Логотип
Язмыш

Туй балдагы

Туй балдагы – кияү белән кәләшнең бәхетле мизгелләренең тәүге шаһиты ул. Туй балдагын буыннан-буынга тапшыру дөрес түгел. Һәрхәлдә, кәләшнең анасы үз балдагын кызына көмеш туен билгеләп үткәннән соң гына тапшыра ала. Ә менә әти-әни балдагын эретү юлы белән яңа туй балдаклары кою – рөхсәт ителә.Бармагыңа бер кигән балдакны салмавың, бигрәк тә киеп карарга биреп тормавың хәерле.

Үлчәмнәре аз гына аерыла торган алтын балдаклар, кочаклашып, ак атлас ятакларына сеңгәннәр. Кыз, инде кәләш дияргә дә ярыйдыр, татлы елмаеп куйды...

Гөлназ бүген инде ничәнче мәртәбәсенә хәтфә тышлы футлярны кулына алды. Ачты да люстрадан төшкән яктылыктан дәррәү җемелди башлаган пар балдакка озак-озак карап торды. Әйе, кәләш инде ул. Әүвәле ярәшелгән кызны кәләш дип йөрткәннәр түгелме соң? Шәһәр кызы борынгы йолаларны ул кадәр үк нечкәләп белми. Әмма үзенең Ниязның кәләше икәнлеген тәгаен белә. Чөнки егет ягы Гөлназның әти-әнисеннән кызның кулын сорарга килеп китте. Алар икенче шәһәрдә яши. Башкала бөтен яшьләрнең туплану, уку урыны булгач, Гөлназ белән Нияз инде алты еллап таныш, алты еллап яратышкан егет белән кыз хөкемендә. Бергә «Сәләт» лагерена йөрделәр, күрше уку йортларында югары белем алдылар. Инде кыз егетен армиядән дә көтеп алды. Ниһаять, гаилә кору өчен нәкъ вакыты кебек. Бу никахка ике як та бик разый иде. Булачак кайнана Гөлназның намазлы кыз булуын Аллаһы бүләге кебек кабул итте. «Янәшә басып, намаз укырбыз, Алла боерса», – дипләр сөйләнде. Була торган хәл.

Кодалар кайтып киткәч, Гөлназ белән Нияз «Якут» кибетенә барып, пар балдак – туй балдагы сатып алдылар. Озак-озак сайладылар. Теләсә нинди алтын балдак туй балдагы була алмый икән ләбаса. Бу ка-дәресен кибеттә дә сөйләделәр, үзләре Интернеттан да карадылар. Туй балдагы бернинди сырсыз булырга тиеш икән. Янәсе гомер юлы кытыршы узмасын өчен. Хәтта бриллиант булса да, каш ярамый. Монысы нигә икән тагын. Гәрчә... кашлысы балдак түгел, йөзек була бит инде аның.

Вәсилә атна буе бәхетле йөреп тә бүген боегып калган сеңлесенә карап-карап ала. Туйга әзерләнергә дип Әлмәтенә кайтып киткән Ниязын юксына булыр бу бала. Әнә, бәхет иясе балдакларын ничәнче мәртәбә ачып карый. Кыз бала шулай инде ул, бәләкәй чагыннан үзен гүзәл кәләш күреп хыяллана. Кияүгә барачак көнен әкияти бер мизгел итеп, кияү куенын бәхет багына капка күреп көтә. Югыйсә кыз вакытның чиста, садә дәвере бәхетнең нәкъ үзе ләбаса. Моны соңыннан, хыялларың чәлпәрәмә килгәч кенә аңлап аласың шул.

Абау, нигә мондый уйларга бирелә соң әле Вәсилә, әллә сеңлесенең бәхетенә көнләшәме? Булмаганны! Әмма ул да, Җир йөзендәге бөтен тере затлар кебек, олы мәхәббәт турында хыялланды. Мәктәптә укыганда да, хәтта студент елларында да вак-төяк мавыгулар белән хисләрен вакламады. Ул көткән егет, аңа тиң яр сыйныфташлары арасында да, вуздагы сабакташлары арасында да очрамады. Ләкин күңел яктылыгы йөзенә нур булып кунган кызны тормышта иптәш, гомерлек яр итәргә ымсынучылар бетеп тормады. Шуңа күрә соң чиктә барыбер ялгыз калмасын белә иде. Егетләрә каты бәрелмичә, миһербанлы мөнәсәбәтеннән мәхрүм итмичә генә ул җаны тансыклаган кешене ипле генә көтте. «Их, шул Вәсиләгә өйләнсәң иде», – дип авыз сулары корып йөргән төркемдәшләре дә, авылдаш егетләр дә берәм-берәм башлы-күзле була торды. Арада Мирза дигәне: «Их, Вәсилә!» – диде дә ерак чик буена хәрби кеше булып китте, бөтенләйгә югалды. Югыйсә Вәсиләдә җавап хисләре борный башлаган иде. Әмма кыз өлгереп җитмәгән хисләрне бәйдән ычкындыра торганнардан түгел иде. «Китә бир, юлыңа ак җәймә», – булды Мирзага җавап.

Арадан берсе – Фаяз дигәне зерә дә нык өтәләнеп йөргән иде. Хәтта бер тапкырында йөрәктәгесен бигрәкләр дә үзәккә үтәрлек итеп әйтеп ташлады: «Их, Вәсилә! Егетләр рәнҗеше төшәр дип тә уйламыйсың. Иртәгә ерак юлга чыгам. Гомергә онытмамын, һичьюгы бер үптер инде. Үкенечкә каласың бит». «Бар әле, йөрмә монда эч пошырып», – булды аңа җавап. Иртәгәсен Фаяз юл һәлакәтенә тарыды. «Оныта алмаучы» булып Вәсилә үзе бу дөньяда яшәп калды. Яратканга түгел, егетнең шул соңгы ялынычын санга сукмаганга битәрләде ул үзен. Йә бер үптерсә, укасы коелган булыр идеме.

Кыз күңелен кузгатырдай егет ул укытырга билгеләнгән авылда көткән икән.

Ильяс – гармунчы, уен-көлке остасы. Нәкъ Вәсилә эзләгән егет. Шуңа күрә яшь укытучы агроном егетнең кулын кире какмады. Алчак холыклы егет Вәсиләдән дә шундый туарылу көтте. Ләкин Вәсиләне аңлаганнар белә: сулышыннан ут кабынырдай чагында да ул ялкынын тышка өрми. Ярата икән, тын гына, тып-тын гына. Бәйләнми, акланмый, таләп итми, дауламый. Җавапка да шундый ук затлы мөгамәлә өмет итә. Кыз үзе инанган дөреслектән таш яуса да тайпылмый торган сабыр холыклы. Бу ныклык нечкә күңелен ят тукынулардан аралый торган бердәнбер калканы аның. Сафлыкның саклык кораллары исәбендә сүзләр юк. Боланныкы кебек матур күзләреннән мөлдерәп тамарга торган күз яшьләре бар. Тик елавы да сүзсез аның.

 

Нигә тагын туйдан башланган уй күз яшьләренә күчте? Чөнки күз яшьләре туйдан соң озак көттермәде.

 

Чисталыкта саташкан Вәсилә зөфаф төне җәймәсен, кеше-кара күргәләгәнче, таң белән мунчага барып юып, үтүкләп тә куйды. Оялта торган тапны бер кеше дә, хәтта Ильяс та күрми-белми калды. Элек заманда урыслар кыланган кебек, бауга чыгарып эләсе булган да бит аны!

Ильяс белән тату гына яшәп киттеләр. Уңган киленне кайнана да бик яратты. Вәсиләнең әнисе генә: «Әй, кызым, усал авылга килен булдың. Ничекләр чыдап бетәрсең икән?» – дип һаман саен кабатлый торган иде. Вәсиләгә ни – әллә усал алар, әллә юк. Укучылары, аларның ата-аналары, бергә мәктәптә эшләүче хезмәттәшләре аның өчен үлеп торган кебек. Иң мөһиме: ирнең анасы, ә ул киленгә сокланып туя алмый.

Бер елга якын торалар инде. Балага узмый Вәсилә. Менә шул чагында исенә төшерде инде Ильяс зөфаф төненең шаһиты булырга тиешле җәймәне! Вәсилә елады гына. Юк гаеп өчен ничек акланырга кирәклеген белми иде ул.

Мәктәптә бала-чага белән әвәрә килеп атна тиз үтеп китә. Ял көннәре җитүгә яшь хатын киявен үз авылларына кайтырга өнди. Анда озак еллар урын өстендә яткан энесе белән олы хастаны карау өчен яше һаман олыгая барган әнисе Вәсиләнең ял көннәрен тилмереп көтәләр. Казанда ук башлы-күзле булудан тыелып торуының, күрше авылга укытырга билгеләнү өчен тырышуның чын сәбәбе дә асылда шушы иде бит инде. Ике кадерле кешесенә төшкән авырлыкны ире Ильяс та бүлешер дигән яшерен өмете дә бар иде. Алай булмаска охшап тора. Баштарак кияүләп йөрүгә каршы түгел иде Ильяс. Аннары Вәсиләнең үзен генә дә җибәрә башлады. Инде менә ялгызына авылга кайтып йөрүләргә рөхсәт беткән икән.

– Йөрмисең. Бер син генә түгел. Башка туганнарың да бар. Алар кайтып карасын.

 

Интернетта балдак, бигрәк тә туй балдагы хакында әллә нинди юрамалар язалар. Куркам мин... Никахсыз калырмын, дип.


Кайталар, алар да караша. Олы хаста бөтен кешегә дә җитә ул. Тик менә дистә еллар урында яткан энесенең тәне бик нәзберек шул. Аның кием-салымын, җәймәсен һич җөй-сыр калдырмыйча, Вәсилә кебек үтүкләргә, мунчада җаен белеп, Вәсилә кебек юындырырга, сүзне Вәсилә кебек, күңелне дә күтәрерлек, җебемәслек тә итеп сөйләшә белергә кирәк. Вәсилә калдырган рәхәтлек, тәртип, чисталык аларга нәкъ бер атнага җитә. Атна ахырында ана тагын тәрәзәдән Таштугай ягына таба карый башлый, егетнең дә муены тәрәз тарафына кыйшая. Вәсилә моны һәр күзәнәге белән тоеп тора. Аларны кызганудан җаны елый. Араларда нибары сигез генә чакрым лабаса. Машиналы кешегә генә түгел, җәяүлегә дә көн дә урарлык ара. Югыйсә Ильс басу-кырлар түрендә аннан да күбрәк йөри торгандыр. Күңел күзең йомык булса, койма артындагысын да күрмисең дә, тоймыйсың да шул.

Ниһаять, җәйге каникуллар башланды. Әниләренә озаккарак кайтып торырга да булыр. Укытучы хезмәтенең шул бер рәхәт ягы – җәйге ялы. Җәйге якта агрономның да эше тыгыз. Боекмас. Боегырлык та түгел. Монда өй тулы кеше, ике энесе, әтисе, әнисе. Аннан бит Вәсилә дә кайтып-килеп йөрер – ирен зарыктырмас.

Вәсилә, канатланып дигәндәй, җыештырынып йөрде. Юмаган кере, кырмаган сыры калмады. Эшен бетереп, кершәндәй ак идәнгә басып түргә узды. Өстен алыштырды. Төшке ашка кайткан Ильяс аның авылы-на җыенганын, күзе белән сөзеп, күзәтеп утырды.

– Йөрмисең!

– Ничек инде йөрмим. Хәзер дә, каникул вакытында да йөрмәгәч... Болай да имтихан вакыты дип, ике атна кайта алмадым. Ни хәл яталардыр анда. Әйдә, үзең илтеп куй мине!

– Йөрмисең! Ник йөргәнеңне беләбез! Миңа да бала төшертеп килдең. Шуңа безнең бала юк.

Йа Алла! Ильясның күңел төбендә әнә нинди кортлар уйный икән! Юк, еламасын әле Вәсилә. Бу тиклем оятсыз гаепләүгә җавап сүзләре дә эзләмәсен. Үзенең кемлеген, асыл бәясен Вәсилә болай да белә. Аклануга калгач, булмый инде ул. Хатын ике көнлек кенә кием салым тыккан иде. Сөйләшү мондый юнәлеш алгач... Вәсилә олы сумкасын тартып чыгарды... Озаграк торылыр, мөгаен.

– Ярый, исән генә торыгыз. Мин барып кайтыйм әле.

– Йөрмисең!

– Үзең дә килеп китәрсең бит әле.

– Сал балдагыңны!

Вәсилә ишек бавына тотынган җирдән иренә борылып карады. Чынлап сөйләшәме соң бу?

– Сал балдагыңны!

Ике кабатлады. «Бу балдагым өчен мин сафлыгым белән түләдем», – дип әйтеп торсынмы-юкмы. Юк, әйтмәсен! Ишетүдән, аңлаудан узган, ахрысы, аның ире. Хатын ничә сәгать җыештырынып йөреп, шешенә төшкән бармагында тыгызланган балдакны чак бушатты. Аягына кигән иде инде. Идән таптап тормас өчен, алтын балдакны түрдә утырган Ильяска таба тәгәрәтеп кенә җибәрде. Уйнап кына сөйләшүе булса, балдакны тотып алыр да кабат Вәсилә бармагына кигереп куяр. «Уйнап кына сөйләшәм», – дип хатынының битеннән үбәр. Бәлки, үзе үк әле әниләренә илтеп тә куяр. Энесен мунча кертешер. Ир кеше ярдәме бик кирәк анда. Балдак киң идән сайгагыннан матур гына тәгәрәп барды да, Ильяс янына якынлашып кына килгәндә, әллә нинди бер сикереш ясап, моңынчы барлыгы да абайланмаган ярыктан базга тәгәрәде.

– Төш базга! Алып мен балдакны!

– Менә монысы булмас инде. Сау бул!

Шул китүдән Вәсилә Таштугай мәктәбенә кайтмады. Казанга китеп эшкә урнашты. Әйберләрен Ильяс әниләренә китереп киткән. Вәсилә әйбәт кенә яшәп китте. Тора-бара фатирлы да булды. Кулын сораучыларны борып җибәрә торды. Озак еллар әле авылдагы кадерлеләрен тәрбияләп торды. Гомере Казан белән авыл арасында йөреп узды. Туганнарына аның мондый фидакарьлеге бик уңай иде. «Ай-һай, ялгыз каласың», – дип артык борчылганнары сизелмәде. Үзенә дә бәхетен табарга өлгерер сыман иде әле.

Ильяс Вәсилә киткәч армия хезмәтенә алынды. Кайткач килде.

– Вәсилә, бала булмау минем аркада икән. Бала вакытта янгында пешкәнмен мин. Шуннан икән. Балдагыңны алып килдем. Әгәр син элекке Вәсилә булсаң, әйдә, кайтабыз.

– Мин элекке Вәсилә түгел. Аннары бит бер салган балдакны кабат кию хәерлегә булмый диләр. Мин үкенмим, син дә үкенмә. Тормышыңны мәшәкатьсез кеше белән корырга тырыш.

Ильяс кабат өйләнмәде. Инде дөньядан да китеп барды.

Апасының кызы Гөлназның балдак белән әвәрә килүе онытыла төшкән хатирәләрне яңартты.

– Матур апам, сиңа бер нәрсә әйтимме? Әле әнигә дә әйтмәдем. Дөресрәге, ничек әйтергә белмим. Нияз... миңа шылтыратмый.

– Ә син үзең шылтырат!

– Шылтыраттым мин, Матур апам.

– Соң?

– Ул миннән балдакларны үзенә кире бирүне сорады.

– Туегыз булмыймыни? Бу ни дигән сүз!

– Ул... бер марҗа тапкан үзенә. Минем белән әдәпле итеп йөрү туйдырган булган икән аны. – Атна буе тыштан бәхетле күренергә тырышып та, эчтән уена йомылып йөргән Гөлназ үкереп елап җибәрде. – Минем бармакка хаслап алган балдакны бүтән кеше кияргә тиеш түгел бит инде, әйеме, Матур апам! Алай ярамый бит, әйеме, Матур апам! Мин бүтән еламыйм. Бүтән бер кешене яратмыйм да... Кияүгә дә чыкмыйм. Синең кебек яшим. Син бәхетле бит, Матур апам! Әйе бит, Матур апам!

– Мин бәхетле, сеңлем, бәхетле. Әмма сине кияүгә бирәбез әле. Туйда биисем килә лә минем. Әниеңә әйтергә кирәк. Алар бит туй дип мәшәкатьләнеп йөри. Ә син моңаерга ашыкма. Балдак берни түгел ул. Мин балдак белән бәйле уйдырмаларны да, маҗараларны да күп ишеткән инде. Әнә минем күршем Сәгыйдәттәй улы килененә алган балдакны үзе киде дә куйды. «Сез өлгерерсез әле. Минем бер дә балдак киеп йөргәнем булмады», – дип. Килене бик тузынып караган иде дә, аннары: «Рәхәтләнеп ки, әни», – диде дә үзенә икенчене сатып алды. Син Ниязга дигән балдакны үзенә бир, үзеңә дигәнен ломбардка тапшыр да, акчасын пешмәгән киявеңә кайтар. Бәхете шуннан булсын.

– Ә минем бәхет? Бер уңмаган һич уңмый, ди бит әби.

– Әле генә кияүгә чыкмыйм дигән идең. Хорафатлар укып утырганчы, әнә «Миллият сүзлеге»н укы. Анда ниләр язалар икән балдак турында. Укып карыйк әле. Менә! «Боҗра. Аяк беләзеге, богауның кулга, аякка кигерелә торган боҗрасы» дигән. Димәк, сеңлем, син бу балдактан арынсаң, богаудан да котыласың гына. Һәрхәлдә минем сеңлемә лаек түгел кешене яратып йөреп әрәмгә үткән елларың кыршавыннан атлап чыгарсың. Әйдә, без моны яхшыга юрыйк. Тик, кара аны, мин синең туеңда кияргә дип тектергән күлмәгемне сатарга тормыйм. Ә син туеңа чулпы, беләзек, алка әзерлә. Яңача булсын. Борынгыны яңарт. Синең кара толымнарыңа чулпы бик килешер ул.

– И Матур апам, рәхәт синең белән. Ә бит туй балдагы дип күпме җырлар язалар, кинолар төшерәләр. Балдагымны мин ломбардка тапшырмыйм. Үзем киярмен. Акчасын Ниязга болай гына бирермен.

– Гафу ит син аны. Арагызга күләгә яткырма.

Шул чагында үзеңә дә бәхет нуры кунар.

Туган көненә тәңгәл килгән көндә Вәсилә туйга барды. Матур күлмәген киде. Мөселманча узган никах-туй гаҗәп күңелле була икән. Гөлназ фикердәше, үзе кебек әхлаклы егет белән кушылды. Бәрәкәтле гомер насыйп булсын аларга.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар