезлектә яшәгез», – ди. Кичләрен, барыбыз да җыелгач, Зәйтүнә әни үзенең еракта калган яшьлек хатирәләрен сөйли.
Авылның озын толымлы, бик чибәр, үзе тыйнак кызларыннан берсе була ул. Олы абыйсы Исламгалинең дусты Мирзахәсән армиядә чакта Зәйтүнәнең фотосурәтен күреп, шундук гашыйк була, бу кызны ятларга бирмим дип күңеленә салып куя. Армиядән кайтканда аңа – 21, ә Зәйтүнәгә 16 яшь кенә була әле. Мирзахәсән, Исламгали янына килгән булып, өч еллап булачак кәләшенә күз атып йөри. Кайнанама 20 яшь булганны көчкә көтеп җиткерә. 1955 елның 7 ноябрь киче яңгырлы, караңгы була, аяк асты да пычрак. Исламгали абый бик ыспайланып, аягына хром итек өстеннән яңа галошын киеп, клубка чыгып китә дә, бераздан караңгыда сыңар галош белән генә кайтып керә. Әнисе белән сеңлесе Зәйтүнәне галошын эзләргә чыгарып җибәрә. Әниле-кызлы галош эзләргә клуб тирәсенә барып яткан җирдән, яннарына җигүле ат килеп тә туктый. Эшнең нидә икәнен чамалаган Зәйтүнә, куркып, ярдәм сорап кычкырып, әнисенә чытырдап ябыша. Өч әзмәвердәй егет (берсе Мирзахәсән, әлбәттә!) аларны аера алмагач, сиам игезәкләре кебек ябышкан бу икәүне ат арбасына салып, толыпка төреп, Мирзахәсәннәргә таба чаптыралар. Юл уртасында көч-хәл белән әнисен төшереп калдыралар. Менә шулай галош эзләү операциясе кыз урлау белән тәмамлана. Сүзем кайнатам рухына дога булып барсын. Монда да Зәйтүнә әни зирәк акыллылыгын күрсәтә, ничек итсә итә – кайнатамны, әнисеннән рөхсәт сорап, яучы җибәрергә күндерә. Шуннан инде кайнана һәм ир туганнары белән матур гына яшәп китәләр.
Олы килендәшләрем дә Шәледәге элек-электән үк килгән кыз урлау йоласын кызык итеп искә алалар. Иң олы килендәшем Гөлсинә җиңгине клубтан кайтканда иң зур абыйлары Мәгьсүм, иптәшләре белән машинага урлап утыртып, туганнары Камилләргә алып кайта. Иртән әни белән йорт хуҗабикәсе Миңниса җиңги булачак кодагыйларына: «Кызыгыз бездә!» – дип хәбәр салалар. Гөлсинә җиңги армиядән кайткан Мәгъсүм абыйны ике-өч тапкыр гына күреп, ошатып калган булган икән. Ул еллардан соң инде 40 ел узды. Мәгьсүм абыйның киткәненә дә бер ел булды, сүзем дога булып ирешсен. Икенче килендәш Айсылу җиңги белән Җәүдәт абый мәктәптә укыганда ук бер-берсен ошатып йөргәннәр. «Бергә яшьләр туенда утырганда Җәүдәт, әйдә клубка танцыга гына барып килик, диде. Аңа ышанып киттем, – дип сөйли Айсылу апа. – Бераз баргач, Җәүдәтнең иптәш егетләре килеп тә чыктылар, мине култыклап диярлек өйләренә алып та киттеләр. Өйгә кереп кенә чыгабыз, дип әйткән була бит әле үзе. Барып керсәк... әниләр белән алдан сөйләшеп куйган инде болар! Мине күрүгә, әни белән әти култык астына мендәр кыстырып, күршеләренә кунарга кереп китте...» Икенче көнне иртән яшь киленгә ит белән бәрәңге кыздырырга кушып, үзләре Айсылу апаның әниләренә җыеналар икән. Чишмәгә суга да барырга кирәк ди. «Яшь булганмын инде, бармыйм дип әйттем», – дип көлә Айсылу апа. Ул чакта Зәйтүнә әни елмаеп кына карап торган да: «Ярар, Җәүдәт барыр бүген, икенче юлы син төшәрсең», – дип куйган. «Мин табада ит белән бәрәңге кыздыра белмим, дим, юри киреләнеп. Җәүдәт тиз генә, мин беләм, бергә әзерләрбез, дип тора... Шул чакта кайнаның биш бала үстереп тә сабыр, акыллы булып калуына сокландым», – дип искә ала Айсылу җиңги ул кызык вакытларны. Бик җор сүзле ул, бөтен кеше белән дә турысын әйтеп сөйләшә. Килен – кайнана туфрагыннан шул.
Мин төп йорттагы килендәшем, Ямаширмә кызы Фәридә белән башка районнардан булгач, урлау йоласы безгә кагылмады. Коръән укытканда, әнинең туган көнендә барлык туганнар төп йортка җыелабыз. Мәҗлесләрдә аш-су әзерләргә Фәридә килендәшкә Гөлсинә һәм Айсылу җиңгиләр булыша. Зәйтүнә әни: «И балалар, бер дә ярдәм итә алмадым шул сезгә», – дип куя. Айсылу җиңги: «Әни, син бурычыңны күптән үтәдең инде, биш бала үстергәнсең, шул җиткән», – дип кочаклап ала.
Хәзер исә Зәйтүнә әнигә 86 яшь, күз тимәсен, сөбханалла. Төп йортта өч буын – төпчек улы Илнур, кече килене Фәридә белән әле егермесе яңа тулган яшь киленнәре Энҗе, оныгы Айнур, аның әле биш айлык улы – әнинең оныкчыгы белән яшәп яталар. Көн саен кәрәзле телефоны тынып тормый әнинең: уллары, күршеләре, авылдашлары, оныклары хәлләрен белешә. Менә шундый мировой кайнана, Шәле авылының ак әбисе Зәйтүнә әни белән без – балалары горурланабыз. Озак яшә, сәламәт бул, әни!
Өебездә әнидән изге теләкләрен ишетү, аны кунак итеп, олы хөрмәт күрсәтүдән дә зуррак бәхет юктыр.
Фото: гаилә архивыннан
Питрәч районы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк