Әни үзе 20 яшьтә, йөкле вакытта әнисез калган. Иртә киткән шул аның газизе, 40 яшь кенә булган аңа. Хәзер ул аның белән сирәк кенә төшләрендә күрешә. Берәр сынау килсә, нәрсә хакында булса да кисәтергә кирәк булса, төшкә керә әнисе.
Улларым өчен теләк теләгәндә, дога кылганда: «Балаларыма ана сөте имгән бәндә насыйп булсын», – дип әйтергә куша әни. Мине – киленен дә шулай теләп, сорап алган ул. Телим. Әни укырга өйрәткән намаздан соң Аллаһка ялварып гел әйтәм бу сүзләрне. Балаларыма ана сөте имгән бәндәләр, мин әни белән яшәгән кебек яшәрлек киленнәр насыйп булсын, дип сорыйм...
Хәзерге бизмән белән үлчәсәң, бик яшь килеш чыктым мин кияүгә. Дәрвишләр бистәсендә тулай торакта яшәгән чакта минем белән бер катта торучы күршеләрем күченергә дип кубындылар. Туганнарына ярдәм итәргә дип Марсель дә килгән. Әле дә хәтерлим, җомга көн, 13 февраль иде ул. Миңа нибары 20 яшь. Икенче көнне Марсель миңа шалтыратты да танышырга тәкъдим итте. Алдагы көнне әйбер ташып, аралашырга бер дә җай чыкмаган иде, очрашуга чакырды. Беренче очрашуыбыз да шунда – Дәрвишләр бистәсендәге каенлыкта булды. Гашыйклар көне иде ул...
Шул көннән алып Марсель бер көн дә калдырмый минем янга килеп йөри башлады. «Әниләр белән таныштырам сине», – дигәч, нияте җитди булуын аңладым. «Каенлык» кафесында повар булып эшли идем. Бер кичне эштән килеп алды да, үзләренә кунакка алып китте. Яшьлегем белән курка да белмәгәнмен дип уйлыйм. Гади кешеләр булса ярар иде, дип теләгәнемне генә хәтерлим. Татарның «гади» сүзенә бик күп мәгънә сыйган бит ул: безнең кебек, үзебезчә, бездән аерылмый, үзен өстен куймый, тыныч, җиңел, аңлаешлы, хәйләсез, эчкерсез кебек сыйфатлар салынган. Күңелем дөрес сизенгән – әти белән әни буласы кешеләр нәкъ менә шундыйлар иде. Гөлшат апа белән бер-беребезне бер күрүдә үк ошаттык. Бик ачык йөзле, йомшак иде ул, уен-көлке белән сөйләшә. «Килгәләп йөр шулай, Гүзәл», – диде. Үз исемем Гүзәлия булса да, мин бик рәхәтләнеп Гүзәл булып куйдым. Мин хәзер үземне шулай таныштырам, сирәге генә үз исемем белән эндәшә...
Зиннур абый белән Гөлшат апаның «килгәләп йөр»енә бик куандым. Тулай торакта берүзем ятуга караганда, миңа алар белән аралашу күңеллерәк иде. Чыгышым белән Киров өлкәсеннән мин, үз әти-әнием янына сирәк кайтып йөрим. Ә Марсельләрдә бик рәхәт. Килгән саен җылы итеп каршы алалар, әллә ничек җайлы гына үз кешеләре булдым да куйдым. Танышуга ук бергәләп бәрәңге утырттык инде без аларда! Марсельнең апасы Резеда йөкле иде ул вакытта. Бәрәңге бакчалары зур, әниеңә үзенә генә кыен була бит, дип, мин дә җиң сызганып эшкә тотындым. Эштән курыкмыйм мин, апа белән кечкенәдән бөтен эшне эшләп үстек. Повар булгач, аш-суга да бик оста идем. «Улым, мондый кызны ычкындырырга ярамый», – дигән әнисе Марсельгә.
Июнь башында Сабантуйга кунакка кайткач, Марсель әттә белән нәнәдән (үз әти-әниемә шулай дәшәм) мине кияүгә сорап китте. Икенче кайтуга Гөлшат апа белән Зиннур абый инде безнең йортны кода-кодагый дип атлап керделәр, туй мәшәкатьләрен сөйләштеләр, никах көннәрен хәл иттеләр. 8 июль көнне ир белән хатын булып та куйдык. Мине сорарга кайткан көннән алып әни тулай торакка җибәрмәде дә инде, никахка кадәр үзебездә генә яшә, дип, миңа аерым бүлмә бирделәр.
Әни белән холыклар бик туры килә безнең. Моны бөтен кеше шулай ди. Килен-кайнана мөнәсәбәтләре дигән сүздән уйланып куйдым хәтта. Кара, без булабыз бит инде ул, дим. Ә минем әни белән икебез турында килен-кайнана яссылыгында уйлаган да юк икән...
Охшашлыкларыбыз бу гына түгел, әлбәттә. Мин генә аңлый торган яклары бар әнинең, шулардан чыгып та аның белән рухларыбыз да бертөрле булуын аңладым. Килен булып төшкәндә аларда 14... мәче бар иде! Үзебездә дә шул хәл иде безнең. Мәчеләр яхшы кешеләргә генә килгәнен белеп үстем ләбаса. Кечкенәдән күтәреп кенә йөртә идем мин аларны, йоклаганда да кочаклап ятам. Ул мәчеләр һич өзелеп тормады. Күршеләрнең мәчеләре дә бездә яши хәтта. Моны аңлатып та булмый... Сүзсез генә күңелгә салып куя торган бик нечкә әйберләр бит бу.
Аннан соң, әбиләр... Әни олы кешеләрне бик хөрмәт итә. Күршедә яшәүче Филсинә әбине үз әбиләре кебек хөрмәтләп яшәде. Әни генә түгел, барыбыз да, әлбәттә. Көн саен керә торган иде ул әби, бер мунчадан да калдырмадык аны. Миңа – әби белән үскән кызга – әнинең бу мәрхәмәтлелеге, киң күңеллелеге мең мактаудан да кадерле иде. Бик әби җанлы кеше мин үзем дә, әби кызы мин. Нәнә белән әби бик дус яшәделәр, гел бер-берсенә киңәшче, терәк булдылар. Аларны күреп, үзем дә шулай яшәргә хыялландым дисәм, күпләр аңламас та. Төп йортта яшәүдән беркайчан да курыкмадым. Кияүгә чыккач, үзебез генә тормасак иде дип тә хыялландым хәтта. Безгә әни белән бергә шулкадәр күңелле. Бөтен эшне бергә эшлибез: кышын бәйлибез, җәен бакчада уңыш үстерәбез. Ирләр – эштә, ә безнең – үз дөньябыз.
Ел да кечкенә чебешләр алып, үстерәбез. Ләкин берсен дә үзебез ашамыйбыз – сатабыз! Үзе яратып үстергән шул чебешләрне ашарга кулы бармый әнинең. Әнә шундый нечкә күңелле, барлык җан иясен кызгана торган кеше ул.
Әни үзе 20 яшьтә, йөкле вакытта әнисез калган. Иртә киткән шул аның газизе, 40 яшь кенә булган аңа. Хәзер ул аның белән сирәк кенә төшләрендә күрешә. Берәр сынау килсә, нәрсә хакында булса да кисәтергә кирәк булса, төшкә керә әнисе. Тәүге улыбыз Рәсүлне табарга дип бала тудыру йортына киткәч тә әнинең төшенә кергән: алдан әзерләргә, тынычландырырга тырышкан күрәсең, мәрхүмкәем... «Йорттан фәрештә чыгар, борчылмагыз», – дигән ул. Улыбыз тууга фәрештә булып очты... Ул вакытта барыбызда да бик зур стресс булды. Беренче баламны югалту ачысын мин бик авыр кичердем, ә әни тагын да ныграк биреште... Аллаһ рәхмәте белән, ел ярым тирәсе вакыт узуга безнең Алмазыбыз туды. Аңа бер яшь тулуга, әни эшеннән китеп үзен тулысынча гаиләгә багышлады. Хәзер ике улыбызның иң яраткан әбисе ул. Дүрт оныгына шөкер итеп, сердәшләре булып яши.
Беләсезме, минем балалар белән бер тапкыр да дәрес әзерләгән юк бугай. Моны тулысынча әбиләре белән башкаралар. Әни гел алар белән әвәрә килә: иртәнге зарядкалар ясата, укырга, санарга да өйрәтте. Фикерләү сәләтен үстерә ул аларның. «Әби, әйдә киттек», – дип кенә торалар. Берсен дә бакчага йөртмәдек. Бабайлары бөтен әйберләрен төзәтә, бөтен сораган әйберләрен ясап бирә, өстәл уеннары уйныйлар. Әби-бабай тәрбиясе белән үскән бала башка төрле була ул... Бәхетлерәк, хислерәк, тәүфыйклырак...
Әйткәнемчә, яшь килеш кияүгә чыккач, күп әйберне әнидән өйрәндем. Үзе намазлы булгач, мине дә өйрәтте. Сабыр гына, җайлы гына итеп барысын да аңлатты, күрсәтте. Гомумән, сабырлыкка өйрәнәм мин аннан. Алай да: «Синең кебек сабыр була алмамдыр, әни», – дим. Тәмле телле булырга, матур сөйләшергә дә әнидән өйрәндем. Кая барсак та, өйдән чыгып киткәндә хәерле юл теләп кала, исән-сау йөрегез, ди. Элек мин моның ише сүзләрне, теләк-фатыйхаларны бер дә әйтми идем. Хәзер үзем дә аның сүзләре белән сөйләшәм. Шулай озатып калганда чыгып китүе дә, куанып кайтып керүе дә икенче. Әни бик матур җырлый, оста бии дә әле. Безнең авылга Сабантуйга кайткач мәйдан уртасына чыгып рәхәтләнеп татарча, марича биибез аның белән. Туган көннәр дә шулай күңелле уза. Аның үз әтисе Хәйдәр бабай да исән-сау әле, аңа 82 яшь. Кече Әтнәдә гомер итүче бабай янына кайтып йөрибез. Бик оста җырлый, баянда уйный ул безнең.
Сынаулар булды инде бездә... Андый вакытта аңлашудан башка яшәп булмый. Без аның белән бер-беребезне бер сүздән түгел, караштан ук аңлыйбыз. Бер авыр сүз әйткәне юк. Нәрсә булса да: «Һай, Аллам», – дип әйтүдән узмый. 4 яшендә Алмазда шикәр авыруының катлаулы формасы табылды. Ике сәгать саен шикәрен үлчәп торырга, укол кадарга... Әйе, баланы карар өчен аерым кеше кирәк. Өйдә тагын бер бәләкәй бала бар бит! Шул вакытта мин тулысынча Алмазның сәламәтлеге сагына бастым. Бер ел буе мәктәптә аның белән утырдым. Аннары мәктәп директоры миңа эш тәкъдим итте. Анда да иң беренче әни белән киңәшләштем. «Үзеңә кыен булмаса гына риза бул, акчасына карама», – диде ул. Алар өчен дә, минем өчен дә баланың сәламәтлеге беренче урында булды. Алмазның бүгенге уңышлары артында әбисе дә тора. Таяныр кешем булгач, ике дә уйламыйча бар вакытымны балага гына багышладым. Кайчан чыгып китәргә, Алмазны кайда йөртергә туры килсә дә, кече улыма күз-колак булырга да, өй җылысы сакларга, төпле киңәш бирергә дә әни бар дип шөкер итәм. Ә Алмазны бик күп түгәрәкләргә йөртәбез. Каратэга да йөри ул, инглиз телен дә өйрәнә, баянда уйный. Аның уңышлары, яулаган җиңүләре, дипломнары, медальләре, мәктәптәге «бишле»ләре – барыбызның да уртак тырышлык.
Әни турында күптән язасым килә иде. Оныкларына да, туасы яшь буынга да бер истәлек, хатирә булсын, шундый әбиләре турында белеп яшәсеннәр дип... «Сөембикә» журналына мондый этәргеч өчен аеруча рәхмәт.
Рәхмәт сиңа, әни! Озак яшәргә язсын әле... Бергәләп! Үзең өчен генә түгел, кыска гомерле әниең өчен дә...
Гүзәлия ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА.
Казан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Хэр бала тугачта Хэл эни соте имэ инде ул.нинди тузга язмаган телэк сон бу
0
0