Логотип
Язмыш

Яратырга инде соң

Көзге моң
Урманнарда яна,
    яна, 
яна сары балкыш,
сизелми дә җиткән 
көз дисең.
Үзең әле һаман кырлар 
буйлап
яшеллеген җәйнең,
    яшеллеген 
җәйнең эзлисең.

Яшьлекнең дә мәңге,
    мәңге, 
мәңге булырына
ышанмадыкмыни – 
ышандык.
Ә нигә соң 
синең күзләреңдә
көзләр нуры кергән,
    көзләр нуры кергән 
уйчанлык?

Таҗын өзеп соңгы 
чәчәкләрнең
киләчәгең юрап карыйсың.
Яратмаска сине 
мөмкин түгел,
яратырга инде,
    яратырга инде 
соң, дисең...


Яшь шагыйрь – университетның бишенче курс студенты (ул чакта Казан­ның бердәнбер һәм чын университеты) борынгы йортның икенче кат­тагы шыр ярлы бүлмәсендә, акшарлары купкан мич капкачын ачып куйган, каен утынына ут дөрләткән дә ялкын телләренә ка­рап, моңсуланып утыра. Күптән түгел генә өйләнгән, дөньясы та­рай­ган. Бүтән инде мәңге гашыйк була алмас, гөнаһ булыр, ярамый, дигән самими уйлары читлектәге йөрәген юата алмый. Учактан дуамал очкыннар чәчри. Күмер араларыннан, әрнеп, шигырь юллары төшә.

Урманнарда яна,
                         яна,
                                яна сары балкыш,
Сизелми дә җиткән көз дисең.
 Үзең әле һаман кырлар буйлап
 Яшеллеген җәйнең,
 яшеллеген җәйнең эзлисең.


Шулай итеп мин, җыр өчен дип, махсус шигырь язып утырам. Гадәти дүртьюллыклардан аермалы булсын дип, сүзләремне бүлгәләп, композитор хыялына, үзгә бер ритмга мөмкинлек калдырам, имеш. Тәҗрибәсез башым белән чамалыйм: чытырманлы фикерне җыр өнәми, көйгә салынасы шигырьдә сүз аз булырга, җиңел истә калырга тиеш.

Кем бу җырга җан өрер? Кем көйчесе булыр? Бу турыда уйламыйм да бугай. Кыюланып, кайсы да булса композиторга шигыремне бирү хакында уйларга да куркам. Чөнки мин аларның берсен дә якыннан белмим. 

Зур концертларда сәхнәгә тыйнак кына чыгып, пианинода җанга ятышлы итеп уйный торган музыкант ханым – Мөнирә Хәбибуллина (шагыйрь Мөнир Мазунов кызы) белән радиокомитетта танышкач, аңа әлеге шигырьне бирдем. Тиз генә кемнәндер яздырып алыр да, бу көй тиз арада бөтен Казанга таралыр – үземә калса, шулай уйлаган булам.

Менә шул шигырь аркасында инде мин чорыбызның мәшһүр композиторы Рөстәм ага Яхин белән танышу бәхетенә ирештем. Мөнирә ханым радиокомитетның кием элгече янында Рөстәм аганы «эләктереп» алган. Ничаклы җаена төшәргә ты­рышса да, Рөстәм ага ул сузган кәгазьгә борылып карарга да теләмәгән. Аптырагач, Мөнирә ханым: «Ярый, алмассыз, менә шушында укып кына карагыз инде, зинһар», – дип, ялынып диярлек үтенгәч, Рөстәм ага шигырьне теләр-теләмәс кенә алган, плащының сыңар җиңен кигән килеш туктап калган да... Мөнирә ханым аны болай дип сурәтли:
– Үзе укый, үзе башын селкетә. Зур башлы иде бит Рөстәм ага. Сизеп торам, көй аңарда шигырьне укыганда ук туа башлады. Шуннан укып бетерде дә, бер сүз дә әйтмичә шигырьне кесәсенә салып куйды. Берничә көннән инде әзер романсны тотып миңа килде.

Хәтеремдә, бу хәбәрне ишеткәч, мин бер дә сөенмәдем. Шундый мәртәбәле композиторны кузгатырга кирәкми иде. Искечә итеп, саллы көй язгандыр. Ә мин бүген студентлар табынына бәреп керәсе яшьлек ритмын көткән идем, дип үкенечле уйлап та куйдым бугай.
Танышканда Рөстәм ага йомшак кулын минем кул ихтыярына бирде. Артык ипле, төгәл, пөхтә – зыялы икәнен бөтен рәвеше әйтеп тора.

Ә минем, рәтле тәрбия алмаган егетнең, бу эчпошыргыч бертөрле җәмгыятьтә «почмаклы» буласы килү маһирлыгының баштан ашкан чагы. Әмма Рөстәм ага каршында мин югалып калдым. Ни таләпчән композиторның шигыремдәге бер генә сүзне дә үзгәрттермәве мине чарасыз калдырды. Тынлыкка таянып басып торабыз шулай... 
– Мин сезне олы яшьтәге кеше дип уйлаган идем. «Яратырга инде соң дисең...» Сезгә болай әйтергә иртәрәк бит әле... Кызык...
– Мин аны чын күңелемнән, ышанып яздым, – дип акланырга керештем.

Гомереңнең актык сулышында да мәхәббәтнең соңы соңгы булып тоелмыйдыр, дигән кебек, Рөстәм ага сизелер-сизелмәс кенә киная белән елмайды.
– Көй бик тиз язылды. Андый очрак сирәк була. Гадәттә, мин бик озак йөртәм. Тагын шигырьләрең бармы, җыр өчен дип язылганнары?
– Юк, Рөстәм ага. Монысы да үземне сынап карар өчен генә.

Бүтән язмыйм!
Рөстәм ага бер мәл сәерсенеп карап торды. Иҗат галәмендә күпне күргән, күпне кичергән аганың күзләре: «Ай-һай, мондый авыру бер керсә, туктый алырсың микән, егет...» – дигән фикерне яшермичә эчтән елмая иде...

«Көзге моң» дип исемләнгән романсны танылган сәхнә осталары – Эмиль Җәләлетдинов, Рафаэль Сәхаби, Хәйдәр Бигичев пластинкаларга яздырдылар, зур тамаша залларында башкардылар. Хәйдәр Бигичев бу романсны янә бер башка күтәрде һәм зыялы-зәвыклы катлауның күңелен яулап алды. Мин дә шулар белән бергә әкренләп «тәрбиялән­дем», җырны ярата башладым. 

Бервакыт Ирек мәйданында олуг шагыйребез Сибгат Хәким белән очраштык. Мин концертка бара идем. Ул һава суларга чыккан. Сибгат ага гадәтенчә йомшак кына итеп, сүзләрен мәгънәле өзә-өзә фикерен башлады:
– Яхин кичәсендә булмадың. «Көзге моң»ны Бигич җырлады. Мин күп җырлар язган кеше. Көн­ләш­тем. Җыр беткәч, зал бер мәлгә тын ала алмыйча торды. Аннары... шартлады. Алкышлар биш минут буена сузылгандыр. Сезнең ул романс калачак.
Үз гомерендә танылган композиторлар белән гаҗәеп җырлар язган аксакалның шулай эчкерсез әйтүе күңелемә шифалы уелып калды...

Хәйдәр Бигичевнең, зур оркестрга кушылып, «Көзге моң»ны искиткеч итеп җырлавын мин Мәскәүнең Колонналы залында тыңладым. Шыгрым тулы залда Мәскәү татарлары гына түгел, руслар да, чит ил кунаклары да бар иде. Бу шигырьгә Рөстәм аганың шулка­дәр дә тирән мәгънәле көй язуына мин шунда ышандым. Күңелне әйтеп бетергесез горурлык хисе биләп алды. Алкышларның кодрәте турында әйтеп тә тормыйм. 

Әлбәттә, бу романс Рөстәм ага­ның күпкырлы һәм бай иҗатында бер тамчы гынадыр. Әмма минем өчен ул тарихи тамчы. Шигырь һәм көй бердәй тәңгәл килгәндә генә җыр гомерле була, диләр. Шулайдыр. Кешелекле шәхес буларак, Рөстәм ага минем беренче әсәремә игътибар итте, җан иңдерде, мәрхәбә, дип, олы сәнгать дөньясына кереп китәргә сәбәпче булды. Шуңа күрә аңа рәхмәтле хисләрем артыграк китсә дә гөнаһ түгел.

Рөстәм аганың фортепианода уйнаганын хәтерлим. Клавишаларга алай ук та сак-иркә кагылып, бар-макларын тигезер-тигезмәс йөздереп кенә уйнаган музыкант тагын бар микән?! Яхин моңы – мөлаем-назлы моң. 

Фото: Марс Шабай, Луиза Батыр-Болгари, Рөстәм Яхин һәм Марсель Галиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар