Вакыт узып, кайбер вакыйгалар синнән ераклашкан, артта калган саен, аларга башкача карый башлыйсың, күп очракта өр-яңадан бәя бирәсең. Кайсысы турында уйлап: «Дөрес эшләгән булганмын!» – дип шатланасың, ә кайберләрен үзгәртү теләге дә туа – ялгышларың өчен көрсенәсең. Ләкин аккан сулар кире кайтмаган кебек, вакыйгаларның тәгәрмәчен дә кирегә бора алмыйсың...
Вакыт узып, кайбер вакыйгалар синнән ераклашкан, артта калган саен, аларга башкача карый башлыйсың, күп очракта өр-яңадан бәя бирәсең. Кайсысы турында уйлап: «Дөрес эшләгән булганмын!» – дип шатланасың, ә кайберләрен үзгәртү теләге дә туа – ялгышларың өчен көрсенәсең. Ләкин аккан сулар кире кайтмаган кебек, вакыйгаларның тәгәрмәчен дә кирегә бора алмыйсың... Минем соңгы вакытта уйларымда гел кайнанам Мөнәвәрә менә. Вафатына инде дүрт ел үтсә дә (90 яшен тутырырга ике ай гына калганда китеп барды ул), һаман да аны юксынам, озын, йокысыз төннәремдә аның белән серләшәм. Ул исән чакта булган, аңа бәйле вакыйгалар бер-бер артлы күз алдыннан кичә...
Мин аларга килен булып төшкәндә, әнекигә 47 яшь иде – 1924 елның 5 сентябрендә Әтнә районының Югары Көек авылында туган ул. Әнеки мине күзли, мин – аны. Әкренләп шулай бер-беребезгә ияләшәбез. Ул бар эшкә җитез, тик утыра белми. Кайнанамның үз гомерендә көндез ятып ял иткәнен хәтерләмим. Яшь чакта, әлбәттә, андый мөмкинлеге дә булмагандыр, ә олыгайгач – көндез ятуны, гомумән, ялкаулыкка саный иде. «Чирле булмасаң, ничек ятып тормак кирәк», – дия иде.
Намазга соң басты кайнанам. Соң дию бик үк дөрес булмас – Аллаһ тарафыннан сәгате шул чакта суккандыр. Ике урындыкны кара-каршы куеп, берсенә Коръәннән үзе күчергән намаз сүрәләре язган дәфтәрен салып, икенчесенә үзе утырып, намаз укый иде. Аннан соң, догаларны ятлагач, намазын тиешле дәрәҗәдә үтәде.
Кайнанамның әнисен – Факия абыстайны да яхшы хәтерлим. Искитмәле карчык иде! Ул бездән аерым яшәде, көн саен оныклары аның хәлен белергә төшә: кызлар идән юа, малайлар су ташый, кар көри, хуҗалыктагы вак-төяк эшне башкара. Авылның кендек әбисе дә, абыстае да иде Факия әби. Чисталыгы белән дә аерылып тора. Күлмәк-ыштанны кайнанам барысына да үзе тегә. Әнисенә дә. Факия әби, бүгенге көн күзлегеннән карасак, модница булган инде. Күлмәкнең биле – билдә, беләзектәге төймә кысып торырга, изү ачык булырга тиеш түгел. Бу таләпләр үтәлмәсә, күлмәк киредән сүтелә, киселә, ялгана, тиешле формага китерелә... Ә кайнанам киемгә таләпчән түгел, үзе турында шаяртып: «Мин шалапут инде», – дип әйтергә ярата. Үзенә алган киемнең беркайчан да гаебен тапканын хәтерләмим.
Без тормышка яңа аяк баскан чак: тегесе җитми, монысы кирәк... Беренче ел Күлле Кимедә яши башлаганда, тәрәзәбездә пәрдә урыны-на бала чүпрәкләре эленеп торды, чәйнек ролен кәстрүл үтәде. Яшь гаиләдә акчага кытлык булуы аңлашыла инде, ләкин ул чорда сатуда да тормыш кирәк-яраклары юк дәрәҗәсендә иде бит. Каенсеңлем Мөкәррәмә Казанда эшли, әле кияүдә түгел, кулында акчасы бар – әнисенә гел матур-матур киемнәр алып кайта. Ул алып кайткан эчке күлмәкләрне әнекием шыпырт кына миңа да бүләк иткәли. Юмартлыгы чиксез иде аның. Кайнанам туры сүзле дә иде. Кыек-мыеклап тормый: кирәген битеңә бәреп әйтә, артыңнан сөйләп йөрми.
Килен булып төшкән чаклар әле дә исемдә. Ирем Галимҗан – алты бала арасында олысы. Әнекинең кайнана булу тәҗрибәсе дә миннән башланды. Ул нәрсә кушса, мин шуны эшлим. Кайнанам белән бәрәңге әрчибез: мин берне әрчегәнче, ул өчкә җитешә. Оешмаган дип уйламагыз, мин дә «җеннәре белән эшләгән» Гөлбану кызы, ләкин әнекигә җитә алмыйм.
Бер вакыйганы искә алыйм әле. Каенем Фоат армиягә китәргә тиеш. Кич белән мәҗлес билгеләнгән. Әнекием мунчага әзерләнә, ә миңа өч җәймә токмач кисәргә кушып калдырды. Мин 16 яшьтән өйдән чыгып киткән бала, кая инде токмач кисә белү?! Кияүгә чыкканда да 20 яшь кенә иде әле... Дөрес, әнинең токмач кискәнен күргәнем бар анысы, ә үзем тотынып эшләп караган эш түгел. Тик: «Мин кисә белмим», – дип әйтә алмыйм бит инде... Өч зу-у-ур җәймәне матур итеп яхшылап кистем һәм кайнанамның мактавын көтеп, янына бастым. Әнекием токмач янына килде дә, аптырап: «Ә-ә, сездә шулай кисәләрмени?» – диде. Кунада калын-калын, киң-киң токмачлар җәелешеп ята иде. Бу хәлләргә инде илле елга якын вакыт узды, әмма ул һаман да күңелемдә саклана. Юк, ачуланмады әнекием, әрләмәде, мине – яшь киленне кимсетмәде. Шул токмачларны салып аш пешердек. Кич белән өйгә яшьләр җыелды. Мин читтән генә кунакларның аш ашауларын күзә-тәм. Солдатны озату мәҗлесенә килгән егетләр кашыктан асылынып төшкән токмачны башта авыз белән эләктереп алалар да аннан соң шупырып-шупырып эчкә тарталар... Мин хәзер үземне шул вакыттагы кайнанам урынына куеп карыйм. Йөземә ризасызлык чыгар иде, әле киленгә берәр сүз әйтеп үпкәләтеп тә куяр идем... Хәер, юктыр, мин дә аны кабатларга тырышам лабаса. Үзем алты ел килен белән яшәү дәверендә киленем белән сүзгә килмәдем – аңлашып яшәргә тырыштым.
Арткы рәттә сулдан-уңга: уллары Фоат, Рәфкать, Галимҗан; кияүләре Габделәхәт, Харис, Рафаэль.
Алгы рәттә сулдан-уңга: киленнәре Саимә, Резеда, Раушания; кызлары Мөкәррәмә, Нурия, Фирдания.
Кайнатам иртә гүр иясе булды. Әнекигә ул вакытта нибары 50 яшь. Алты баланың бары берсе генә башлы-күзле. Иң кечкенәсенә – 11 яшь тирәсе. Тормыш авыр дип әйтү генә аз. Чарасызлык, сагыну, юксыну, әйтелмичә калган сүзләр... Өстәл янына утырган саен, озак еллар гел бер сүзне кабатлады: «Өстәл түгәрәк түгел, атагыз булса иде...» Сагынды, бик сагынды ул кайнатамны: «Ияреп чыктым мин аңа, яратканмындыр инде...»
Кайнатам вафатыннан соң аның сугыш вакытында төшкән фотосы табылды: күрше авылда берәүдә сакланган булып чыкты. Мин, кош тоткандай, очып өйгә кайтып кердем – фоторәсемне әнекинең кулына тоттырдым. Иренең фронт еллары турындагы бердәнбер истәлек иде ул. Әнеки фотоны башта сыйпады, аннан үбеп куйды һәм күзләреннән яше агып төште...
Икмәк белән бәрәңгегә өстенлек бирсә дә, ризыкны төрләндерә белә иде әнеки. Шунысы игътибарга лаек: һәр баланың теләге исәпкә алына. Нурия ит ашамый, Динар гөбәдиянең йомырка кушмаганын ярата, кабартманың да уртасы тишексез булырга тиеш, кемдер суган яратмый... Шуңа да зур мичкә табалар һәрвакыт аерым тамгалар белән керә иде. Ә оныклар – алары бөтенләй башка! Улым Рөстәм – көтеп алынган, бабайны күреп калган беренче онык. Аның һәр теләге кичекмәстән үтәлә иде. Кешелекле, ярдәмчел итеп тәрбияләде ул оныкларын. Бер очрак бик истә. Шәһәрдән кайткан оныкларның берсе сугышырга гына тора. Әби тәрбияләгән Илнур шуңа ниндидер тәмле әйбер суза. Ничек сузуын күрсәгез! Битен көрпә белән каплап... Капламас иде – тырналудан курка. Әмма курыкса да, шәһәр кунагын барыбер өлешсез калдырмый. Өлеш дигәннән, тагын бер гомергә онытылмаслык булып хәтергә уелып калган очрак: аш-су бүлгәндә, әнеки миңа ике өлеш бирә, чөнки бала көтәм – аның өчен дә ашарга тиешмен. И-и, күңелем була иде инде! Күбрәк өлеш тигәнгә түгел, билгеле, мине шулай кайгыртканына.
Мунча яксак, аерым яшәгән каенсеңлесе Хаҗирәне һәм әнисен дә онытмый иде әнеки. Ике бала авыл буйлап ике тарафка аларны чакырырга йөгерә. Мич ризыгы, хуш ис таратып торган себеркеле мунча, мунчадан соң тирләп-пешеп күмер самавыры янында чәй эчүләр... Бер генә тапкыр булса да кайтарасы иде шул рәхәт мизгелләрне!
Әнинең 80 яшьлек тантанасына 81 роза.
Ул-кызларына теләге гел бер булды аның: «Балалар ачысы күрергә язмасын!» Аллага шөкер, теләге кабул булды: бүген барыбыз да исәнимин, нык тормышлы. Әнекинең һәр баласы тормышта үз урынын тапты. Барысы да диярлек югары белем алды. Үсеп җиттеләр дә, илебезнең төрле якларына таралдылар. Аннан китте ярыша-ярыша әнине хөрмәтләү! Ел саен көздән язга кадәр кунакта йөри иде ул. Ләкин «ямьле булса да торган җир, сагындыра туган ил». Мәскәүдә кызы Фирданиядә кунакта булганда, тәрәзәдән гел машиналарны күзәтә икән әнеки. «Фоат машинасына охшаганнары да бар», – ди икән. Фоат – уртанчы улы, төп йортта калды – әткәй дә шулай теләгән иде. Хатыны Раушания белән кайткан-киткән һәрбер кешегә хөрмәт күрсәтеп яшәделәр. Җәй буе йорт тулы төрле яшьтәге балачага, чыр-чу... Түзгәннәренә рәхмәт! Кайнанама аерым рәхмәт, чөнки ул да көне буе оныклары белән әвәрә килә. Килендәшем Раушания белән сүзгә килмәде алар: киңәшләшеп яшәделәр. Менә шул килене белән улын сагынып, әнекием Мәскәүдә тәрәзәдән тәрәзәгә йөри инде: машиналарны да аларныкына охшата. Һәр баласы әнекиемнең хәлен даими белешеп торды – арага чүп салмады. Күгәрчен сөтен телим, дип әйтсә, анысын да табарлар иде.
Гомер узган саен, тормыш кыйммәтләре үзгәрә. Яшь чакта үтә дә дөрес дип саналган нәрсәләр бәһасен югалта. Бүгенге көн күзлегеннән караганда, мин дә күп кенә әйберләргә башкача мөнәсәбәттә булыр идем, юкка-барга игътибар итмәс, үпкәләмәс идем. Каенсеңлем Мөкәррәмә сөйли: «Әнине кунакка алып киләбез. Ул яраткан ризыкларны пешерәм, концертларга, театрларга алып барам. Ипи белән чәй эчәргә ярата иде әни, ә мин алдына торт куям, ашамаса үпкәлим. Хәзер менә үзем чәйне ипи белән эчәм... Эчсен иде шул чакта әни чәен ипи белән дип искә төшерәм. Юк бит, әнине сыйлау теләге зур булган... Менә әнине алып китәргә дип Фоат абый килә. И-и, шул чакта әнинең куанганнары! Ә мин тагын үпкәлим: «Юк инде, җибәрмим, мин дә бит синең балаң», – дим. Кызымның үз тормышы әнә. Гел чакырып тора. Барам һәм бер кич тә кунмыйча кире кайтам. Үз өемә, үз җәннәтемә... Әни дә шулай булгандыр. Кайтарасы калган икән әнине Фоат абый белән».
Шагыйрьләрнең, язучыларның әниләр турындагы әсәрләренең дә күбесе көрсенү, вөҗдан газабы кичерү белән сугарылган бит. Алар да бу әсәрләр аша күңел тынычлыгы эзли, мәңгелеккә киткән әниләрен-нән гафу итүне сорый кебек:
Кайталмадык вакытында,
Көткәнең белеп тордык.
Сиңа ашыгасы иде,
Ә без һаман дөнья кудык.
Бәлки, безнең дә кадерле кешебезне үзебез дә аңламыйча үпкәләткән чакларыбыз булгандыр. Шуларны барлыйм, шулар өчен күңелемнән мин дә әнекидән гафу сорыйм...
Әтнә районы,
Югары Көек авылы.
Фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк