Язмыш
Зәңгәр җәйләр ерак дисәң дә...
Кыңгырау чәчәкләре
Кара урман уртасында
Яшел үзәндә
Кыңгыраулар, кыңгыраулар
Җилдә тирбәлә.
Кыңгыраулар,
кыңгыраулар –
Зәңгәр бигрәк тә;
Зәңгәр сагыш уяталар
Алар йөрәктә.
Хәтерләтә кыңгыраулар
Миңа берәүнең
Кыңгырау чәчәкләредәй
Зәңгәр күзләрен.
Аерылыштык,
аерылыштык
Еллар буена.
Кыңгыраудай зәңгәр күзләр
Калды уемда.
Кара урман уртасында
Яшел үзәндә
Кыңгыраулар,
кыңгыраулар
Җилдә тирбәлә.
Кыңгыраулар, кыңгыраулар,
Зәңгәр карашны,
Әйтегезче, ничек кабат
Эзләп табасы?
Кыңгыраулар, кыңгыраулар, –
Зәңгәр бигрәк тә;
Кыңгыраудай зәңгәр күзләр
Калды йөрәктә.
Казан дәүләт университетында укып йөргән елларым. Кызыл Позиция урамындагы тулай торакта бер бүлмәдә без дүрт кыз яшибез. Чиратлашып дежур торабыз, ягъни татарча кизү тору була инде... Шулай ашарга әзерлибез, идәнне юабыз. Минем кизү көн. Мин үрмәләп идән юам, балачактан шулай өйрәнелгән. «Лентяйка» дигән әйберне мин яратмыйм. Бөтен җиргә керәлми ул. Ялкау хатын-кыз шуның белән юа. Мүкәйләп, карават асларына кереп китәм. Өстемдәге 3 сум 60 тиенлек триконың тезе дә, терсәге дә изрәп беткән. Чыгып киләм бер тимер карават астын юып... Карасам – ике аяк уртасына бер пар ирләр ботинкасы килеп басты. Сап-сары ботинкалар. Аптырап торам инде карап...
– Клара Булатова дигән кеше монда торамы? – ди.
Ә минем әле тагын өч карават астын юасым бар. Шуңа хәйләгә керештем:
– Әйе, – мин әйтәм, – ләкин ул үзе өйдә юк әле...
– Кайчан кайта соң? – дип сорый сары ботинка иясе.
Караватларга карыйм: вакытны саныйм үземчә.
– Бер ярты сәгатьтән кайтыр, – дим.
– Ярый алай булгач, коридорда көтеп торыйм, – дип, чыгып китте сары ботинка.
Мин дә юып бетердем. Өсне алыштым. Халат киеп куйдым, кеше кыяфәтенә кердем инде. Егет кеше килгән бит Клара Булатованы сорап! Чәчәк булдым инде! Чәчемне тараттым. Ни яулыкка, ни бүреккә буйсынмаган баш бит инде миндә. Инсафлы гына, матур гына бала тора. Мин бу җирдә нәрсә калдырам, дөнья мине нишләтә, дигән сорау бу баланың карашында.
Теге егет тә керде.
– Мин – Марс Макаров, – ди. – Клара кайтты микән? – дип сорый.
– Мин ул Клара, – дим.
Бер күрде бит инде, дисезме? Күрсә ни! Шулай итеп, ярты сәгать эчендә бөтенләй икенче – чын Клара булып кабул итәм егетне.
– «Азат хатын» журналында чыккан шигырегез миңа ошаган иде... Мин аны көйгә салган идем... Әйттеләр, үзе белән сөйләшмичә ярамас, ул шундыйрак нәрсә инде, диделәр... Шуның өчен яныгызга килдем, – ди егет.
Менә шундый тарихы бар ул җырның. 1959 елда язылды. Беренче тапкыр 1960 елда Фәхри Насретдинов башкаруында радиодан яңгырады. 70 нче елларда бик популяр иде ул. Кая барсам, шунда җырлыйлар. «Зәңгәр кыңгыраулар»ны Вафирә Гыйззәтуллина үз репертуарына кертте. 60 яшьлек юбилеемда ул җырны Зөһрә Шәрифуллина җырлады.
Зәңгәр кыңгыраулар, зәңгәр күзләр, зәңгәр сагыш... Сөеп кигән төсем дә зәңгәр иде... Болары инде балачакның матур истәлекләре.
...Ләкедә әтием Гариф укыткан мәктәптә күрше Алан авылыннан өч ятим малай йөреп укыды. Әтиләре сугыштан кайтмаган иде. Чабата киеп киләләр, яңгырда чыланып беткән бишмәтләрен мич каршында тотып киптерәм... Олысы – миннән бер яшькә генә зур Валентин Малов. Әтинең иң яраткан шәкерте. Күзләре зәп-зәңгәр иде ул малайның!.. Ничектер күңелемә якын иде ул зәңгәр күзләр... Гашыйк булу менә шулай була бугай. Серләремне ахирәтем Зина-Зинукка сөйләп барам. Берчак шул Зинук белән июль уртасында күрше авылга Питрау кайтуына барганда, ял итәргә туктап, аланда ромашкалар җыеп йөргән идек. Зинук: «Яратамы, юкмы?» – дигән булып, өзми генә ромашкаларның таҗын санады. «Мәхәббәтең шатлык бирсен!» – диеп, чын күңелдән юрап-юатып, чәчләремә чәчәк кадады. Тик ул кичне Чәпчи Валентины... бүтән кызны озата киткән булып чыкты! Минем өчен инде бәйрәмнең – тәме, җәйнең яме киткән кебек булды. Керәч төсле ак ромашкам да ничектер сулып калды... 17 яшьлек кыз күңелен авырттырган беренче яра иде ул. Еллар узгач, Питрау печәннәре өлгергән кояшлы июльдә улым белән шул болында – яшьлек эзләрем калган урыннарда ромашкалар җыеп йөрдек. «Исән микән Чәпчи Валентины, бәхетле микән бу көндә?» – дигән уйлар һич баштан чыкмады. Шулар барысы «Июль хатирәсе» дигән шигыремә кереп калды.
Һай, «Зинукка хат» шигыремдә дә шул ук зәңгәр күзләр лә:
Зәңгәр күзләр җырлап
яшьлек үтте,
Зәңгәр хыял җебен сүтә-сүтә...
Соңрак ишеттем инде: универ-ситетның геология факультетын тәмамлаган, инженер булган егетебез. Читкә киткән, өйләнгән. Үзебез дә башлы-күзле булдык, балалар үстердек. Берчак Зинук белән үткәннәрне, мәктәп елларын искә төшереп, хатирәләр яңартып утырдык. Ул малайны да сагынып телгә алдык. Һәм үзебез дә сизмәстән зәңгәр кыңгыраулар, зәңгәр күзләр, зәңгәр җәйләр хатирәләренә чумдык. Минем күңел халәте менә мондыйрак иде:
Җәйләр саен шул Питраулар
җитсә,
«Олы җәйләр» кереп төшемә,
Күңел кылларымны
тәүге чирткән
Зәңгәр җәйне искә төшерә.
Олы җәйләр минем төшләремдә
Әле һаман җырлы, гармунлы.
Кабат-кабат алам исләремә
Питраулардан калган
бар моңны.
Күңел кылларымны
тәүге чирткән
Зәңгәр җәйләр ерак дисәң дә,
Тәүге сөю онытылмый икән,
Язмышыңны бүтән бүлсә дә.
...Күңел кылларыңны
тибрәлдергән
Зәңгәр күзләр хәзер ниндидер...
Җәйләр саен шулар Питрауларда
Төшкә кереп тынгы бирмидер.
Фотода: Зөлхәбирә Ишбирдина (Әстерхан), Салисә Гәрәева,
Рашат Гайнанов, Розалина Йосыпова, Клара Булатова «Азат хатын» редакциясендә. 1960 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк