Логотип
Язмыш

Толларның да җаны бар

Мин аның аякларын кочаклап, тыелгысыз бер сызлану белән, бәргәләнә-бәргәләнә еладым. Нигә, ни өчен? Китергән газаплары аз кебек күренә микәнни?.. Арыдым. Хәлсезләндем, кана...

Ул мине сөеп сыйпады. Кулларымнан тотып торгызды. Идәннән югары күтәрде. Башымны күкрәгенә куйды да, кочаклап, сүзсез калды. Мин исә беркадәр тынычланып, оеп киткәндәй булдым. Әмма... шул мәлдә чәч араларымнан кайнар тамчы саркып керде. Ул да булмады, әлеге көйдергеч дым, тамчы гына түгел, эссе чишмә булып колак яннарыма, муеныма агып төште. Шул вакыт үзем сыенган тәндә эчке бер калтырану тойдым! Тагын да тирәндәрәк йөрәк бәргәләнә. Тук-тук-тук, дип еш-еш сугып ала да тынып тора. Колакларыма ышанмый кабат тыңлыйм: тук-тук-тук, юк-юк-юк. Тук-тук, юк, тук-тук-тук... Йә Аллам, йөрәге кага бит!.. Ана йөрәге кага! Сулкылдый-сулкылдый, әрни-әрни, өзгәләнә-өзгәләнә кага! Сискәнеп, урынымнан куптарылып аның күзләренә карыйм. Әнкәемнең ияк очларына кадәр тоташ юл булып сузылган күз яше ага да ага. Ашыга-каударлана битләреннән, ак яулык астыннан чыгып торган чәчләреннән үбәм. Җайлап кына урынына яткырам. Әнкәем, елама, елама, әнкәй генәм! Син елагач, миңа тагын да кыенрак бит... Әнкәемә тәэсир итү ысулын дөрес файдаланганмын. Ул үзен жәлләүдән түгел, миңа “кыенрак” булмасын өчен елавыннан туктый.
Сөйләмәскә иде. Болай да тузып беткән йөрәген кузгаттым, их, мин — тиле, дип, эчемнән үземне тиргим. Тизрәк даруларына йөгерәм. Ул уйларымны сүзсез укый.

— Сөйләвең әйбәт булды. Эчеңә кара кан сауганчы тышка чыгардың. — Чабулавыма җавап итеп: — Курыкма, кызым, хәзер үтә ул, — дип өсти.

Учыма алган кулларыннан әнкәемнең йөрәк тибешен тыңлыйм. Ипләп кенә, кадерләп кенә иңнәреннән иркәлим. Атылып чыгарга әзерләнгән йөрәге беркадәр тынычланган кебек тоела.

— Атлап килеп керүеңнән үк беләм бит мин синең хәлеңне, кызым. Бүлешкәч, икебезгә дә җиңелрәк булды менә. Бөтен кайгы-авыртуларыңны үземә генә алыр идем дә соң...
И, минем әүлияләргә тиң, газизләрдән газиз әнкәем! Якты дөньяда син юк инде! Әнә шулай бишебез биш яктан борчу-мәшәкатьләргә сала-сала тәнеңнең сихәтен, гомереңнең күпмедер елларын киметкәнбездер, мөгаен. Әмма син безнең хәсрәтне күтәрүдән бервакытта да курыкмадың. Киресенчә, киңәшләшү, серебезне чишү — сине тагын да көчлерәк итә иде.
Әйткәнемчә, без гаиләдә биш бала.

Һәркайсыбызның вакытында урнашып, вакытында үз оябызны коруыбызга әткәй-әнкәй шатланып риза булды. Яннарына кунакка кайтуыбыз — алар өчен әйтеп бетергесез бәйрәм иде. Күктән ай төшеп, иңнәренә кунаклаганмыни? Кая басканын да тоймыйча, йөгерә-йөгерә мунчасын ягып, бәлешен салып, тәмле-тәмле таба ашлары пешереп өлгертә иде әнкәй безнең торышка... Күпләп тавык чебиләре үстереп, ит итеп, көз көне шуларны күтәреп китерә килә. Кышлыкка эре малның бер саны, үрдәге-казы, аларның эче-башы — һәр баласына өлешләп куела.

Менә шулай безнең тулы бәхетебез өчен малларын гына түгел, җаннарын да кызганмый яшәгән көннәрендә, аяз күктән яшен суккандай, ике кызы бербер артлы тол калды аларның. Икебезнең дә иңнәрендә икешәр бала. Балаларыбыз ваклар. Ә үзебез яңа гына утызны узган. Шулай итеп, ир белән яши генә башлап, гаилә җитешсезлек-ләренең кыен чакларын үткәреп, тормыш диңгезенең нәкъ уртасына җитеп барганда кинәт канатларыбыз сынды. Дәрдмәнднең “Кораб” шигырендәгечә, исеп җилләр, кубып дулкын безне бер тарафтан икенче тарафка ыргытты. Йөзгә бәреп, тынга капланып, салкын җил ыжгырды. Җаннарыбызны суырып алырга теләп давыл дулады. Сыңар канат корбан сорап үкергән упкынга үзен бирмәс өчен түгел, сабыйларын саклап калыр өчен каерыла-каерыла кагынып алга омтылды. Кунар урын эзләде. Илдар Юзеевның “Бөркет турында баллада"сындагыча, канап-канап, балаларын тормыш түбәнлекләреннән саклады...
Безнең башларыбызга ишелеп төшкән толлык ачысы — тормышыбызга әнә шулай бәреп керде. Бу фаҗига — беребезнең дә көтеп тә, теләп тә алган язмышы түгел иде...

Еллар үтеп, яраларыбыз күпмедер ямалып, күзләребез яктылык төсмерен абайлый башлагач, әнкәй:
— Ятим баланың йөрәк башыннан кан тамып торыр. Үксезне әтиле итеп булмый, әмма ир кешенең кайчагында ым кагуы да ярап куя, — дип әйткәли башлады.
Әткәй исә:
— Бигрәк яшьли калдыгыз, кызым. “Тол хатынның ишеге ачылмаса да шыгырдый бит”, — дип уфтана иде.
Без тол калган көннән башлап, әйтерсең, алар үзләре өчен яшәүдән туктады. Әйбәт кеше очраса, ияле булуыбызны теләделәр. Әнкәй еш кына: “Ялгызны ялкын ялмый, кызым, ә ялкын өтеп кенә калмый, кара күмергә калдыра”, — дип өзгәләнә иде. Минемчә, алар безнең фаҗигане бер генә минутка да күңелләреннән чыгара алмадылар. Менә шул вакытта мин Нурия Измайлованың:
Каты кагылма кешегә,
Кешенең әнисе бар!
— дигән гап-гади сүзләренең даһи мәгънәсен аңладым. Әйе, кемгәдер эшләнгән начарлык, иң беренче чиратта, әнисенең йөрәген телә, әни кешене утларга сала икән!.. Әмма ничек кенә булмасын, безгә яшәргә, балаларыбызны аякка бастырырга кирәк бит әле.

...Вакыт елгасы челтерәр. Ялгыз гомер итүләрнең каһәрле дә, каһкаһәле дә яклары йөзләребезгә язылыр. Кыенлыклар кыяфәтебезне генә түгел, холык-фигылебезне дә төкселәндерер. Хатынлы ирләр белән куркып кына сөйләшү, үзеңне һәр җирдә кыюсыз тоту кебек гадәтләр, корт кебек күңел не кимереп торган кимсенү хисе — эшләү сәләтен киметер. Алай гына да түгел, балаларга багышланган кадер-хөрмәт, мәхәббәт тойгысы да тәртәсеннән чыгар. Уйлар чуалыр, чәбәләнер. Йөрәк дигәнең, кая барып бәрелергә белмичә, кагылып-сугылып йөрер дә, рәхимсез язмышы белән ризалашырга мәҗбүр булыр. Ә берзаман... керфек очларында яшь тамчысы булып мөлдерәгән хис дулкыны көчле ташкынга әверелеп, изаланган йөрәкне үзе белән агызып китәр. Һәм... Ходайның рәхмәте белән сихри бер атауга — Шигърият дөньясына илтеп туктатыр.
Калды ак чәчле аналар,
Калдылар үкенечтә...
Бергә багасы балалар
Калдылар ялгыз көчтә...
Кайгы-сагыш ялгыз йөрмәс,
Килерләр яңалары.
Сабыр булыгыз, кызларым,
Сез - Ата балалары!


Шигърият атавы! Илаһи да, шәфкатьле дә киң дөнья! Ул минем барлык серемне сыйдыра. Мин аңа курыкмыйча, шикләнмичә үземнең җанымны ачам.
...Яшь җан бит ул,
Көтә, өмет итә,
Мәңгелеккә ярны җуйсак та.
Тыныч көндә тол калуы авыр,
Язмышларга сылтап куйсак та...


Тормыш катлаулы. Алдан күреп булмый, исән әти-әниең дә саклап кала алмый торган әллә нинди сәер яклары бар аның. Каныкса, тиз генә ычкынырмын димә. Бер утларга ыргыта ул, бер суларга сала. Утыннан тере, суыннан коры чыгып, үз йөзеңне җуймыйча яшәп калу өчен, ай-һай, зур көч кирәк адәм баласына!
Күзләренең карасында
Үзәк өзгеч моң ята.
Каты кагылма толларга,
Ясама ялгыш хата.
Толлар турындагы гайбәт
Тубыктан түгел, тездән.
Арала син, кеше булсаң,
Яман күз, ялган сүздән.
Толлардагы хис-тойгылар
Чишмә булып бәрсәме?..
Тик,
Аларга явыз дөнья
Күпсенгән күп нәрсәне...

“Тик...” дип исем куелган әлеге шигырь “Татарстан яшьләре” газетасын да басылды. Минем “Сабантуй” (“Яшь ленинчы”) редакциясендә эшләгән чагым. Илгизәр апа Сәмигуллина, Фәридә Вәгыйзовалар белән бер бүлмәдә утырабыз. Бервакыт таягына таянып, Риза абый Ишморат килеп кермәсенме? Йөзе һәрвакыттагыча ягымлы, мөлаем. Исәнләшеп, минем өстәлем янындагы урындыкка килеп утырды. Хәл-әхвәл сорашып, бераз сөйлә шеп алгач: “Шигырьләреңне укыдым... Сине кем рәнҗетә?.. Яшермә, без бит якташлар”, — ди бу җитдиләнеп. Мин гаҗәпләнә калдым. Үзем шатланам: шигырьләрем тәэсир иткән бит!.. Җылы сүзе, ярдәм тәкъдим итүе өчен әллә ниләр бирергә әзер булсам да өлкән кешене хафага саласым килмә де. Аннан соң, килүе белән генә дә ярты терелткән, күкнең җиденче каты на күтәргән иде инде ул мине! Шуннан соң Риза абый блокнотына эш телефонымны яздырып, үзенекен миңа калдырып китеп барды. Олы башын кече итеп, кеше кайгысы белән исәпләшеп, ихлас күңеленнән изгелек теләп яныма килгән бу якташым — мәрхәмәтнең үзе булып, гомерлеккә күңелемә кереп калды!

Әмма табигатьтә дә, тормышта да акка—кара, яхшыга —начар, изгелеккә — явызлык кебек төсләр һәм хисләр капма-каршы итеп яратылган. Әйбәтләр әнә шулай гел уйламаганда килеп шатландырса, һич көтмәгәндә күңел кыручы пырдымсызлар да байтак. Хагын да, нахагын да күтәрә-күтәрә сыгылып төшкән көннәремдә мин тагын шигърияткә килеп егылам.
Кыйнамыйлар яраланган кошны Чат кан гына чакта йөрәге...

Күңелең үксеп елаганда, бөтен дөньяңны ялкын биләп алганда, йөзең дә елмаю сакларга тырышу шактый кыен. Әдәп-әхлак кануннарының, “ярый-ярамый кагыйдәләре”нең түбән тәгәрәгән, имансызлык чире чәчәк аткан еллар. Хисси бөлгенлек — матди фәкыйрьлектән күпкә артык! Дөнья безнең кулда, һәрвакыт шулай булачак, дип алданучылар да, кеше күзенә ка рап яшәүче ятим-җилпеләр дә, тор мышлары тигез-парлылар да, ярты кеше булып көн итүче ялгызлар да аз түгел. Шигырьләрем, китапларым басылып чыккан саен мин үзем кебекләрнең күплегенә ышана бардым. Бер-бер артлы килгән хатлар, телдән әйтелгән рәхмәт сүзләре аша иҗатымның шул күпләргә терәк булуын, рухи көч бирү ен күрдем.

“Минем язмышымны язгансыз”, “Күңелемдәге уйларымны укыган кебек белеп әйткәнсез”, “Сезнең шигырьләрегез исән калырга ярдәм итте...” кебек фикерләр бихисап хатларның төп эчтәлеге. Ә инде “Мизгел” исемле повестема ияреп, байтаклар үз тормышларын язды. Шуларның берсе “Әле дә син бар әле дөньяда” җырының авторы Шәриф Биккол хатыны Рәйсә ханым китабымны Гөлшат апа Зәйнашева аркылы соратып алды.

Үтә көннәр, айлар, еллар үтә. Җаны яралыларга күңелем белән әллә нин ди изгелекләр эшләргә теләсәм дә, шигырь язудан уза алмыйм.
Үз ишләрем эзлим кешелектән, - Тол хатыннар минем тиңнәрем. Барчагызның кайгыларын җыйсам, Күтәрәлер микән иңнәрем?
Киңәшләшер һәм серләшер сүзләр
Хәл ителә ялгыз баш белән.
Шуңа микән толлар еш ялгыша,
Җавап ала ашка - таш белән!
Шуңа микән толлар бакчасына
Күсәк төшә, салкын боз ява.
Шуңа микән толлар җилкәсенә
Кеше күтәрәлмәс йөк ава.
Шуңа микән нахак бәла белән
Кыерсыткач, җаны таплана.
Мәкерле сүз телә бәгырьләрне
Сүз ярасы озак саклана.
Эчтән елый,
Эчтән сыза алар —
Дөрес аңлашылмас кемгәдер.
Тол хатынны тол хатыннар талый
Хурлыклары үзәк өзәдер.
Бөек Акыл һәрбер җан иясен
Так итмәгән,
Парлы яраткан.


Бер Аллага сыгына ялгыз кеше Кыен килсә төрле тарафтан...
Толларның иң нечкә, иң җан әрнеткеч лирикасы Аллага сыгыну. Бәндәләрдән өметен өзгән, җир йөзендә яклау таба алмаган бик күпләр дин юлына баса. Үткәненә китә...

Мин дә меңәр еллык тарихы булган халык авыз иҗатына, мәкаль-әйтемнәрнең төгәллегенә, тирәнлегенә кайтып-кайтып сокланам. Алардагы тапкырлык, нечкә тоем, камиллек, олпатлык гаҗәпләндерә. Яшәгән саен, җилкәңә килеп кагылган саен, тормыш үзе исбатлап күрсәткән саен ныграк аңлашыла алар.

Әйтик, “Тол хатынның тупсасы алтын булса да хәер бирергә кирәк!” дигән мәкаль. Ишек тупсасына кадәр алтын түшәлгәч, нигә хәер тиеш соң аңа? Парлылар арасында мохтаҗлар күбрәктер дә бәлки?.. Юк шул, биредәге “хәер” сүзе матди ярдәм булудан бигрәк, рухи таяныч рәвешендә килә. Күңеле кителгән тол хатынга әйләнә-тирәдәгеләрнең мәрхәмәте, игътибары теләсә нинди матди ярдәмнән кыйммәт! Әмма... Күп нокта куям, чөнки “Кеше ышанмаслыкны чын булса да сөйләмә”, ди халык.
Буыннан-буынга күчеп, безнең көннәргә килеп җиткән кайбер гореф-гадәт, йолаларыбызның тылсым сере шактый тирәнгә яшеренгән. Тик күп очракта без аларга тиешенчә әһәмият итмибез.

Унбиш ел күрше булып яшәгән Зөһрә Сәхәбиева: “Тол хатынның сулышы да сихәтле, дип әйтәләр. Башыма массаж яса әле, малай”, — дип керер, аннан: “Хәл булды бит, малай, рәхмәт, яме!” — дип, Хәйдәре янына ашыгыр иде. И гомерләр!.. Инде Зөһрәбез үзе җиләк кебек чагында тол калды.

Җан кыйналса, күңел уйлана. Уйланырга мәҗбүр иткән сүзләрнең берсе: “Биеклекләр яулар өчен иҗат кешесе газап кичерергә тиеш...” дигән фикер. Минем үземә дә: “Тетрәнүләр кичермәсәң, болай күңелгә тиярлек итеп яза алмас идең”, — дип әйтүчеләр бар. Мондый нәтиҗә белән шәхсән үзем һич кенә дә килешә алмыйм. Тетрәнүләрнең тәкъдиреңә язылганы — үзеңнеке, нишләмәк кирәк, түзәсең. Тик бит әле аның махсус оештырылып, план нигезендә эшләнгәннәре күп. Кеше ярасына тоз салып тукланучы ул тозсыз кешеләр үзләрен ничек аклыйлардыр, белмим, әмма кеше елату, яралыны ярдан төртеп төшерү юлларын эзләү һичбервакытта акланмас һәм макталмас. Шунысы хак, язучы Нурихан Фәттах әйтмешли, кешедә тумыштан килгән талант юк икән, аны кайгы гына язучы итә алмый.

Тел сөяксез. Кайчагында ни сөйләгәнен, нәрсә өчен сөйләгәнен дә белми. Әнә бит, биш йөз ел үтеп, буыннардан-буыннарга күчеп, якты образы бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән Сөембикәнең тетмәсен тетүчеләр, күп иргә чыгуда гаепләүчеләр бүген дә бар. Татар хатын-кызының матур бер өлгесе, акыллы, зирәк, әмма михнәт эчендә кайнаган ханбикәсе белән биш гасырдан соң да булышып йөрү — һич кенә дә килешә торган эш түгел, минемчә.

Еш кына әдәбиятта да, мәкалә-язмаларда да ире үлгәч, беркемне якын җибәрмәгән хатыннарның тугрылыгы, ялгызлыгы мактала!

Шушыларга нисбәтле рәвештә, безгә караганда күпкә әхлаклырак буын иҗатыннан бер мисал китерәсе килә. Ул Гаяз Исхакыйның “Мөгаллимә” драмасыннан өзек. “Олугъ башны тота торган, олугъ башны бора торган муен булу — кечкенә баш булудан йөз мәртәбә артык... Ләкин татар хатыны муен да була белдеме?.. Сукыр Каюмны хәтерләңез!.. Кырык ел гомерен татар тормышында ялгыз үткәргәнен, үлгәндә янында йомшак сүзле бер кешесе булмаганын исеңезгә төшерегез. Кичә генә әле үлгән Габдулла Тукаевны... гомерендә бер мәртәбә татар кызыннан сөйкемле сүз, сөйкемле бер хәрәкәт күрмәгән шул татар шагыйренең хәлен, трагедиясен уйлаңыз!.. Мин боларның икесендә дә татар хатыны бурычлы калды, вазифасын үти алмады, дия алам һәм дим”.

Бурыч һәм вазифа. Менә бит, бер үк гамәлне әйбәт итеп аңлап та, гайбәт итеп сөйләп тә була. Кайсы кешелеклерәк? Кайсысы җәмгыятькә дә, бәндәнең үзенә дә файдалырак?..

Инде килеп, бу мәсьәләгә дин ничек карый икән?

Пәйгамбәребез Мөхәммәд с. г. с. әйткән: “Дөньяда өч нәрсәдә соңга калырга ярамый — вакыты җиткән намазны укуда, мәетне җирләүдә вә үзенә тиңен тапкан тол хатынны кияүгә бирүдә. Әгәр диндәш вә әхлакташ кеше табылган икән, озакка сузмыйча өйләнешегез... Җир йөзендә азгынлык вә фәхешлек кылмагыз... Өйләнмәгәннәрне өйләндерегез, кияүгә барасыларны кияүгә бирегез, үзегез арасыннан вә кол вә колиһәләрегездән дә...”

Читтән карап, кеше халәтен аңлау, кайгылы кешегә карата саф күңелле, эчкерсез булып кала алу — шактый кыен эш. Бу — олы җанлылыкны таләп итә. Бер саплам илһам нурына сусап яшәгән тол хатынның яратасы, яңарасы килү теләген, сөеләсе, сөенәсе килү халәтен чикләү хокукы беркемгә дә бирелмәгән. Адәм баласы кайчак үз биеклегеннән югары сикереп әллә ниләр эшләмәкче була. Кояш булса, җир йөзенә чыкмас, башкаларга көн күрсәтмәс дәрәҗәдә усалланып яшәүчеләр дә җитәрлек. Ләкин вакытлар үтү белән бу иптәшләрнең тормышы кискен үзгәрә. Табыннарда аларны элеккечә түргә утыртмыйлар. Әйткән сүзләреннән соң күтәрелеп кул чапмыйлар...

“Гайбәт—компас ул. Аңа карап, мин юлымны төзәтәм”,—дигән Хәсән Сарьян.

“Компас” дип, үзеңне юатсаң да, “Кеше сүзе кеше үтерә” дип ачыргалансаң да, тормыш дәвам итә. Диңгездә — корбан сорап үкерүче упкын, җиһанда — җаныңны суырып алырга әзер гарасат... Өмет бары тик Кешеләрдә, яхшы Кешеләрдә!

Кошларның да пары бар, Көннәрнең дә таңы бар. Миһербансыз кыланмагыз, Толларның да җаны бар!

Җаны бар шул толларның да! Күп кыллары өзелсә дә өметләре өзелмәгән. Нечкә күңелләре бирчәйсә дә бәхетле буласы килү теләге исән! Һәрбер тере җанга хас булганча, синсез яши алмаган җирдә тереклек күрү уе дәвам итә. Минем андый урыным — Шигърият! Рәхмәт аңа кайгымны да, шатлыгымны да сыйдырганы, явмышымны канатларына күтәргәне өчен! Ләкин шигърияткә мәхәббәтем никадәр генә зур булса да, аның кочагында никадәр генә онытылып юансам да, ул миңа газиз әнкәемнең ихлас сөю белән сөйгән, мәңге хәер-фатихада булган, бер генә гаебемне дә күрмичә ярата белгән җанын алмаштыра алмый. Уйларым белән мин тагын аның күңел шарламаларына барып кушылам. Һәм... Әнкәемнең актарылып аккан хисләрен шигырь итеп укыйм:
Тулып кына пешкән бу алмам,
Үземә бир, газиз бер Аллам,
Бөтен чирен, диеп, баламның
Өзелүен күрәм анамның!..


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ире ташлап чыгып киткан хатыннар,ике-оч бала белан кем дип стала,аларга ничек карыйлар,кем дип,балаларын устера балаларын дип яши

    Хәзер укыйлар